16 август 2026 яңалыклары
-
Фермер, җитәкче, депутат һәм ана: Айгөл Ханованың уңыш сере
Агросәнәгать тармагында эшләүче кеше буларак, илебезнең азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүдә өлеш кертү – намус эшем! «Мусабай» кошчылык комплексы җитәкчесе, район Советы депутаты Айгөл Ренат кызы Ханова әнә шулай ди һәм ул әйткән сүзендә нык тора.
-
«Яратканнарыбызны су алды...»
Автобуста Казаннан кайтып килешем иде. Янәшәмдә сарыга буялган чәчләрен кып-кыска итеп кистергән, олы гына яшьтәге апа утыра. Сумкаларын баш очындагы киштәгә урнаштырган мәлендә үк Чаллыга иптәш хатынының хәлен белергә баруын, аның яман авыру белән урында ятуын, кайчандыр институтта бергә укыган якын дуслар булуын әйтеп өлгерде. Әңгәмәдәшемне Фәһимә апа дип атыйк. Казанда озак еллар табиб булып эшләгән, хәзер лаеклы ялда икән. Сүзгә оста, шулкадәр төзек, мәгънәле җөмләләр белән әле бер, әле икенче вакыйганы бәян итеп, мине үзенең авызына каратты да куйды.
-
АВЫР ЧАКТА УКЫЛА ТОРГАН ДОГА
Сынау һәм авырлык килгәндә укыла торган дога кешене сабыр булырга, Аллаһның ярдәменә өметләнергә чакыра. Ришат хәзрәт Курамшинның социаль челтәреннән алынган язмадагы догалар күңелгә тынычлык табарга, бирешмәскә ярдәм итәр.