1 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов 180 нче күп профильле полилингваль гимназия ачылышында катнаша
Тантананы 1 нче сыйныф укучылары мәктәп өчен рәхмәт сүзләре белән ачып җибәрде. Бу минутларда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Казанның Совет районы 2 нче Азино микрорайонында 180 нче яңа күп профильле полилингваль гимназия ачылды. Тантаналы линейкага гимназиядә белем алачак 1 мең бала җыелды. Чарада шулай ук Россиянең мәгариф һәм фән...
-
Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Корбан бәйрәме белән котлады
Барчабызга күңелләребезне һәрчак Аллаһка юнәлтеп, игелекле эшләребездән илаһи көч алып, рухи пакъләнеп яшәргә язсын, диелә мөрәҗәгатьтә. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына мөрәҗәгать белән чыкты. «Кадерле Татарстан мөселманнары! Хөрмәтле ватандашлар! Чын йөрәктән сезне изге Корбан бәйрәме уңаеннан тәбрик итәм. Бөтен дөньяда миллионлаган мөэмин-мөселман бөек Аллаһка аны...
-
1 сентябрь – Белем көне белән!
Барлык укучыларны, әти-әниләрне, укытучыларны һәм тәрбиячеләрне, мәгариф өлкәсендә эшләүче барлык хезмәткәрләрне Белем көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. 1 сентябрь - аеруча истәлекле бәйрәм, каникулдан соң беренче кыңгырау безне яңадан белем йортларына чакыра. Укучылар җәйге ялда мәктәпне сагынырга өлгерде, укытучылар да кызыклы дәресләр үткәрү өчен көч-куәт туплап, уку йортына аяк...
-
Бисмилләһир-рахманир-рахим. Әссәләмү галейкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ!
Әлһәмдүлилләһ! Барлык мөселманнар өчен дә олуг бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаетенә дә җиттек. Районыбызның һәрбер мөэмин-мөселман бәндәсен шушы көнгә ирешү белән котлыйм. Белгәнебезчә, мөселман кешесе һәркемгә хәерхаһлы булырга, һәркемнең игелеген, һәркемнең хәерлеген теләргә тиеш. Әлеге бәйрәм көне нәкъ менә шул кешелеклелек кануннарын - үзебез турында гына түгел, җәмгыятебез тарафыннан кыерсытылган,...
-
Кадерле райондашлар, Корбан бәйрәме белән!
Хөрмәтле мөэмин-мөселманнар! Корбан бәйрәме - ислам дөньясында иң якты бәйрәмнәрнең берсе. Күп гасырлар дәвамында бу көнне олы Корбан бәйрәме җитүен һәм мөселманнарның изге хаҗ сәфәре тәмамлануын белдереп районыбыз авылларында тантаналы азан тавышлары яңгырый, бәйрәм намазлары укыла. Районыбызда төрле милләт кешеләренең үзара тату, бердәм яшәүләре үзе бер горурлык. Алар дини кануннарны...