Галиәхмәт агага Тукай районы Татарстан поселогы халкы бик рәхмәтле
Мәңгелек йортны карап, тәртипләп торуга алынган кеше авылда иң саваплы эш башкаручыларның берседер, мөгаен. «Татарстан» совхозы поселогының мөселман зиратында бу изге гамәлне Галиәхмәт ага Закиров үз өстенә алган. Инде сигезенче дистәсен ваклап барса да, бүген поселокта мәет җирләү йоласын аңа ышанып тапшыралар. Менә 20 ел инде Галиәхмәт Нури улы ләхет...
Якыннарын югалтучылар кадерлеләрен җир куенына иңдерү буенча авылда иң беренче Галиәхмәт агага мөрәҗәгать итәләр. Ул кемгә кайсы урыннан кабер казырга икәнен күрсәтә, бу эшне үзе оештыра. Поселокта кабер казуны, нигездә, мәрхүмнең туганнары башкара. Ә ләхет алу бары тик Галиәхмәт Нури улы җаваплылыгында.
Зират җыештырулар, язгы өмәләр барысы да Галиәхмәт Закировның ныклы контролендә. Узган яз поселокның мөселман зиратында күңелсез хәл булган - территорияне су баскан. Насосларын, техникасын һәм, ниһаять, эшләргә кешеләрен табып, суны суыртканнар. Быел кышка кергәнче зират тирәли траншея казып калдырганнар - язын былтыргы хәл кабатланмас дип ышана Галиәхмәт ага. Шәхси ихатадагы кебек үк, һәрдаим кул тидереп тормасаң, зират территориясе дә, каберләр дә ташландыкка әйләнә. «Шуңа күрә өмәләрне дә уздырып торырга тырышабыз, картайган агачларны кисеп торабыз. Ләкин өмәләргә күбрәк кеше килсен иде», - ди Галиәхмәт ага.
Зиратның гына түгел, авылдагы мәчетнең дә хуҗасы икән әле ул. Мәчеткә җылылык кертүне дә үзе башлап йөргән. Һәр көнне иртән һәм кич белән барып бинаны тикшереп кайта Галиәхмәт Закиров. Алай гына да түгел, төннәрен дә мәчет юлын урап кайта ул. Җәен мәчетнең керү юлында, гомумән, тирә-ягында үләннәрне чабуны, тәртиптә тотуны оештырса, кышын капка төбен кардан чистарттыра. Гомумән, хуҗалык эшләренең берсен дә күз уңыннан читкә җибәрми. Ләкин поселокта мәчеткә йөрүчеләрнең аз булуына эче поша Галиәхмәт аганың.
Галиәхмәт ага Закиров үзе Югары Байлар авылыннан. «Татарстан» совхозы поселогына 1966 елда килеп төпләнгән. Шушы поселок кызы Нурдия белән шул елларда гаилә корганнар. Быел бергә гомер итүләренә 52 ел тула икән инде. Өч бала үстергәннәр, инде оныклары да буй җиткергәннәр. Кызганычка, 23 яшен тутырган бер оныкларын җир куенына да салырга туры килгән әби белән бабайга. Өч ел элек булган әлеге юл-транспорт фаҗигасен хәтерләрендә яңарту бик авыр аларга: күзләренә яшь килә, тамакларына төер тыгыла. «Тагын ике оныгыбыз бар. Аларның тәүфыйклы булып үсүләренә сөенәбез. Исән-сау булуларын, тормышта үз юлларын табуларын телибез», - диләр Галиәхмәт Нури улы белән Нурдия Ислам кызы.
«Тормыш иптәшем Нурдия белән бер сүздә булмасак, һәрвакыт аның ярдәмен тоймасам, бу яшемдә болай җәмәгать эшләрендә йөри алмас идем», - ди Галиәхмәт ага. Гомер буе бер сүздә булып, бер-берсен күз карашларыннан аңлап яшәгәннәр. Галиәхмәт абый җитештерү кооперативында шофер, комбайнчы, тегермәнче булып эшләгән, аннары «Кама-Бекон» җәмгыятенә складта төяүче булып урнашкан. Лаеклы ялга да шуннан киткән. Нурдия апа исә фермада сыерлар сауган.
Бүген дә маллар тотып, тулы канлы тормыш белән көн күрәләр Закировлар: сыер, бозау асрыйлар, тавыклары бар. Балалары да һәрвакыт әти-әниләренең хәл-әхвәлен белешеп торалар, йортка юлны өзмиләр. Әнә шулай җәмгыятькә кирәкле булып, авылдашларының хөрмәтен казанып, кирәк вакытта үз киңәшләрен биреп яши беләләр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев