Күзләр – алар күңел көзгесе
«Мин сине яратам!» дип кычкырып йөрмиләрдер, мөгаен. Аны үзеңнең яхшы гамәлләрең, яраткан, хөрмәт иткән кешеңә карата кылган изге эшләрең белән дәлилләп тору кирәктер, дип уйлыйм мин үзем. Безнең Нәзир белән мәхәббәт тарихыбызны барлык диярлек туганнар, дуслар да ишетеп беләләр, без аларга аны кызык-мызык хәлләр итеп, гаилә бәйрәмнәрендә сөйләп алган чаклар...
«Мин сине яратам!» дип кычкырып йөрмиләрдер, мөгаен. Аны үзеңнең яхшы гамәлләрең, яраткан, хөрмәт иткән кешеңә карата кылган изге эшләрең белән дәлилләп тору кирәктер, дип уйлыйм мин үзем.
Безнең Нәзир белән мәхәббәт тарихыбызны барлык диярлек туганнар, дуслар да ишетеп беләләр, без аларга аны кызык-мызык хәлләр итеп, гаилә бәйрәмнәрендә сөйләп алган чаклар бик күп булды. Минем Нәзир белән танышуым 1985 елның октябрь аенда (без икебез дә хәзерге Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте, ә ул чорда Татарстан Республикасы культура-агарту училищесы студентлары идек) булды. Мин җәй аенда башка группадашларым белән Астраханьдә студент отрядында булдым һәм, билгеле, сентябрьдә ял итеп, укуга октябрь аенда гына килергә туры килде. Сыйныфка килеп керүем булды, ә анда 30 кыз арасында бер егет утыра, башта мин моңа игътибар итмәдем, бары тик соңыннан гына ул егетнең безнең группада укыячагын һәм аның Совет армиясе сафларында хезмәт итеп кайткан Нәзир исемле егет икәнен белдем.
Мин училищеда берничә көн укыгач, әллә сентябрь аенда ял иткәндә үзебезнең авыл клубында эшләп алырга микән дигән уй башыма килде, һәм кире авылыма кайтып киттем. Ләкин бер көннән мин янәдән училищега кайттым, ә монысы инде әниемнең киңәшен тыңлап, билгеле. Ярар, утырам шулай тулай торак бүлмәсендә, әле кызлар дәрестән кайтып җитмәгәннәр иде, кемдер ишек шакый. Ачтым, ә анда Нәзир басып тора, мине кинога чакыра, «яхшы фильм!» дигән була, «нигә син укуны ташларга уйладың, ташлама!» дип киңәшләр биргән була. Мин ул көнне аның белән кинога бармадым, кызлар горурлыгын саклыйм, янәсе! Әмма бераз вакыттан соң, без аның белән бик нык дуслашып киттек, дуслыгыбыз олы мәхәббәткә әверелде.
1986 елның 23 августында Теләнче Тамак авыл советында тантаналы рәвештә язылышып, Гыймазетдиновлар гаиләсе барлыкка килде. Укуны тәмамлап, бергәләшеп, Яңа Бүләк авылының мәдәният йортына эшкә кайттык. Һәм Нәзир белән менә инде, Аллага шөкер, 31 елдан артык бергә гомер кичерәбез, 3 кыз тәрбияләп үстердек, алтын кебек 3 оныгыбыз бар.
Нәзир мәдәният йортында эшләү дәверендә талантын югары дәрәҗәдә үстерүгә иреште, без барыбыз да аның уңышларына чын күңелдән сөенәбез. Ул моңлы итеп җырлый, үзе дә җырлар иҗат итә, бик күп төрле музыка инструментларында оста итеп уйный, әле менә мәктәп укучыларын курайда уйнарга өйрәтеп килә, уңышлары да матур гына.
Мәкаләмне «Күзләр - алар күңел көзгесе!» дип юкка гына язмадым мин. Нәзирнең авылдашыбыз Зәйтүнә Гайнуллина сүзләренә иҗат иткән «Күзләреңә карыйм» җыры кайда гына яңгырамады, ул җырны Интернетта авторларын әйтеп тә, әйтмичә дә бик күп җырчылар башкаруында ишетергә мөмкин. Шуңа моңа без - балалар, туганнар бик горурланабыз. Аннан соң Нәзир бу җырны «Сиңа атап җырлыйм!» - диюе мәхәббәт билгесе түгелмени?!
Күзләреңә карыйм, күзләреңә. Күзләр - алар күңел көзгесе! Күзләреңә карап елмаюым, Керсез сөюләрнең билгесе!Без барлык парлыларга керсез олы мәхәббәт телибез! Бу дөньяда һәрбер кеше сөйгәнен бер күз карашыннан аңлап яшәсен, бәхетле булсыннар иде, тәүфыйкълы, сәламәт балалар үстерсеннәр!
Дилбәр Гыймазетдинова,
Яңа Бүләк авылы.
Фото язма авторы тарафыннан бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев