4 февраль 2021 яңалыклары
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #9 / "Җ" хәрефе
Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.
-
Кишәрлекне кайдан бирәләр?
Районда күп балалы гаиләләрне җир участоклары белән тәэмин итү мәсьәләсе ничек тора? Бу турыда район Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Илмир Яббаров мәгълүмат бирә.
-
«Туган телдә җырлый чишмә»
Киләсе атнада авыл җирлекләре, оешма-пред-приятиеләр, учреждениеләр арасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына, Тукай районы оешуга 45 ел тулуга багышланган «Туган телдә җырлый чишмә» дип исемләнгән иҗади коллективлар һәм аерым (соло) башкаручыларның смотр-конкурслары башлана.
-
Социаль түләүләр артты
Февраль башыннан социаль түләүләр күләме 4,9 процентка артты. Бу үзгәреш ай саен акчалата түләүләр алучыларга кагыла. Әлеге категориягә инвалидлар, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, радиациядән зыян күргән кешеләр, Советлар Союзы Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм башкалар керә. Социаль хезмәтләр җыелмасы да шулай ук 4,9 процентка индексацияләнәчәк. Аның күләме бер айга 1211,66 сумга җитте: