19 март 2017 яңалыклары
-
Март аенда бакча эшләре
Март - тәүге яз ае. Яшелчә бакчаларында әле калын кар ята, бураннары да кабатланып тора. Әмма кояшлы аяз көннәр арта, язның якынлашуы инде сизелә. Мартның икенче яртысында кар акрынлап утыра һәм эри башлый.
-
Комментарий калдыр һәм бүләк от
Әлеге хәбәр астына комментарий калдыр һәм бүләккә ия булырсың. Өченче кешегә газета символикасы төшерелгән блокнот һәм ручка бирәчәкбез. Комментарийлар шундук күренми, алар сайт модераторы аша уза. Бәйгенең гадел икәнен күрсәтер өчен сайт администраторына гына күренә торган комментарийларның фотокүчермәсен тәкъдим итәчәкбез. Уңыш бәлки нәкъ сиңа елмаер!!!
-
Халык язмышы – ил язмышы
Татарстанда 200гә якын милләт яши. Һәрберсенең үз йөзе, үз теле, үз гореф-гадәтләре һәм үз борчулары. Ләкин шушы күпкырлылыгы белән матур һәм бөтен дә инде җөмһүриятебез. Бердәмлекне саклап, ныгытып, һәрдаим үстереп торырга кирәк, дигән фикердә республика җитәкчелеге. Нәкъ әлеге максатны күздә тотып, апрель аенда инде өченче мәртәбә Татарстан халыклары съезды үткәреләчәк.
-
Ольга Бузова татар кызы Диләрәгә күлмәк бүләк иткән
Телевидение йолдызы Ольга Бузованың "Привыкаю" җырын ишетмәгән кеше калмагандыр. Көе дә, сүзләре дә телгә тиз арада "вирус" кебек иярә. Радиоларда яңгырый башлауга, "иреннән башка яшәргә күнеккән бу кыз" клип та төшерде. Яшьләрне кыздырып җибәрү максатыннан, бер ай чамасы элек Инстаграмдагы битендә бәйге игълан итте Ольга Бузова. Бирем - клип сценариен...