Халык язмышы – ил язмышы
Татарстанда 200гә якын милләт яши. Һәрберсенең үз йөзе, үз теле, үз гореф-гадәтләре һәм үз борчулары. Ләкин шушы күпкырлылыгы белән матур һәм бөтен дә инде җөмһүриятебез. Бердәмлекне саклап, ныгытып, һәрдаим үстереп торырга кирәк, дигән фикердә республика җитәкчелеге. Нәкъ әлеге максатны күздә тотып, апрель аенда инде өченче мәртәбә Татарстан халыклары съезды үткәреләчәк.
Халыклар съездының беренчесе 1992 елда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы белән уза. Икенче съезд Казанда моннан ун ел элек - 2007 елның ноябрендә үтә. Делегатлар анда Татарстан Республикасы милли сәясәте концепциясен раслый. III съездны уздыру турында, Дәүләт Советына юлламасы вакытында, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов яңгыратты. Быелгы съездда Татарстанда яшәүче 173 милләтнең һәрберсеннән дә вәкил катнашыр, дип көтелә. Делегатлар җилкәсендә зур бурыч тора, съездда кабул ителгән карарлар нигезендә якындагы 10 ел өчен дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары эшчәнлегенең юнәлеше билгеләнәчәк.
Тукай районыннан әлеге съездда сигез делегат катнашачак. Кандидатлар исемлеге районның иҗтимагый совет утырышында каралды һәм расланды. Шул делегатларның берсе - рус милләте, православие дине вәкиле - Антон Комлев. Шушы җәһәттән без Кече Шилнә авыл җирлеге депутаты, авылдашларын яхшы эш урыны, яхшы эш хакы һәм сыйфатлы продукция белән тәэмин итүче эшмәкәр белән очрашып сөйләштек.
- Антон Павлович, әлеге съездның төп бурычы - республикада яшәгән милләтләрне берләштерү, үзара дустанә мохит булдыру. Әйтегез әле, күпмилләтле Тукай районында, аерым алганда, үзегезнең авыл җирлегендә халыклар дуслыгын сез ничек күзаллыйсыз?
- Ильбухтино - тарихи яктан караганда ук элек-электән рус авылы булган, хәзер дә күпчелекне руслар тәшкил итә. Ләкин татарлар да, башка милләтләр дә бар. Тик милләт буенча бүлү юк. Без барыбыз да Ильбухтино авылы кешеләре, шунда яшибез, гомер итәбез, балалар үстерәбез. Шуңа күрә борчу-шатлыкларыбыз да уртак.
- Ә рухи тормыш, дин ягыннан авыл халкы ничек?
- Әйткәнемчә, авылыбыз элек-электән үк рус авылы булганлыктан, бездә чиркәү эшли. Күптән түгел генә яңа рухани килде. Владимир атакай авылның дини тормышына җан өргәндәй булды. Якшәмбе мәктәбебез эшләп килә. Иконалар язу мәктәбе, остаханә бар. Балалар да, зурлар да бик теләп дини белем ала. Ләкин бу бар авыл халкы православиега күчәргә тиеш дигән сүз түгел. Һәр кешенең үз ышанычы, үз кыйбласы. Һәр кеше үз динен тотарга хаклы һәм авылыбызның һәр кешесе дә дин ягыннан ирекле.
- Барлык дин һәм милләт вәкилләрен дә берләштерүче, дуслаштыручы йолалар, бәйрәмнәр, чараларыгыз бармы?
- Әлбәттә, беркем дә үз эченә генә бикләнеп ятмый. Авылыбызда туган як музее эшли. Җирле тарихчы, авыл җирлеге депутаты Сергей Морозов бу өлкәдә бик күп эш башкара. Милләтебез төрле булса да, тарихыбыз, үткәнебез уртак. Шулай ук гөрләтеп клуб эшли. Анда һәр бәйрәмне зурлап үткәрәләр. Авыл халкы бик теләп килә, үзләре дә тамашада катнаша. Мин үзем кайвакытта шул бәйрәмнәрне оештыручылардан, ярдәм итеп йөрүчеләрдән булам. Инде концерт башланып, залга кереп утырып карыйм әле дигәндә, анда утыру түгел, басып карау өчен дә урын калмаган була. Ишек төбеннән генә күзәтәм тамашаны.
- Ә нинди борчу-проблемалар белән янып йөри авыл халкы, уртага салып нинди сораулар чишәсез?
- Соңгы елларда авылыбыз берничә мәртәбә үсте, авыл җирлеге чикләрен дә киңәйттек. Бер яктан караганда, авылның үсүе, елдан-ел халык саны артуы матур күренеш булса, икенче яктан моның үз борчулары да бар. Беренчедән, авылда юллар проблемасы бик кискен тора. Бер асфальт юлыбыз бар, калганнарына таш түшәлгән. Шәһәр, күрше авыллар белән элемтә бар. Тик шәһәрдән күчеп килгән, уңайлылыкка өйрәнгән халыкны бу канәгатьләндерми. Әлбәттә, кеше камиллеккә омтылып яшәргә тиеш, юллар проблемасы да авыл җирлеге башлыгының күз уңында торган мәсьәләдән санала.
Икенчедән, урамнарны яктырту проблемасы. Бер генә авыл җирлеге бюджеты да мондый проблеманы мөстәкыйль чишә аладыр дип уйламыйм. Юллар түшәү кебек үк, урамнарны яктырту да өстәмә керемнәр таләп итә торган мәсьәлә. Депутат, үз бизнесын шушы авылда башкаручы эшмәкәр буларак, урамнарны яктырту буенча үзем дә бик ныклап шөгыльләнәм. Клубны тулысынча яктырттык. Алга таба да башка урамнарны карау буенча эш алып барылачак.
Өченче, иң борчыган проблема - ул эчә торган суның сыйфаты. Бу өлкәдә төрле фикерләр яңгырады. Су чистарту җайланмасы булдыру вариантын да карадык. Ләкин елдан-ел үсә барган Ильбухтиноны тулысынча чиста су белән тәэмин итәр өчен безгә тулы бер су чистарту корылмасы кирәк. Моның күпмегә төшәсен исәпләп карагач, суны шәһәрдән китертү вариантын да өйрәндек. Ләкин аның монысы да гаять күп чыгым таләп итә торган мәсьәлә. Киләчәктә, әлбәттә, депутатлар корпусы, авыл җирлеге һәм район җитәкчелеге тырышлыгы белән проблемалар үз чишелү юлын табар дип ышанам.
- Съездга нинди уй-ниятләр белән барасыз? Күпмилләтле Татарстан, аерым алганда, Тукай районында гомер итүче кеше буларак, нинди өметләр белән янасыз?
- Татарстан - туган йортыбыз. Шушы уртак йортыбызда һәр милләтнең үз урыны бар. Һәр милләт үзенең гореф-гадәте, теле, мәдәнияте, дине, йоласы белән матур. Шуңа күрә дә рухи үсеш өчен яңа мөмкинлекләр булдырылуын көтәм.
Нәкъ шушы бихисап күп милләтләрнең уртак җирлектә дустанә яшәве, күпкырлы матурлык республика җитәкчелеге дәрәҗәсендә күтәрелә икән, әлеге мәсьәлә съезд утырышларында карала икән, димәк халыклар дуслыгы дәвам итәчәк. Тонык кына бер пыяла кисәгенә охшаш алмаз да бит, бары чарлангач кына кояш нурында җемелдәп торучы күз явын алырлык зөбәрҗәткә әверелә. Эшкәртелгән алмазда кимендә 17 кыр булырга тиеш. Ә Татарстаныбызда яшәүче халыклар дуслыгы «зөбәрҗәтенең» кырлары 200гә якын. Һәр халыкның язмышы Татарстан халыклары съездында уртага салып сөйләшенәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев