4 июнь 2015 яңалыклары
-
“Иске Казан - түгәрәк уены” фестивалендә яшь һәм өлкән тукайлылар лауреат исеменә лаек булды
30 май көнне Тукай районы Мәләкәс авылының "Питрау" керәшен халык фольклор коллективының кечкенәләре төркеме, республикакүләм "Иске Казан- түгәрәк уены" татар халкы фольклоры фестиваленең финалында чыгыш ясап, 2 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар һәм гала-концертта катнаштылар. Балалар әби-бабайларының борынгы җырларын зур осталык белән башкардылар, халык аларның чыгышын җылы кабул итте....
-
Штраф буенча бурычлы тукайлылар җаваплылыкка тартыла
ТР Эчке эшләр министрлыгы базасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, районда административ штрафлар буенча бурычлары 100 мең сумнан арткан 185 кеше исәпләнә. Май аенда гына да аларга карата 21 эш кузгатылган. Хокук бозучыларның 2сен кулга алу, 8енә бурычын икеләтә арттырып түләтү, 7сен мәҗбүри эшләргә тарту турында карар кабул ителгән. фото http://krasnodon.net сайтыннан
-
Бер ай эчендә Тукай районында юл-транспорт һәлакәтләрендә алты (!) кешенең гомере өзелгән
Ел башыннан район территориясендә юл-транспорт һәлакәтләрендә 8 кешенең үлеме теркәлде. Аларның 6сы (!) май аена туры килә. Үлемнәрнең шулай кинәт артуына, нигездә, җәйге чорга чыккач транспорт йөртүчеләрнең үз-үзенә артык ышанулары, шуның белән бәйле рәвештә югары тизлектә йөрүләре, шулай ук юлда велосипед, скутер кебек ике тәгәрмәчле транспортның күбәюе сәбәпче, дип белдерәләр...
-
«Сабан туе гүзәле – 2015» таҗына Иске Абдулдан Алсу Вәлиева лаек булды
29 май, җомга көнне, Биклән авылының мәдәният йортында «Сабан туе гүзәле - 2015» бәйгесе уздырылды. Әлеге исемгә лаек булырга Бордыдан Елена Чулакова, Калмаштан Алия Хәмидуллина, Бикләннән Алинә Хәсәнова, Иштирәктән Алия Вахитова, Иске Абдулдан Алсу Вәлиева дәгъва кылды. Бу көнне кызлар үзләренең осталыклары, уңганлыклары, сәхнәдә үзләрен матур итеп тота белүләре белән...
-
Баланы үзен генә калдырсаң – 5 мең сум штраф
Бала хокуклары буенча Россия Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Павел Астахов якын көннәрдә хөкүмәт карамагына Административ хокук бозу кодексына үзгәрешләр кертү турындагы канун проекты тапшырырга җыена. Аның нигезендә баланы ялгызын гына калдыру катгый тыела. Күпләр кибеткә кереп киткәндә баласын машинада утыртып калдыра, берәр җиргә барасы булса, өйдә берүзен калдыра. Яңа проект...
-
Бушлай юридик ярдәм
«Якты юл» газетасы редакциясе укучылар соравы буенча 16 июнь көнне, иртәнге сәгать 9дан 12гә кадәр бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча кабул итү үткәрә. Сезнең сорауларга адвокат Әлфия Гәрәева җавап бирә. Сорауларны 70-17-58 телефон номерына шалтыратып бирә аласыз, кабул итүгә редакциягә килергә кирәк. Адресы: Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил урамы, 46...