4 февраль 2015 яңалыклары
-
“Ватандашларыбыз” сәхифәсендә яңа хатлар бар!
Исегезгә төшерәбез, "Ватандашларыбыз" дип аталган яңа сәхифәдә чит илләрдә яшәүче якташларыбыз белән алышкан хатларны укырга мөмкин. Бу юлы тумышы белән Тукай районы Югары Байлар авылыннан булган, ә хәзер Швециядә яшәүче Гөлүзә Зыятдинова һәм Арчада туган, бүгенге көнне Төркиядә яшәүче Фәнис Зыятов нәрсә турында язганнар? Ватандашларыбызның фотолары да игътибарга лаек. Язмаларны...
-
Тикшерү бүлеге җитәкчесе кабул итә
5 февраль көнне 9.00 - 12.00 сәгатьләрдә РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе Тукай районара тикшерү бүлеге җитәкчесе, юстиция подполковнигы Роман Шипков халыкны кабул итә. Чара Тукай районара тикшерү бүлегендә (Чаллы шәһ., Сөембикә пр., 69нчы йорт) үтә. Кабул итүгә алдан язылу мәжбүри. Телефон: 8 (8552) 47-06-35.
-
Җыеннар тәмамланды. Күтәрелгән мәсьәләләрне чишәргә вакыт кирәк
Районда соңгы халык җыеннары узды. Дүшәмбе көнне ул Боерган, Калмия җирлекләрендә, сишәмбе - Комсомолецта үтте. Юлларны төзекләндерү, ФАП, мәдәният үзәге кебек социаль объектлар төзелешенә, җир мәсьәләләренә бәйле сораулар монда да игътибар үзәгендә иде.
-
Бәткедән Гүзәл Нәҗипова «Елның сыйныф җитәкчесе – 2015» бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчесе
28 гыйнвар көнне Яңа поселогы урта мәктәбе базасында «Елның сыйныф җитәкчесе - 2015» һөнәри бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Конкурста төрле авыл җирлекләреннән килгән 7 укытучы - сыйныф җитәкчесе көч сынашты. Алар арасында Людмила Рулёва (Кече Шилнә), Рушания Сафина (Түбән Суыксу), Фнүнә Мостафина (Круглое Поле), Елизавета Бухарева (Шилнәбаш), Резидә Гыйлаҗева (Мусабай-Завод),...
-
Ачык ишекләр көне
Мәктәп укучыларын сәламәтлек саклау системасының эшчәнлеге белән таныштыру һәм Казан дәүләт медицина университетына студентлар җәлеп итү максатыннан, 7 февраль көнне сәгать 10да Тукай район больницасында «Ачык ишекләр көне» үткәрелә. Экскурсия рәвешендә узачак бу чарада больницада эшләүче табиблар һәм университет студентлары катнаша. Больница җитәкчелеге районның чыгарылыш сыйныф укучыларын һәм әти-әниләрен очрашуга...
-
Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә
Бу атнаның шимбәсендә Чаллының Сарман трактында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Көзге, яңа ел алды ярминкәләрендә катнашкан агрофирмалар, крестьян-фермер, шәхси хуҗалык тотучылар һәм авыл хуҗалыгы продукциясе белән сәүдә итүчеләр бу юлы да шәһәр кешеләрен үзләре үстергән терлек, кош ите, яшелчә ише азык-төлек белән сөендерәчәк.