5 июнь 2020 яңалыклары
-
Эш башлаганда грант ярдәм итә
Моңарчы гамәлдә булган программаларга өстәмә итеп, Татарстанда фермерларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Агростартап» проекты эшли. Ул крестьян-фермер хуҗалыклары санын арттыруга, авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә, өстәмә эш урыннары булдыруга һәм авыл җирлегендә яшәүчеләр санын арттыруга юнәлдерелгән.
-
Расписание үзгәрә
Район пассажирлар йөртү ассоциациясе җитәкчесе Равил Төхбәтуллин хәбәр итүенчә, җәмәгать транспорты җәйге эш режимына күчә.
-
Тукайлылар өченче урында
Татарстанда 1 апрельдән 31 майга кадәр дәвам иткән санитар-экологик икеайлык кысаларында барлыгы 3131 тәртип бозу очрагы теркәлгән, 1093 беркетмә төзелгән. Бу турыда ТР Министрлар Кабинетында журналистлар өчен уздырылган брифингта ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков хәбәр итте.
-
Козлятник кына димә...
Башка еллардагыча, терлек азыгы әзерләү кампаниясе быел да июньгә керү белән башланды. Ел үзенчәлекле килде, ди белгечләр. Һава температурасының озак вакыт нормадан түбән торуы үләннәрнең үсешен тоткарлады. Люцернаның биеклеге 50 сантиметрдан артмый диярлек. Ләкин май ае ахырында һәм июнь башында яуган җылы яңгырлар күпьеллык үлән басулары торышына уңай йогынты ясады.
-
Котлау-игъланнарны алдан бирегез
12 июнь – Россия көне булу белән бәйле рәвештә киләсе атнада газетаның ике саны берләштерелә.
-
Гомуми ярдәм – 26 млн сум
Тукай районының өч крестьян-фермер хуҗалыгы гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә дәүләт грантларын алуга иреште.