Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Бер ай эчендә Тукай районында юл-транспорт һәлакәтләрендә алты (!) кешенең гомере өзелгән

Ел башыннан район территориясендә юл-транспорт һәлакәтләрендә 8 кешенең үлеме теркәлде. Аларның 6сы (!) май аена туры килә. Үлемнәрнең шулай кинәт артуына, нигездә, җәйге чорга чыккач транспорт йөртүчеләрнең үз-үзенә артык ышанулары, шуның белән бәйле рәвештә югары тизлектә йөрүләре, шулай ук юлда велосипед, скутер кебек ике тәгәрмәчле транспортның күбәюе сәбәпче, дип белдерәләр...

Ел башыннан район территориясендә юл-транспорт һәлакәтләрендә 8 кешенең үлеме теркәлде. Аларның 6сы (!) май аена туры килә. Үлемнәрнең шулай кинәт артуына, нигездә, җәйге чорга чыккач транспорт йөртүчеләрнең үз-үзенә артык ышанулары, шуның белән бәйле рәвештә югары тизлектә йөрүләре, шулай ук юлда велосипед, скутер кебек ике тәгәрмәчле транспортның күбәюе сәбәпче, дип белдерәләр район буенча ЮХИДИ бүлегендә. Гомере өзелүчеләрдән тыш, соңгы бер ай эчендә аварияләрдә 17 кеше тән җәрәхәтләре алган, матди зыян китергән 107 һәлакәт теркәлгән.

ЮХИДИ инспекторлары, участок вәкаләтлеләре һәм балигъ булмаганнар белән эшләүче полиция хезмәткәрләре тарафыннан махсус үткәрелгән оператив-профилактик чараларда юл йөрү кагыйдәсен бозучыларга карата 228 административ беркетмә төзелгән. Тизлек режимын сакламау (50 очрак), куркынычсызлык каешын такмау (71), балаларны махсус креслода алып бармау (8), рөхсәт ителмәгән урында каршы юнәлештәге полосага чыгу (10) кебек хокук бозулар аеруча күп теркәлгән. Исерек килеш руль артына утырган 7 йөртүче тоткарланган.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X