Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Ветеран Мөнирә әби «Гигант»та эшләгән елларын искә алды

Яңа Сарайлы авылында гомер итүче, тыл һәм хезмәт ветераны Мөнирә әби Фәйзуллинага 90 яшь тулды. Безнең әниебез Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында 11нче бала булып дөньяга килә. Алар авыр сугыш елларында дүртенче сыйныфның икенче чиреген генә укып калалар. Колхозда нинди авыр эш бар, барысы да әнием һәм аның кебек яшүсмерләр...

Яңа Сарайлы авылында гомер итүче, тыл һәм хезмәт ветераны Мөнирә әби Фәйзуллинага 90 яшь тулды.

Безнең әниебез Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында 11нче бала булып дөньяга килә. Алар авыр сугыш елларында дүртенче сыйныфның икенче чиреген генә укып калалар. Колхозда нинди авыр эш бар, барысы да әнием һәм аның кебек яшүсмерләр җилкәсенә төшә. Сугыш беткәч, аларны Пермь өлкәсенә 7 айга урман кисәргә дә җибәрәләр.

Әтием белән әнием бергәләшеп өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Әниебез һәрвакытта да шат күңелле, авырлыкларга баш бирмичә яшәгән. Әле хәзер дә үз акылында, өйдәге барлык эшләрне башкарып яши. Без, балалары, атна саен янына кайтып йөрибез. Газиз кешебезгә олуг юбилее уңаеннан алдагы тормышында да ныклы сәламәтлек, безгә терәк булып, сөендереп, озын-озак яшәвен телибез.

Әниебезне тәбрик итәргә дип, район хакимияте җитәкчеләренең килүе дә - шатлык өстенә шатлык булды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Гөлнара Ганиева, район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов, Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы Марат Фазылҗанов, авылыбызның клуб мөдире Гөлия Сәлимова әниебезгә изге теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар. Галимҗан Сәетҗан улы белән әнием «Гигант» совхозында бергә эшләгән вакытларын искә алып утырдылар, хатирәләрен яңарттылар. Әнием мондый котлауларга бик сөенде, рәхмәтләрен укыды.

Балалары, туганнары, оныклары исеменнән кызы Ризидә.

Фото гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев