Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алдакчылар активлаша

Бер көн эчендә Чаллы шәһәрендә яшәүчеләр 500 мең сум акчаларын мошенникларга биргәннәр.

Ә менә 73 яшьлек ир-ат үзенең сак булуы аркасында 300 мең сумын кесәсендә калдырган. 41 яшьлек хатын-кыз СМС-хәбәр килгәч куркып калган һәм үзенең карта мәгълүматларын мошенникларга җиткергән. 20 яшьлек кыз да шушы ук сценарий буенча 75 мең сумын алдакчыларга «бүләк иткән» – банк хезмәткәре дип таныштырган кешенең «резерв счеты»на күчергән. Аны хәтта әлеге счетның үз телефон номерына туры килүе дә сагайтмаган. 42 яшьлек хатын-кыз, имеш, танышының тавышын танымаган, телефонына 9 мең сум акча күчергән. 39 яшьлек ир-атка телефон аферистлары, имеш, аның банк счетындагы акчалары өчен борчылып, тугыз мәртәбә шалтыратканнар. Ахырда әлеге ир кеше бирешкән, шулай итеп, 226 мең сум акчасыннан колак каккан. Алда әйтелгән 73 яшьлек ир-атка исә күп тапкырлар кабатланган схема буенча шалтыратканнар. Төн уртасында аңа улыгыз юл һәлакәтенә эләкте дип хәбәр биргәннәр. Пенсионер шунда ук улына шалтыраткан. Ә ул тыныч кына өендә йоклап яткан. Шулай итеп акчалар саклап калынган. Соңыннан әлеге шалтыратуның Мәскәү өлкәсеннән булуы ачыкланган. 
Бүгенге ситуациядә мошенниклар тагын да активлаша. Хокук саклаучылар тукайлылардан бу көннәрдә аерата сак булуларын сорыйлар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев