Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Халык хадиме

Туган җиреңне, үз халкыңны ихластан ярату һәм күңел биреп хезмәт кую – милләт хадимнәренә хас асыл сыйфат. Төрле дәрәҗәдәге җитәкче вазыйфасын башкаручылар, бүлекләрдә хезмәт куючы белгечләр – халык хадиме булырга тиешле кешеләр. Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Шамил улы Бариев белән шул хакта әңгәмә кордык.

Якты истәлекләр

– Кешенең газиз ата-анасы булган кебек, кадерледән кадерле җире – туган ягы була. Ул, күпчелек очракта, балачак белән бәйле. Илфак Шамилевич, шул чорга сәяхәт итеп алыйк әле.  

– Актаныш районының Зөбәер авылы – туган ягым. Биш яшемә кадәрге сабыйлык чоры шунда үтте. Әти-әнием – мөгаллимнәр. Мине, телем дә ачылмаган килеш, балалар бакчасына илткәннәр. Балачак – гомерлеккә истә кала торган чак. Актаныш районы хакимиятендә төрле дәрәҗәдәге җаваплы вазыйфалар башкарган елларда эшем төшеп Зөбәергә баргач балалар бакчасын күз карашым белән «иркәләп-назлап» китә торган булдым. Чөнки анда үткән балачагым күңел түремдә якты истәлек булып саклана. Биш яшем тулгач гаилә белән Теләкәй авылына күчендек. Өчебез дә: апа, мин һәм энем шунда урта мәктәпне тәмамладык. Яшерен-батырын түгел, мәктәп тормышы, педагогик киңәшмә әти-әнигә «ияреп» өйгә кайта иде. Шулай булса да әти-әни һөнәренә карата күңелдә бернинди дә ризасызлык тумаган. Алай гына да түгел, әнием миндә үзе укыткан фәнгә карата мәхәббәт тәрбияләгән – Казан дәүләт педагогия институтының география-биология факультетына укырга кердем. Университетны уңышлы тәмамлап үз районыма – Иске Кормаш урта мәктәбенә эшкә кайттым. Ул еллар!.. Гомер буе сагынып искә ала торган чорлар. Гомумән, мин – остазлардан уңдым. Мәктәп директоры – Лениф Вәкил улы Каһиров хакында һич арттырусыз әйтәм, легендар шәхес.  Ул – икенче әтием кебек булды, эш серләренә төшендерде. Аннары мине Актаныш район үзәге мәктәбенә география укытучысы итеп күчерделәр. Анда шулай ук легендар җитәкче, гомерен мәгарифкә багышлаган Илгизәр Фаткулла улы Шәвәлиев җитәкчелегендә эшләп бай тәҗрибә тупладым. Сигез елга якын директорның тәрбия эшләре буеняча урынбасары булып эшләдем. Укучылар, ата-аналар, сыйныф җитәкчеләре белән уртак тел табып эшләү ягыннан зур тәҗрибә тупладым. Мәгарифкә ныклы адымнар белән кереп китүдә Илгизәр Шәвәлиев зур роль уйнады. Тормыш шулай үз агымы белән барганда мәдәният бүлегенә эшкә чакырдылар. 
 

Бурычымны кайтарам

– Агыйдел елгасы сыман, кискен борылыш ясагансыз икән. Авыр булдымы?

Мәдәният минем өчен яңа өлкә түгел: 13 ел үзешчән сәнгатьтә биедем, җырларга да туры килде. Тормыш иптәшем Ландыш Фирдәвис кызы – зирәк, төпле киңәш бирү сәләтенә ия. Икәүләп карар кабул иттек – мәдәният бүлегенә күчәргә! Район мәдәният йортына бардым. Мәктәптә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгәндә түгәрәкләр эшен сәнгать мәктәбе һәм район мәдәният йорты белән берлектә  алып бардык. Актаныш район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Кадрия Идрисованың сабырлыгы, компетентлыгы, битәрләмичә төпле юнәлеш бирә белүе – эшемне тиешле дәрәҗәдә башкаруда үз ролен үтәде. «Агыйдел» ансамблен яңабаштан җыеп команда тупладым. Аннары данлыклы ансамбль белән кайларда гына чыгыш ясамадык?! КВНнар, спектакльләр кую,  бәйрәм чаралары, репитицияләр... Халык ял итә, без – хезмәттә. Мәдәният өлкәсендә эшнең иртәсе-киче юк. Тылым нык булганга, тормыш иптәшем белән гомер буе бер сферада эшләгәнгә, тыныч күңел белән эшлим. Эшеңне яратып, ихластан башкарасың икән, җитәкчелек теләктәшлек күрсәтеп хезмәтеңне бәяли икән – эшнең авырлыгы сизелми. – Сезнең өлкәдә кадрлар мәсьәләсе ничек куелган? –Кешенең эшләргә теләге бар икән – аңа таяныч булырга тырышам. Тормыш түгел алсу алма, анда күз яше дә, үпкәләүләр дә була. Дөресен әйтергә кирәк, кайвакыт кешене эштән җибәрергә туры килә. Биредә дә кайберәүләргә эштән китәргә туры килде. Оптимизация кысаларында кадрларны кыскартулар да булды. Тормыш девизым: «Беркемгә дә, белә торып, зыян салма! Булганны таратма!» – Тормыш девизыгыз матур яңгырый. – Тормыш девизымны иңнәремә алып күтәреп йөрим икән, аның өчен холыкны тәрбияләү кирәк. Мин инкыйлаби (революцион) холыклы кеше түгел. Революция – тамырдан борылыш ясау, ә мин андый ысулны өнәп бетермим. Булган кадрларны саклап калу һәм, эш сәләтенә карап, үстерү принцибын алга куям. Һәр җирдә исеменә җисеме туры килерлек кадрларың булуы – система кору була. Системаның нигезе нык булганда гына максатка ирешергә мөмкин. Җитәкче үз эшен белеп һәм яратып башкара торган кадрларның кадерен белергә һәм аларны үстерергә тиеш. Бездән соң кем калыр? Яшьлегемдә, «буыннар» сыгылмалы чагында кайвакыт аркамнан сөйгән, кайчагында каеш белән тәрбияләгән остазларыма рәхмәтлемен. Булганның кадерен белергә, һәр кешенең яхшы ягын күрергә, ә инде җитешмәгән ягын – кимчелеген стресс ясамыйча күрсәтә белергә өйрәттеләр. «Кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла!» дигән әйтем бар. Аны  үз урынында куллана белү дә зирәклек. Актанышта җиде ел мәдәният бүлегендә күңел биреп эшләдем. ТРның «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк значогы белән бүләкләндем.

Реклама

Тылым – ышынычлы

– Актанышта район башлыгы урынбасары вазыйфасын башкардым, район советы депутаты булып тордым. Фаил Камаев район башлыгы булды – бергәләп авыл халкының көнкүрешен яхшырту буенча иңне иңгә куеп эшләдек. Халыкның тормышяшәешен уңайлы итү өчен: су һәм газ кертү; юллар салу һәм төзекләндерү; инфраструктураны яхшырту; социаль объектлар төзү һәм ремонтлау; урамнарның электр уты белән яктыртылуы; кышын территорияләрне кардан чистарту кирәк. Болар барысы да социаль сфераны тәшкил итә. Шул елларда Республикабызда үзара салым программасы старт алды. Халык җыеннарында үзара киңәшләшеп-фикерләшеп дәүләт программасын гамәлгә куйдык. Биредә дә шул эшне дәвам итәбез.  Актанышта район башлыгы урынбасары булып эшләгәндә халык өчен мөмкин хәтле ачык булырга тырыштым. Кыскасы, «буй җитмәс» җитәкче булмадым. Актанышта телефон номерымны район газетасында бастырдым. Баштагы вакытта шалтыратып зар
ланучылар, рәхмәт әйтүчеләр күп булды. Авыл җирлеге башлыклары белән уртак тел табып, бер йодрык сыман оешып эшләдек. Район башлыгы, республика җитәкчелегенең бурычларын аларга җиткереп, тиешенчә юнәлеш биреп, бергәләп уртак максатларны тормышка ашыруда хезмәт куйдык. Авыл җирлеге башлыкларына: «Халыкның гозерен тыңлагыз, моң-зарларына битараф калмагыз. Беркемне дә борып чыгармагыз, булдыра алганча проблеманы хәл итәргә тырышыгыз. Сез – авылның башлыгы. Йортның хуҗасы-хуҗабикәсе сыман», – дип исләренә төшереп торгалый идем. – Актаныш белән Тукай районын чагыштырсак аерма нидә? – Актаныш – туган ягым. Анда, бер яктан эшләве җиңел кебек, чөнки яшьлек еллары шунда гөрләп үтте, тәҗрибә шунда тупланды. Икенче яктан караганда, әти-әни укытучылар – күз өстендәге каш бит инде. Эштә барысы да ал да гөл булып бетми, эштә берәр җитешсезлегең булып аларның йөзенә кызыллык килмәсен дип борчыласың. Биредә исә, район үзәге булмау кыенлык тудыра. Халык саны һәм балаларның күп булуын да әйтмичә булмый. Шәһәр яны районының үз проблемалары булган кебек уңайлы яклары да бар. Мисал өчен, Яр Чаллыда хастаханәләр, төрле дәрәҗәдәге уку йортлары байтак, авыл белән шәһәр арасында даими рәвештә транспорт йөреп тора. Бу – авыл халкының тормышына азмы-күпме уңайлык тудыра. Эшлисе эшләребез бик күп. Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарының вазыйфасы – халыкка хезмәт күрсәтүне яхшырту. Мәгариф, мәдәният, социаль яклау, яшьләр эшләре һәм туризм бүлекләре белән җитәкчелек итү һәм шушы өлкәләрдә хезмәт куючы белгечләргә һәр эштә юнәлеш бирү. Моның өчен гыйлемең булу өстенә эш тәҗрибәсе һәм асыл сыйфатларга ия булу кирәк. Кеше, кайда һәм кем булып эшләвенә карамастан, гомер буе үзен тәрбияләргә, заман белән бергә атлау өчен белемен күтәреп торырга тиеш.    – Сез – терекөмеш төсле. Әле генә хакимиттә, әйләнеп карауга сез – кайсы да булса җирлектә.  – Офыклар артында нинәрсә барлыгын беләсе килә торган – кызыксынучан, тынгысыз кеше инде мин. Кабинетта кресло җылытып утыру минем холкыма тәңгәл килми. Авылларга чыгып, халык белән аралашып, «авырткан урыннар»ны барлап, аларны уңай хәл итәргә тырышу холкыма хас нәрсә.    Мин – бәхетле кеше! – Узган гомерегезгә карап ниндидер нәтиҗәләр ясарга да буладыр. Байтак еллар мөгаллим буларак, язмышыгызга «5»ле билгесе куясызмы? – Тормыш юлымда очраган, бергә хезмәттәшлек иткән җитәкчеләрдән, остазлардан уңуым – язмыш бүләге ул.  Һәм, тагын да мөһимрәге, яраткан, тату-матур гаиләм, тынычимин оям булу – тагын да зуррак бәхет! Мөгаллим булып туган, чын-чынлап халыкка хезмәт иткән Лениф Вәкил улы Каһиров, Илгизәр Фәтхулла улы Шәвәлиев, гомере буе җитәкче вазыйфаларын башкаручы: Кадрия Идрисова, Энгель Фәттахов, Фаил Камаев – үз эшен белеп, яратып башкаручы, тормыш-яшәешнең күп өлкәләре буенча компетентлы җитәкчеләр. Шушы биш җитәкче арасындагы Лениф Каһиров Ахирәткә күчте, урыны Җәннәттә булсын. Калганнары бүгенгесе көндә: «Әйдә халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә!» дип, ихласлык белән иҗтиһад итәләр. Яхшы җитәкче – үзеңнең яхшы үрнәгең белән кадрларны тәрбияли. «Миннән соң шушы урынга килгән кешегә җиңелрәк булсын. Минем хакта яхшы истәлекләр генә калсын!»  Менә шундый девиз астында хезмәт куям.

Тату гаилә – иң зур байлык

– Илфак Шамилевич, иң зур байлык хакында сөйләшүгә ничек карыйсыз?

Иң зур байлык – тату гаиләң булу. Тормыш иптәшем – Ландыш Фирдәвис кызы белән унтугыз ел аңлашып, берберебезгә терәк-таяныч булып, киңәш-табыш итеп яшибез. Ландышым – язмышымның иң зур бүләге. Актанышта да, биредә дә хакимияттә бер өлкәдә хезмәт куябыз. Бик уңайлы икән ул тормышта бер дулкында булу. Көнләшү, бер-береңне игәүләп тору дигән нәрсә юк безнең арада. Улыбыз Туфан – медицина көллиятендә гыйлем ала, Азалия кызыбыз мәктәптә укый. Сирәк кенә эләгә торган ялларда улым белән балыкка йөрергә, агымсуга карап серләшеп утырырга яратабыз. Балаҗанлылык миңа әтидән күчкән сыйфат булса кирәк. Әти бик-бик ярата иде балаларны. Бөтен булмышы белән педагог булды. Аннары, хатынкызга ихтирамлы булуны да гаиләдә күреп үстем. Әтием әнигә һәрвакыт хөрмәт белән карады. Алар бер-берсен күз карашыннан аңлап яшәделәр. Әтием урын хастасы булгач, Ландышның кулы җиңел дип, даруларны аның кулыннан кабул итте. Әнием сабыр холыклы, гаилә учагын саклаучы, уллары һәм кызы, киленнәре һәм кияве белән уртак тел таба белүче зирәк ана. Оныклары да бик ярата үзен. Бездә: «бу – килен, бу – кияү» дип аралау юк. Тагын ни кирәк кешегә? Булганына канәгать булып яшәргә, күңел биреп эшләргә язсын. – Илфак Шамилевич, эчкерсез әңгәмәгез өчен рәхмәт. 

*** Ярты гасырлык гомер юлын матур үтү – алтын юбилейга җитү – язмыш бүләге. Сайлаган һөнәреңне ихласлык белән, булсынга дип башкару, халык ышанычын аклау – язмыш бүләге. Тулы, матур гаиләң булу – язмыш бүләге. Балачагыңны – гомергә истә калган сабыйлык чорларын сагыну – язмыш бүләге. Әнә шул олы нигъмәтләрнең кадерен белеп, саклап һәм аны тагын да баетып яшәүче Илфак Шамил улы Бариевны редакциябез белән яратабыз, аның игелекле эш-гамәлләрендә булышлык күрсәтергә тырышабыз һәм хуплыйбыз. Алтын юбилеегызны алтын хәрефләр белән язылырдай матур эш-гамәлләрегез белән каршылыйсыз. Игелекле эшегездә бары тик уңышлар юлдаш булсын! Гаилә бәхете, балалар игелеге һәм тигез тормыш телибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев