6 октябрь 2021 яңалыклары
-
Игенче авылында зират өмәсе
Узган ялларда авылыбыз зиратында көзге өмә узды.
-
Иң борчыган сорауларга җавап бирәләр
Өлкәннәр декадасы кысаларында үткән атнада район Пенсия фонды бүлеге, «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм район медицина хезмәткәрләре – авыл фельдшерлары өлкәннәр белән очрашуларга чыга башладылар. Җомга көнне алар Иштирәк, Биклән, Бәтке, Круглое Поле, дүшәмбе көнне Шилнәбаш, Князево, Комсомолец, Новотроицкое авыл җирлекләрендә күпсанлы сорауларга жавап биреп, мөрәҗәгатьләр кабул иттеләр.
-
Ташлама белән язылып кал!
2022 елның беренче яртысына «Якты юл» («Светлый путь») газетасына язылу дәвам итә. Район басмасына почта бүлекләрендә, дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша, редакциягә килеп язылырга була.
-
Ак яулыклы Маһигөл апа
Югары Байлар авылында гомер итүче Маһигөл Хөсәен кызы Кәрамовага шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Ак әбине юбилее белән котларга РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина килде.
-
Кабул итү
6 октябрьдә ТР Дәүләт Советы депутаты – ТПП «ТатРИТЭКнефть директоры Николай Нефедов халыкны шәхси сораулар буенча кабул итә.
-
Вакантлы урын
Тукай муниципаль районы конкурс комиссиясе 2021 елның 7 октябреннән Тукай муниципаль районы милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе муниципаль вазифасына конкурс игълан итә.
-
«Экстремизмга – юк!»
3 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр районның белем бирү учреждениеләрендә терроризмга каршы «Экстремизмга – юк!» дигән айлык узды. Аның кысаларында 24 мәктәптә һәм 27 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә махсус чаралар үтте.
-
Ярминкәгә – «Татарстан» совхозы поселогына
Өлкәннәр декадасы кысаларында октябрь аенда эре авылларда авыл хуҗалыгы ярминкәләре үтә.
-
Өлкәннәргә хөрмәт
«Өлкәннәрне хөрмәт ит, бер көн килеп үзеңә дә шушы көн килер» дигән гыйбарәне һәммәбезнең ишеткәне бар. Әйе, гомер көзләренә җитү, тыныч картлык, исән-сау үз аягыңда йөреп тору үзе бер куанычтыр. Бигрәк тә катлаулы, зарлы-моңлы, коронавирус зәхмәте таралган бу заманда тыныч картлыгыңны каршылау, яшь буынның хөрмәтен тою олы бәхеттер ул.