Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бер мәхәббәт тарихы

Өйләнәм булгач, өйләнәм!

Өйләнәм булгач, өйләнәм!

Төшке ашка бик тәмле итеп, каз итләре кушып бәлеш салган иде Мәмдүдә апа. Ярты ел элек армиядән кайткан улы, ире, үзе – өчәүләп бәлешне сыпырттылар.
– Әни, бәлеш бик тәмле булган. Рәхмәт. Нәзиләне дә бәлешләр салырга өйрәтерсең, яме. Мин өйләнергә булдым әле. Армиядә чагында хатлар язышып торганыбызны да беләсез. Авылыбыз кызын күреп-белеп торасыз, аерым таныштырып тору кирәк тә түгел. Тотабыз да, никах укытабыз, и баста. Туйга акча әрәм итмәскә дип сөйләштек. Ниемә кирәк ул, бер көтү халыкны җыеп ашаттың ни, ашатмадың ни. Колхоз таланып бетте, хезмәт хакы нүл без палочки. Эшләгән кешегә дә юньләп акча түләүче юк. Туйда конвертка салган чыштый-пыштый тиен белән киткән чыгымын да каплап булмаячак. Нәзилә дә шулай ди. Әнә, Әхмәт бабай килеп никах укый да, без бергә яши башлыйбыз. Ну, әни, күп кенә эштән котыласың инде. Нәзилә уңган бит ул.
Наил шулхәтле ышанычлы итеп сөйли. Әйтерсең лә, ике яктан да әти-әниләр – барысы бергә җыелышып бу олы мәсьәләне хәл итеп куйганнар да, бүген-иртәгә никах укыту алдында торалар. Егет, дөрестән дә, шулай уйлый иде. Ләкин... Әтисе авыр сулап куйды да, тәмәке тартырга чыгып китте. Әнисе беравык сүзсез торды. Аннары китте тезеп, китте тезеп. Урыс кинофильмнарында явыз усал хатыннарны уйнаган актерларың бер якта торсын. Зерәгә генә бу авыл хатыннарының даны еракларга таралмагандыр. Әйтәләр бит: «Абайдан кыз алма, Калташка кыз бирмә», – дип. Абайда – хатыннар явыз, усал. Калташта ирләр таш бәгырьле, имеш. 
Кыскасы, әтисе актан да, карадан да бер сүз дә әйтмәде. Күңелендәгесен тышка чыгармый торганнардан ул. Иренең бу мәсьәләдә дә шулай тыныч кала алуы Мәмдүдә апаның ачуын отыры көчәйтте:
– Мин нервынчит итәм. Улың малай башыннан камыт кияргә – өйләнергә план корган. Әле кемгә диң? Ата хәерче, ата надан кызына. Түр башыма Нәсиханы утыртасым юк. Аларның заты да, аты да юк. Җенем сөйми шуларның кызын. Алмыйсың аны. Башың яшь… Тагын әллә нәрсәләр... 
Наилнең әтисе эштән тракторы белән кайтты. «Буранлап тора, иртәгәсен барыбер юлны ачасы булыр», – дип, тимер атын капка баганасына бәйләп куйды. 
Төнлә, чынлап та, буран уйнады – карны иште генә. Наил иртүк торып ишегалдына чыкты. Кар көрәде. Шуннан әтисенең тракторын кабызып урам юлын чистартырга кереште. «Миннән булсын яхшылык. Яраткан кызым да шул юлдан атлый бит. Армиядә сөйгәнемнең хатлары юаныч булды. Әти белән әни аңа өйләнергә рөхсәт итмиләр. Туктале, белсеннәр минем отчаянный малай икәнлегемне», – дип, нидер ниятләде. Өйгә кайтып кергәндә әти-әнисе иртәнге чәйне эчәргә әзерләнеп торалар иде. Бергәләп иртәнге ашны ашадылар. Шуннан Наил: «Чыгып карагыз – юлны чистарттым – зиратка кадәр. Әгәр дә Нәзиләгә өйләнергә ризалык бирмәсәгез, иртәгә шул юлдан мине күтәреп алып барып, җирләп куярсыз», – диде. 
...Наилнең әти-әнисе кардан чистартылган такыр юлдан кыз сорарга – Нәзиләне килен итеп алырга ризалык алырга бардылар. Нәзиләнең әнисе тәгәрмәч хәтле булып кабарып пешкән ипиләрне мичтән алып торган вакытка туры килделәр алар. Мәмдүдә: «Никах ашына салган ипиең бик уңган. Балаларыбызның тормышы да уңышлы, бәхетле булсын!» – дип, берәгәйле итеп сүзен әйтте һәм шуның белән барысы да аңлашылды. 
...Бу гаиләдә, һәрвакыттагыча, тәгәрмәч хәтле булып, кабарып ипи пешә. Кода-кодагыйлар кунакка йөрешә. Мәмдүдә апа кершәндәй яулыгын ябынып, ап-ак оекбашын киеп, ак әбиләргә хас булганча гомер итә. Балаларына, оныкларына бәхет-тәүфыйк теләп, намаз укыган саен дога кыла. «Аллаһка шөкер, улыбыз Наил белән Нәзилә киленебез чирек гасырдан артык тату яшиләр. Оныкларыбызның кайсы колледж, кайсы югары уку йортларын тәмамлап эшли башладылар. Иң мөһиме – барысы да сау-
сәламәт. Тормышлары бик матур. Улыбыз тиешле вакытта, тиешле сүзен әйтә белде», – дип сөенә бәхетле ана, каенана. Надир ага мәгънәле елмаеп: «Кыз сорарга баргач, син дә тиешле вакытта, тиешле сүзне әйтә белдең бит!» – дип, гомер иткән хатынына үз гомерендә беренче тапкыр мактау сүзләрен әйтте. 
Матур сүзгә караганда, күркәм гамәл өстен күрелгән бу гаиләдә бәхет сере, бәлки, шундадыр... 

Николай Туганов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев