7 апрель 2017 яңалыклары
-
Тукай районында «Балкыш»лылар егерменче тапкыр балкыды
Балаларның «Балкыш» сәнгать фестивале быел районда егерменче тапкыр үткәрелде. «Энергетик» мәдәният сараенда узган гала-концертта 154 бала катнашты. Чарада барлыгы 4 балалар бакчасыннан һәм 18 мәктәптән 17 коллектив һәм 11 солист чыгыш ясады.
-
Тукай районы «Татарстан» совхозы поселогында яшәүче һәр милләт вәкиленең язмышы үзенчәлекле
Поселокта яшәүче таҗик милләте вәкиле Хуршед Муродов 1996 елда, 17 яшендә, бәхет эзләп үз иленнән чыгып киткән һәм язмыш җилләре аны безнең районга китергән. Грузин Елгуджа Дилебашвили 1988 елда Яр Чаллыда армия хезмәте үткән, язмышы шул вакыттан ук безнең республика белән бәйле. Удмурт халык вәкиле Николай Конькинның исә «Татарстан» совхозы...
-
«Якты юл» газетасы сайтында өр-яңа бәйге игълан итәбез
«Минем якын дустым» дип атала ул. Бүләкләребез дә әзер. Бу юлы без дүрт җиңүчене билгеләячәкбез. Шулай ук кызыксындыру бүләкләре дә каралган. Иганәчебез - «АТП Чаллы» җәмгыяте җитәкчесе, эшмәкәр Хәмзә Миннебаев. Укучыларыбыздан килгән шелтәләр, теләк-тәкъдимнәрне дә искә алып, бу юлы конкурсыбыз шартларын катлауландырдык. Фотоларның үзенчәлекле булуын да истә тотачакбыз. Ягъни эт-мәчеләр...
-
Яшь тукайлылар паспортлы булды
14 яше тулган егет-кызларга паспорт тапшыруны тантаналы төстә уздыру Тукай районында матур традициягә әйләнде. Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының район миграция пункты оештырган чираттагы шундый чарада паспорт белән бергә әле тагын Россия гражданнары медальләре дә тапшырылды.
-
Тукай районы якташлары Яр Чаллыда очраша
15 апрель көнне 16 сәгатьтә «Энергетик» мәдәният сараенда Спас, Алексеевск, Чистай, Яңа Чишмә районнары якташлары очраша. Керү ирекле. Белешмәләр өчен телефон: 70-16-50. 6+ Фото news.chatoff.by
-
Тукай районында 22 апрельдә – өмә, 29ында – агач утырту көне
22 апрельдә бердәм өмә көне үткәреләчәк. Ләкин авыл җирлекләре территорияләрен чистарту өчен ул көнне көтеп тору мәҗбүри түгел. Җир кардан ачылуга, мөмкинлек булу белән, бу эшкә тотынырга кирәк, диелде район хакимиятендә узган атналык киңәшмәдә. Территорияне санитар чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча икеайлык 1 апрельдән старт алды. Бу турыда район башкарма...
-
Туган көн белән котлау ысуллары – яхшысы һәм яманы
Туган көн нәрсә ул? Хи, шуны да белмәскә, дисезме? Һәр кешенең елга бер килә торган шәхси бәйрәме. Көтеп алынган дип тә өстәрсез. Аны кем көтеп ала? Баланы күз алдына китерик. Бер яшьлек балага да, ике яшьлегенә дә туган көн ни дә, башка көн ни? Өч яшьлек нарасый да аны күп...