Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Безнекеләр!

Фермер, җитәкче, депутат һәм ана: Айгөл Ханованың уңыш сере

Агросәнәгать тармагында эшләүче кеше буларак, илебезнең азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүдә өлеш кертү – намус эшем! «Мусабай» кошчылык комплексы җитәкчесе, район Советы депутаты Айгөл Ренат кызы Ханова әнә шулай ди һәм ул әйткән сүзендә нык тора.

Хезмәт төбе – хөрмәт

 

Масштаблы эш алып баручы Айгөл Ханова: «Мусабай» кошчылык комплексында 24 кеше хезмәт куя. Кош караучы, зоотехник, ветеринария табибы, икътисадчы, төрле эш башкаручы булсынмы –  һәммәсе үз эшен җиренә җиткереп башкара. Барысы да ышанычлы. Моның сере гади – җитәкче буларак, биредә эшләүче һәр кеше, нинди генә вазифа башкармасын, минем өчен – шәхес. Хезмәт кешесенә хөрмәт белән карау, аларны ихтирам итү – тормыш девизым. Шуңа хезмәт коллективы миңа карата яхшы мөгамәләдә. Эш уңышлы барсын дисәң ышанычлы, эшлекле хезмәт коллективы тупларга кирәк. Иң элек үзең аларга өлге булырга, яхшы үрнәк күрсәтергә тиешсең. Бу – әти-әнием тәрбиясе һәм алардан күчкән асыл сыйфат.

Үз-үзеңә карата ныклы ышаныч булырга тиеш
Үз-үзеңә карата ныклы ышаныч булырга тиеш

Шушы эшне яратуыма килгәндә исә, ул минем холкым белән бәйле. Балачактан җаваплылык хисен тоеп үстем. Мин – ирек, хөрлек яратам. Бу – сайлап алу иреге һәм эш башкару, карар кабул итүдә ирекле булуны да аңлата. Мисал өчен, эштә уңышка ирешсәм үз-үземә: Айгөл – афәрин! – дим. Нәрсә дә булса бик уңышлы килеп чыкмаган очракта да үземне битәрләмим. Барыбер, мин – молодец! Бу – ышанычны арттыра, рухи яктан көч өсти, эмоциональ яктан тотрыклы итә.

 

Яр Чаллыда КамПИда икътисад буенча югары белем алгач, Казанда Дәүләт торак фондында, аннары икътисад, транспорт, урман хуҗалыгы министрлыкларында эшләдем. Башкалабызда 16 ел яшәп, эшләп тормыш һәм эш тәҗрибәсе тупладым. Хезмәт юлымдагы остазларымнан эш серләренә төшендем. Болар барысы да минем белемемне, дөньяга карашымны киңәйтүдә зур этәргеч булды», – ди хөр фикерле ханым.   

 

Тәвәккәллек

 

Моннан биш ел элек кошчылык комплексында тавык чалу һәм эшкәртү цехын ачканнар иде. Кошчылык ком-плексының үзендә үк сугым цехы ачу – тәвәккәл булуны дәлилли. Баштагы мәлләрдә цехта көненә 500 баш тавык чалып эшкәртелгән. Бүгенгесе көндә ул тулы куәтенә эшли – өч мең баш бройлер эшкәртелә. Сугым цехын үзләрендә ачарга тәвәккәлләгән ханым:

 

«Тавык чалу һәм түшкәләрне эшкәртү цехын 70 көн эчендә өлгерттек. Кыска срокта шундый зур эш башкарып чыгу – уртак хезмәт җимешебез. Безнең кошчылык комплексында хезмәт куючы һәр кеше – пөхтә булырга, эш урынында, кошлар асрала торган корпусларда санитария-гигиена  таләпләрен үтәргә тиешлеген яхшы белә. Сугым һәм эшкәртү цехында бу таләпләрне тулысынча үтәү максатыннан заманча җиһазлар урнаштырдык, күпчелек эшне автоматлаштырдык. Хәзергесе вакытта кошчылык комплексында 500 мең баш тавык һәм үрдәкләр асрала».

Бездә үстерелгән чеби, тавык һәм үрдәккә ихтыяҗ зур
Бездә үстерелгән чеби, тавык һәм үрдәккә ихтыяҗ зур

«Менә бу корпуста 2 көнлек чебиләр. Аларны нарасый карагандай тәрбияләргә кирәк. Биредә температура режимы даими саклана – 33-35 градус җылы. Чебиләрне, кошларны ашату рационы аларның үсешенә карап үзгәрә. Бездә үстерелгән чеби, тавык һәм үрдәккә ихтыяҗ зур. Татарстан һәм күрше-тирә республика халкы, Оренбург, Мәскәү өлкәсеннән килеп алалар. Күптән түгел Коми Республикасыннан килеп бройлерлар, үрдәкләр алып киттеләр», – ди фермер. Кошчылык комплексына нигез 1989 елда салына. Гөлнур белән Ренат Хановлар кошчылык эшен җәелдереп җибәрәләр. Әти-әнисе башлаган эшне Айгөл Ренат кызы Ханова уңышлы дәвам итә.

 

Ана булу – иң зур вазифа

 

«Өч бала тәрбияләп үстерүче ханым-ның хатын-кыз, ана буларак бик мөһим вазифасы бар. Иңнәрегездә – зур, җаваплы вазифа. Гаилә өчен вакытыгыз каламы?» – дип  кызыксынам.

 

«Эш – эш белән. Аның үз вакыты бар. Кеше эшләр өчен генә яшәми. Яшәр өчен эшлибез, хезмәт урынында яхшы уңышка ирешү өчен иҗтиһад итәбез. Башкарган хезмәтеңне ярату көч бирә. Вакытны дөрес бүләргә, эшне оештыра белергә кирәк. 

 

Хатын-кыз, нинди генә зур урын биләмәсен, гаилә учагын саклаучы, балалар анасы булуын онытмаска тиеш. Балаларымның үсеш этапларында, яшь үзенчәлекләренә карап, дөрес тәрбия бирү өчен вакыт бүләм. Тиешле вакытында бергәләп ял да итәбез, төрле мәдәни чараларга да йөрибез. Кыскасы, рухи байлык туплау, танып-белү офыкларын киңәйтү өчен яхшы дип табылган чараларны кулланам. Олы улым Адель –  бар яклап та уң кулым, таянычым. Улым белән бергә эшне алып барабыз.

4 корпуста 45 мең үрдәк асрала
4 корпуста 45 мең үрдәк асрала

Хәзергесе көндә 3 корпуста (һәрберсендә 10 ар мең) 30 мең, 4 корпуста (һәрберсендә 15 әр мең) 45 мең үрдәк асрала. Елына (бройлерлар һәм үрдәкләрне бергә исәпләп) 700 мең башка җиткерергә исәпләп торабыз. Моның өчен бездә бөтен мөмкинлекләр дә бар», – ди дистә еллар буена агросәнәгать тармагында тырыш хезмәт куючы династия вәкиле, тырыш җитәкче һәм үрнәк Ана.

 

«Айгөл Ренатовна, яшь һәм урта буын арасында: “Үз эшемне ачарга, фермер булырга теләгем бар, башкарып чыга алырмынмы икән?” – дип әйтүчеләрне очратканым бар. Аларга нинди киңәш бирер идегез», – дигән соравыма фермер ханым:

 

«Ышаныч. Үз-үзеңә карата ныклы ышаныч булырга тиеш», – дип киңәшләрен бирде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев