6 февраль 2013 яңалыклары
-
Берәүләр тулы әзерлектә, икенчеләре эленке-салынкы
Гыйнварның кар-бураннарыннан соң урнашкан җилле аяз көннәрдә машина-трактор паркларына керсәң, сәер бер тынлык күрәсең. Тышкы якта әллә ни кеше-кара күренмәсә дә, җылы остаханәләр эчендә үтә бер җанлылык. Тимерче мичендә ахактай тимер кыздыралар, чүкеч чыңнары яңгырый, акырын гына мотор гөрелтесе ишетелә.
-
Күләме түгел, сыйфаты кадерле
Хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре күптән түгел Азнакай һәм Кукмара районнары хуҗалыклары эшчәнлеге белән танышып кайттылар. Байтак яңалыклар күрделәр, тәҗрибә уртаклаштылар. Төп мәсьәлә - терлекчелектә сыналган технологияләрне кулланып, яшь терлекләрне исән-сау үстерү. Район ветеринария берләшмәсе баш табибы Әнсәр Әхәт улы Әбделманов белән әңгәмәбез районда терлекчелек продукциясе җитештерүнең бүгенге халәте турында.
-
Авыручылар арта
Районда салкын тидереп авыручылар саны узган атна белән чагыштырганда 1,8 тапкырга артты, дип хәбәр иттеләр Роспотребнадзор белгечләре. 339 кеше табибларга мөрәҗәгать иткән. 3 кешененең грипп белән авыруы лаборатор анализлар нигезендә расланган.
-
“Ел хатын-кызы” бәйгесенең зона ярышында җиңгән
Район ветераннар һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Гөлфидә Гыйниятуллина 1 февральдә Мамадышта узган "Ел хатын-кызы" бәйгесенең зона ярышында җиңгән. Ул өлкән яшьтәге хатын-кызлар номинациясендә чыгыш ясаган. Гөлфидә Рәүф кызы бәйгенең республикада узачак йомгаклау өлешендә катнашачак.
-
Уен автоматлары авылга да килеп җитте
Азартлы уеннарның киң таралуы күзәтелә Районда теркәлгән җинаятьләрнең гомуми саны узган елның шушы чоры белән чагыштырганда быел 8 процентка кимеде. Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрнең, элек хөкем ителгәннәр тарафыннан кылынган, шулай ук алдан планлаштырып эшләнгән, кеше сәламәтлегенә авыр зыян китергән җинаятьләрнең артуы күзәтелде. Алты үтерү очрагының бишесе рәсми рәвештә ачылды.
-
Әти-әниләр белән җимлекләр ясадык
Бәтке авылының "Аленушка" балалар бакчасы коллективы тәрбия процессын һәрвакыт ата-аналар белән бергә алып бара. Укытучы, бала, ата-ана катнашында үткән чаралар аларны якынлаштыра, берләштерә, яңа талантларны ачарга ярдәм итә, мөмкинлекләрне билгели. Күптән түгел бакчаның 6нчы һәм 7нче төркемнәрендә кышын кошларны ашатуга багышланган махсус чара үтте. Аның барышында балалар кошлар турында күптөрле...