Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Тукай районы «Татарстан» совхозы поселогында яшәүче һәр милләт вәкиленең язмышы үзенчәлекле

Поселокта яшәүче таҗик милләте вәкиле Хуршед Муродов 1996 елда, 17 яшендә, бәхет эзләп үз иленнән чыгып киткән һәм язмыш җилләре аны безнең районга китергән. Грузин Елгуджа Дилебашвили 1988 елда Яр Чаллыда армия хезмәте үткән, язмышы шул вакыттан ук безнең республика белән бәйле. Удмурт халык вәкиле Николай Конькинның исә «Татарстан» совхозы...

Әле берничә ел гына «Татарстан» совхозы поселогында 20гә якын милләт вәкиле яши дип язган идек. Бүген инде аларның саны 25кә җиткән. Күпчелекне руслар, татарлар тәшкил итә, керәшеннәр, удмуртлар, таҗиклар, грузиннар, әрмәннәр, азәрбәйҗаннар, белоруслар, украиннар, кореецлар, көрдлар, чуашлар, башкортлар һәм башка халыклар бар бу җирлектә.

Удмурт Николай Конькин - 2016 елның «Супер бабае»

Николай Конькинга бүген 72 яшь. КАМАЗ төзелгән елларда ул бу якларга хатыны Валентина Афанасьевна һәм өч баласы белән килгән. Гаилә шәһәр яны зонасында төпләнергә карар иткән. Шулай итеп, «Татарстан» совхозының төзелеп килүче дуңгызчылык комплексына эшкә килгәннәр. Аннары хатыны белән икесе дә, укып кайтып, шушы оешмага кочегар булып урнашканнар, икесе дә 31әр ел шушы хезмәтне башкарганнар. Хәзер инде алар лаеклы ялда. «Җирлегебездә удмуртлар 20гә якын кеше. Һәрвакыт аралашып торабыз. Бәйрәмнәребезне, йолаларыбызны саклыйбыз, милли ашларыбызны пешерәбез. Пәрәпәч, пилмән кебек үз ризыкларыбыз бар. Руслар, татарлар, күршебездәге башка халыклар белән туганнар кебек яшибез, телләрен дә беләбез, аңлыйбыз», - ди ул. Шул вакытта грузинчалап «исәнмесез» сүзен дә әйтеп куя. Николай Петрович тормышта да бик актив кеше икән, спорт ярата. Җәй көне җәяүләп, кышын чаңгыда һәр көнне ун километр йөреп кайтам, ди ул. Узган ел районның «Супер бабай» бәйгесендә катнашып, конкурсның җиңүчесе булган.

«Кунакка килгән җирдән Грузиягә кире кайта алмадык»

Грузин халык вәкиле Елгуджа Дилебашвили армиядә хезмәт иткән чорда Яр Чаллы кызы Фәридә белән таныша һәм аны үзе белән Грузиягә алып китә. Яшьләр гаилә коралар, ике балалары туа. Әти-әнисе чит милләт вәкилен башта кабул итеп бетермәсә дә, улларының Фәридәне яратуын аңлагач, ризалыкларын бирәләр. Унбер ел Грузиядә яшиләр. Фәридә телне дә өйрәнә, гореф-гадәтләрне дә үзләштерә, грузин ашларын да әзерли башлый. 1994 елда Дилебашвилиларның яшь гаиләсе Яр Чаллыга Фәридәнең әти-әнисенә кунакка кайта. Бу Чечня Республикасында сугыш хәрәкәтләре башланган чор була. Нәтиҗәдә, Елгуджа һәм Фәридә гаиләсенә кире Грузиягә чыгу насыйп булмый. Шулай итеп, алар Фәридәнең әнисендә яшәп калалар. Тбилисида яшь гаилә үз бизнесын башлаган була. Монда да шундый эшкә тотыналар. Арендага киоск алып, сату оештыралар. Шул ук вакытта хуҗалыкларында мал тоталар, аны саталар, үзләренең торакларын булдыралар. Аннары «Татарстан» совхозы поселогында кибет, кафе ачалар. Бүген дә алар шушы бизнесны дәвам итәләр. Дилебашвилилар гаиләсе поселокта үткән чараларның даими иганәчесе дә. Ике кызларының берсе инде кияүдә, Елгуджа һәм Фәридәнең 5 яшьлек оныклары бар. Шулай итеп, Грузиягә кайтасы килсә дә, Татарстанда калырга мәҗбүр булган Елгуджа, башта бик сагынса да, әкренләп бу төбәкне үз итә, ияләшә. «Әни белән һәрдаим аралашып торам, мөмкинлек булганда кайтып киләм», - ди ул. Һәр елны 21 сентябрьдә туган авылы бәйрәмен - «Рождество матери» йоласын билгеләп үтә. Әлбәттә, гаиләсе белән уздыра. «Якташларыбыз Яр Чаллыда да күп, поселокта да байтак. Һәрвакыт очрашып торабыз. Үз җырларыбыз бар. Шәһәрдә дә, поселок сәхнәсендә дә яңгырый алар», - дип сөйли Елгуджа Сергеевич. «Татарстан» поселогының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева аның, чыннан да, сәнгатькә гашыйк булуын билгеләп үтә. «Яраткан милли ризыкларыбыз - хачапури, хинкали, чахохбили, үз согындагы тавык. Татар ашларыннан хатыным Фәридә кыстыбый, бәлеш, манты пешерергә ярата. Сабан туе кебек милли бәйрәмнәргә чыгабыз. Кыскасы, безгә грузин йолалары да, татар йолалары да якын», - ди Елгуджа Сергеевич.

