«Сабан туе гүзәле – 2015» таҗына Иске Абдулдан Алсу Вәлиева лаек булды
29 май, җомга көнне, Биклән авылының мәдәният йортында «Сабан туе гүзәле - 2015» бәйгесе уздырылды. Әлеге исемгә лаек булырга Бордыдан Елена Чулакова, Калмаштан Алия Хәмидуллина, Бикләннән Алинә Хәсәнова, Иштирәктән Алия Вахитова, Иске Абдулдан Алсу Вәлиева дәгъва кылды. Бу көнне кызлар үзләренең осталыклары, уңганлыклары, сәхнәдә үзләрен матур итеп тота белүләре белән...
Жюри составында: район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алсу Җаббарова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Эльвира Мостафина, Татарстанның атказанган артисты Илнар Сәйфиев, район мәдәният бүлегенең татар фольклоры буенча методисты Зөфәк Галләмов, «Сорнай» ансамбле солисты Илмир Ямалов. Мәртәбәле жюри белән таныштырганнан соң, алып баручы - Биклән мәдәният йорты директоры Рузилә Костина сәхнә түренә бәйгечеләрнең үзләрен чакырды һәм беренче конкурсны игълан итте. «Үзем турында үзем» дип аталган сынауда кызларга мөмкин кадәр тапкыррак итеп үзләре белән таныштырырга кирәк иде. Бәйге башлануга кызларның һәрберсенең ныклап әзерләнеп килүен чамаладым. Кемдер матур итеп җыр җырлады, кемдер шигырь аркылы үзе турында сөйләде, ә кемдер үзенең уңган хуҗабикә икәнен күрсәтү максатыннан, жюри өстәле янына чәкчәген китереп куйды. Үземә аеруча гүзәлләрнең сәхнәгә татар халкының милли киемнәреннән чыгуы ошады. Андый затлы күлмәкләрне кайдан алып бетергәннәр диген?!
Кызларны төрле конкурсларда сынадылар
Конкурста катнашучы кызлар сынауларга әзерләнгән арада тамашачы өчен үзенең матур концерт номерлары белән Биклән авылының «Шатлык» бию коллективы чыгыш ясады. «Сорнай» ансамбле солисты Илмир Ямаловның берничә төр курайда матур да, моңлы да итеп уйнавын бөтен кеше тын да алмый тыңлады. Илмирның Мусабай-Завод авылыннан килгән Сөмбел Зарипова белән дуэт башкаруы концертка аерым бер ямь өстәде.
«Милли моңнар» исемле бәйгедә кызлар үзләренең җыр-биюгә осталыкларын күрсәтте. Елена Чулакова «Ак розалар», Алинә Хәсәнова сеңлесе белән бергә «Әнием» җырын башкардылар. Биюгә килгәндә, Алия Хәмидуллина - башкорт, Алия Вахитова «Казан кызлары» биюләрен биеде, ә Иске Абдул кызы Алсу Вәлиева шаян татар биюен башкарды.
«Мәңге югалмас хәзинәләр» исемле бәйгедә кызлар тамашачыларны татар халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштырды. Борды кызы Елена табышмаклар турында сөйләр өчен үзе әби булып киенеп чыкты. Аның әби ролен шундый оста итеп башкаруын, үзе янына оныкларын җыеп, аларга табышмаклар әйтүе - аеруча да кызык булды. Калмаштан Алия «Өч кыз» исемле әкиятне театральләштерелгән тамаша аркылы күрсәтте. Биклән кызы Алинә җырлар ни рәвешле барлыкка килгән, аларны кемнәр иҗат иткән - шулар турында бәян итте. Иштирәктән Алия мәкальләр турында сөйләде, хәтта тамашачылар белән уен да уйнап алды. Иске Абдул кызы Алсуның чыгышын бөтен кеше исендә калдыргандыр. Ул мәзәкләр турында шундый кызык итеп сөйләде ки, тамашачы рәхәтләнеп көлде. Шәхсән үземә, Алсуның гади мәзәкләр генә сөйләп калмыйча, үзләренең авылларында телдән-телгә йөреп, мәзәккә әйләнеп киткән вакыйгаларны сөйләве ошады.
«Шигъри күңел» бәйгесе кысаларында кызлар яттан шигырь сөйләргә бурычлы иде. Елена Чулакова Х. Туфанның «Кайсыгызның кулы җылы?» шигырен үтемле итеп сөйләде. Алия Вахитова М. Җәлилнең «Вәхшәт» шигырен башкарганда күзләр чыланды, йөрәк әрнеде... Алсу Вәлиева исә Ф. Кәримнең «Партизан хатыны» шигырен сәнгатьле итеп укыды. Залдагы барча халыкны еларга мәҗбүр итте Алсу...
Бәйгеләр тәмам, жюри әгъзалары соңгы нәтиҗәне чыгарганда сәхнәдә Яңа Бүләк авылыннан килгән Назыйм белән Назир Гыймазетдиновлар, Рузилә белән Сергей Костиннар, Лилия Сәхбиева чыгыш ясады. Алар тамашачыларга үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр.
Дулкынландыргыч мизгелләр
Ниһаять, «Сабан туе гүзәле - 2015» бәйгесенә йомгак ясарга сәхнә түренә жюри әгъзалары чыкты. Алар кызларның үзләренә шундый матур концерт ясаганнары өчен, әти-әниләренә шундый акыллы кызлар үстергәннәре өчен рәхмәтләрен белдерде. Нәтиҗәдә Калмаштан Алия Хәмидуллина - «Иң тыйнак кыз», Бордыдан Елена Чулакова - «Иң оста җыр башкаручы», Бикләннән Алинә Хәсәнова - «Иң күркәм кыз», Иштирәктән Алия Вахитова - «Иң сылу кыз», Иске Абдулдан Алсу Вәлиева «Иң уңган кыз» номинацияләрендә җиңделәр. Нәтиҗәләр билгеле булгач, бөтен кеше «Сабан туе гүзәле - 2015» титулын алган кызның исемен зарыгып көтте. Тантаналы музыка астында әлеге мәртәбәле исемне, шулай ук Сабан туе гүзәле таҗын һәм күкрәк тасмасын «Сабан туе гүзәле - 2014» бәйгесе җиңүчесе Диләрә Мәүләветдинова Иске Абдул кызы Алсу Вәлиевага тапшырды. Чыннан да, бик дулкынландыргыч мизгелләр...
Конкурстан соң Алсуның үзе белән күрешеп, сөйләшеп алырга җай чыкты.
- Әлеге конкурста җиңүемне олы горурлык дип саныйм. «Сабан туе гүзәле» конкурсыннан тыш мин үземне күп бәйгеләрдә сынап караганым бар. «Дөнья яктысы - театр» исемле бәйгедә «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә беренчелеккә чыккан идем. Бүгенге көндә мин Чаллы шәһәренең сәүдә-технология институтының коммерция менеджеры һөнәрен үзләштерәм. Үзебезнең уку йорты үткәргән «Минута славы» конкурсында I дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнгән идем. Болары - исемдә булганары гына. Халкыбызның милли бәйрәме булган Сабан туе бәйрәмен бик яратам мин. Хәзер исә «Сабан туе гүзәле» титулы минеке булгач, бигрәк тә, - дип җавап бирде Алсу.
«Сорнай» ансамбле солисты, Казан мәдәният һәм сәнгать университеты мөгаллиме Илмир Ямалов «Иң тыйнак кыз» исемен алган Алия Хәмидуллинага дәрәҗәле уку йортына чакыру тапшырды.
- Ышана алмыйм, чын әйтәм. Илмир Ямалов сәнгать университетына чакырам дип әйтү белән минем күземнән яшьләр бәреп чыкты. Хәзерге вакытта мин Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә белем алам, аны тәмамлау белән Казанга юл тотармын дип торам, Алла теләсә. Киләчәктә үземне олы сәхнәләрдә спектакльләр куеп йөрүче артистка, оста алып баручы итеп күз аллыйм, - дип җаваплады Алия.
P.S «Сабан туе гүзәле - 2015» бәйгесеннән күбрәк фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрдәге «Якты юл» газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев