Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эш башлаганда грант ярдәм итә

Моңарчы гамәлдә булган программаларга өстәмә итеп, Татарстанда фермерларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Агростартап» проекты эшли. Ул крестьян-фермер хуҗалыклары санын арттыруга, авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә, өстәмә эш урыннары булдыруга һәм авыл җирлегендә яшәүчеләр санын арттыруга юнәлдерелгән. 

Программаның үзен-чәлеге – яңа эш башлаучы фермерларга үз хуҗалыкларын үстерүгә 3-5 млн сумга кадәр дәүләттән акча бирелә. Фермерларның хуҗалыклары кооперация составында булганда грантны 4-6 млн сум бирү карала. Грантның күләме нинди юнәлештә эш алып баруга бәйле. Бу сумманың 90 процентын дәүләт бушлай бирә, аны кайтарып бирү таләп ителми. Шул ук вакытта, 10 проценттан ким булмаган өлеш фермерның үзеннән булу шарт. Грант 18 ай эчендә проектны гамәлгә ашыруга тотылырга тиеш.
2020 ел башыннан Тукай районында эш башлаучы җиде фермер әлеге грантны отуга иреште. Грантлар, нигездә, кошчылык фермалары, сөтчелек, бөртекле һәм кузаклы культуралар җитештерү юнәлешләренә сарыф ителәчәк. Араларында гөмбә үстерү белән шөгыльләнергә теләүчеләр дә бар. Бирелгән грантлар күләме 3 млн сумнан 5 млн сумга кадәр. Гомуми сумма 26 млн сумга җитә. 
Динара Романовская – 3 млн сумлык грант отуга ирешкән райондашларның берсе. Аның проекты кошчылык тармагы белән бәйле. Үзе шәһәр кызы булуга карамастан, күптәннән авыл тормышын үз иткән – гаиләсе белән Әҗмәкәй җирлегендә яши. 
Белгечлеге буенча икътисадчы булган ханым студент елларында ук үзен авыл хуҗалыгы тармагында күрә. «Үземне белгәннән бирле теплицада яшелчәләр үстерү бизнесы белән шөгыльләнергә хыялландым. Аннары кошчылык тармагы белән кызыксына башладым. Ирем Эдуард та моны хуплады. Икебезгә дә яңабаштан кош үстерү серләрен төшенергә туры килде», – ди ул.
Грант хисабына 15 мең баш үрдәккә исәпләнгән ферма төзеләчәк. Калмаш авыл җирлеге янәшәсендә урнашачак ангарның мәйданы – 1440 квадрат метр. «Ике катлы фермада ашату, эчертү кебек эшләр Германиядә җитештерелгән техника ярдәмендә автомат рәвештә башкарылачак. Биредә черри-велли токымлы бәбкәләр үстереләчәк», – ди ул.
Черри-велли токымлы үрдәкнең өстенлекләре күп, дип билгеләп үтә фермер. «Ул 42 көн эчендә җитешә. Ите майлы түгел, диетик. Тәрбия биргәндә дә артык игътибар сорамый», – ди Динара. 
Киләчәктә фермерлар җитештерүнең тулы циклын булдыруны – йомырка чыгарудан башлап тере кошны сатып җибәрүгә кадәр оештыруны максат итеп куялар. «Кошларга азыкны үзебез җитештерергә кирәклеген дә аңлыйбыз – алай матди яктан отышлырак. Бөртеклеләрне үстерү өчен арендада җирләребез бар», – ди эшмәкәр.
Бүген ангар урнашасы урынга металл баганалар кайтару, электр чыбыклары сузу кебек эшләр бара. Октябрь азагында әзер проектны эшләтеп җибәрү көтелә. 
Яшь фермер сүзләренчә, старт алу өчен әлеге грант – ныклы ярдәм. «Яңа эшкә тотынганда һәрвакыт курку хисе бар. Чынын гына әйткәндә, бу акчаны алуга ирешмәсәк, бәлки проектка тотынмаган да булыр идек. Беренчедән, матди яктан күтәрә алмас идек. Икенчедән, сиңа теләктәшлек итүче булмаганда, үз көчеңә генә ышанып мондый масштаблы эш башлау бик куркыныч, – ди Динара Романовская. 
«Агростартап» программасына гаризалар елга ике тапкыр кабул ителә иде. әмма икътисади тотрыксызлыкка бәйле рәвештә, кабат гаризалар кабул итү срогы әлегә билгеле түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    "Совет" дип атала. Җирле авыл халкы белән советлашып тору юк инде ул, әйе бит. Нахаллар бит влачтә.