4 апрель 2020 яңалыклары
-
Алдакчылар активлаша
Бер көн эчендә Чаллы шәһәрендә яшәүчеләр 500 мең сум акчаларын мошенникларга биргәннәр.
-
Апрельдән артыграк булачак
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 13 мартында кабул ителгән 270 номерлы карары буенча агымдагы елның 1 апреленнән дәүләт пенсия тәэминатындагы, шул исәптән социаль пенсияләр дә 6,1 процентка индексацияләнә. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе хәбәр итә.
-
Караклык өчен – төрмә
Район суды кибеттән азык-төлек урлап чыккан 22 яшьлек чаллылыны 1 елга ирегеннән мәхрүм итте. Хокук бозу «Татарстан» совхозы поселогында «Магнит» кибетендә теркәлә. Әлеге ир кеше аннан алкогольле эчемлекләр, сигарет – барлыгы 37 мең сумлык товар урлый.
-
Никахта – икәү генә
Район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге көндәлек тәртиптә эшләвен дәвам итә.
-
Газетага язылу башланды
1 апрельдән 2020 елның икенче яртысына «Якты юл» («Светлый путь») газетасына язылу башланды.