«Россиягә аяк басканда русча бер сүз дә белми идем»

Таҗик Хуршед Муродов та язмышын татар кызы белән бәйләгән. Шунысы кызык, 17 яшендә Россиягә аяк басканда ул бер авыз сүз дә русча белмәгән. Яр Чаллыга туган абыйсына килгән ул. Аннары абыйсы аны «Татарстан» совхозына мал караучы итеп урнаштырган. Соңрак кафега повар булып кергән. Аннары арендага киоск алып, шунда сату оештырган. 2006 елда Яр Чаллы кызы Альбина белән уртак тормыш корганнар. Бүген Әмирбәк һәм Сәлимбәк исемле ике ул, Сөмәя исемле бер кыз үстерәләр. Кече улларына әле яшь тә сигез ай гына.

«Әлбәттә, башта бер-ике ел авыр булды, ияләнә алмадым. Тел белмәү дә нык комачаулады. Хәзер инде русча да сөйләшәм, татар телен дә аңлыйм. Гаиләдә русча аралашабыз. Балалар бераз таҗикча, татарча белсәләр дә, әлегә русча сөйләшәләр. Әле күптән түгел Таҗикстаннан әнием килеп китте. Анда бит әле тагын сигез туганым бар, алар белән телефоннан һәрдаим аралашып торабыз. Ә поселоктагы таҗик милләте вәкилләре (алар биредә 15ләп кеше) туганнарыбыз кебек якын. Бәйрәм саен гаиләләр белән очрашабыз, таҗик ашларын пешерәбез. Хатыным да, мин дә бер-беребезнең йолаларын хөрмәт итәбез», - ди Хуршед Сәид улы.

Муродовлар гаиләсе поселокта шулай ук ике кибет тота. Биредәге халык аларны хөрмәт итә, үз итә. Елгуджа Дилебашвили кебек, Хуршед та иганәчелек өлкәсендә бер генә үтенечне дә кире какмый.

Руслар татарча сөйләшә

Кнәз авыл җирлегендә үзе рус милләтеннән булса да, татарча аңлый гына түгел, яхшы итеп сөйләшүчеләр белән дә еш очрашырга туры килә. Бүген ветераннар һәм инвалидлар советын җитәкләүче, 80 яшьлек Николай Самойлов шундыйлардан. Хатыны Клавдия Ивановна да рус милләтеннән. «Гомер буе татарлар белән яшәдек. Ничек инде аларның телләрен белмисең?» - ди Николай Александрович.

Мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева соңгы вакытта җирлектә барлык милләтләрне туплап, ел саен халыклар дуслыгы фестивале үткәреп килә. Бу чара халыкларны тагын да берләштерә, дуслаштыра, чит җирдә яшәсәләр дә, үз гореф-гадәтләрен онытмаска ярдәм итә. Әнә шулай актив һәм үзара тату яши поселоктагы 25ләп милләт вәкиле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев