3 сентябрь 2012 яңалыклары
-
Балалар Республика көнен билгеләп үттеләр
Республика көне кысаларында Круглое Поле китапханәсендә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Туган якны өйрәнү" дәресе үтте. Китапханәчеләр Ф. Шәрипова, Г. Габдрахманова балаларга Татарстан Республикасы турында бик күп мәгълүмат бирделәр, китап күргәзмәсе тәкъдим иттеләр, Идел буе халыкларының милли киемнәре белән таныштырдылар. Нәниләр дә апалары биргән һәр сорауга төгәл, матур җавапларын җиткерделәр, дип...
-
ИТ-Парк эшли башлады
Шушы көннәрдә Яр Чаллы мәгълүмати технологияләр паркы эшли башлады. Мәйданы 23,3 мең кв.метр биләгән әлеге югары технология үзәген төзүгә кертелгән инвестицияләр күләме 1,38 млрд сум тәшкил итте.
-
Баласын мәктәпкә әзерләү – алимент түләүче әти-әнинең дә бурычы
Суд приставлары хезмәтенең район бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы А. Бәхтиярованың хәбәр итүенчә, агымдагы елның гыйнвар-август айларында район суд приставлары хезмәтенә алимент түләтү буенча 149 эш кергән. Балигъ булмаган балаларына алимент түләүдән качкан ата-аналарга карата 11 җинаять эше ачылган. Суд приставларының район бүлеге бурычлыларны Россия Федерациясеннән читкә җибәрмәү хакында 19 карар...
-
Штаб өйрәнүләре уза
3-7 сентябрь көннәрендә районда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерүнең, янгын куркынычсызлыгының һәм сулыклардагы саклык чараларының торышы тикшереләчәк. Тикшерү барышының беренче көнендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча күзәтчелек эшчәнлеге идарәсеннән һәм ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан сигез кешедән торган эш төркеме киләчәк. 6 сентябрьдә районның гражданлык оборонасы хезмәткәрләре...
-
Уңган савымчы Мәгъфирәнең йорт-җире дә гөлләр бакчасы
"Гигант" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте - авыл хуҗалыгының бөтен тармаклары эшчәнлеген бердәй оешкан итеп алып баручы, киләчәкне алдан күзаллап, бүгенгесен барлап, үзганын анализлап эшләүче көчле, тотрыклы хуҗалык. Кайбер хуҗалыклар, терлекчелеккә тотылган чыгымнар акланмый дигән сылтау белән сыерларның баш санын күпләп киметкән чорда да биредә савым көтүен бер генә башка да киметмәделәр....