Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәния Гәрәева: «Мич ризыгына берни җитми!»

Калмия авылында гомер кичерүче Хәния Гәрәева – Татарстанның рәссамнар берлеге әгъзасы. Аның иҗатын дөнья күләмендә беләләр. 30 елдан артык иҗат гомерендә ул 20дән артык шәхси күргәзмә оештырган. Ул үзенең иҗат эшләрендә туган ягыбыз табигатенең гүзәллеген, халкының бөеклеген чагылдыра. Рәссам булуы бер таланты булса, тәмледән-тәмле ризыклар пешерә белүе белән икенче яктан талантлы Хәния ханым. Күпләр өйләрендә мичләрен сүтеп ташлаган заманда ул яңа мич салдырган. Бүген ризыкларны шунда әзерли. «Мичтә пешкән ашлар бөтенләй икенче төрле була», – ди ул.

«Иҗат кешесе – иҗат кешесе инде ул, матурлыкны бар нәрсәдә күрә белә, – ди аның турында гаилә дусты Мирhади Разов. – Хәния ханымны күптәннән беләм. Ул минем тормыш иптәшемнең балачак дусты. Икесе дә Минзәлә районы Наратлы Кичү авылында туган, инеш елгасында су коенып, болыннан чәчәк, җиләк җыеп үскән кызлар. Хәниянең өенә килеп керүгә үк бер сихри дөньяга эләгәсең. Оҗмахтагы кебек инде... Аның эшләрендә гөлләр күп hәм милли бизәкләр. Ул һәрвакыт хәрәкәттә, һәрвакыт иҗат итүдә. Мастерскоенда тиздән әзер буласы картиналар. Кеше буларак та бик юмарт, һәркем белән яхшы мөнәсәбәттә ул».
Безгә дә рәссамның өенә барырга һәм андагы матурлыкны күрергә насыйп булды. Чыннан да, күз явын алырлык рәсемнәр. Хәния Гәрәева матурлыкны картиналарда гына түгел, чигү эшләрендә дә чагылдырган. Чигүле чаршаулар, мендәр тышлары, сәйлән белән чигелгән эшләнмәләр, түбәтәйләр, калфаклар – барысы да рәссам куллары аша үткән. 
– Чигү – ул халкыбызның матур бер гадәте бит инде. Әбиләребезнең, әниләребезнең күңел нуры, йөрәк җылысы белән эшләнгән әсәрләр. Төрле ризыклар әзерләргә хирыслыгым да шул әби-бабайларыбызның милли ашларына мәхәббәтем, хөрмәтем зур булудан киләдер. Ризык әзерләгәндә мин дә күңел җылымны кушарга тырышам. Әниләр, әбиләр кулланган тәмләткечләр салам. Ризыкны мичтә әзерләвем дә әби-бабайларның милли традицияләрен саклау йөзеннән. Һәм инде, әйткәнемчә, мичтә пешкән ризыкка берни дә җитми! Төсләрдән – картиналар, җиләк-җимешләрдән тәмле ризыклар җыям. Менә какны да әбиләр рецепты белән коям, – дип сөйли Нәкыя ханым.
– Яшерен-батырын түгел, бу урамдагы йортларда мичләрне сүтеп бетерделәр инде. «Нишләп болай мич салып азапланасыз?» – дип аптырап сораучылар да күп булды бездән. Безнең балачак мичләреннән башка авыл өендә ямь юк кебек күренә миңа. Мичкә карагач, әти-әни искә төшә. Май кебек итеп җылыта иделәр бит өйләрне. Ул вакытта утыны да чутлы булгандыр инде аның. Әле бит шул мич янына җылынырга дип бәрәннәр җыела иде. Хәтерләсәгез, ул вакытта яңа туган малларны бераз тернәкләнгәнче өй эчендә тоталар иде. Әнә шулай элекке белән бүгенгене бәйләп торучы бер атрибут ул мич. Үткәннәрне оныттырмаучы, әбиләребезне искә төшерүче...» 
Рәссам, иҗат кешесенең күңеле шундый нечкә була инде аның. Күңеле якты, матур, киң булганга аның өеннән кунаклар да өзелеп тормый. Хәтта ел әйләнәсе төрле төбәкләрдән рәссамнар да кунакка килә аңа. Ә тиздән рәссам үзенең чираттагы шәхси күргәзмәсен оештыру турында хыяллана. 
/ Фотолар Хәния Гәрәевадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев