23 март 2017 яңалыклары
-
Казанда Нәүрүз бәйрәме була
Татарстан халыклар ассамблеясы Казан ипподромы Хан сараенда концерт программасы оештыра. 25 мартта Казан ипподромы мәйданындагы Хан сараенда Нәүрүз бәйрәме булачак. Бу хакта Татарстан халыклар ассамблеясы матбугат хезмәте җиткерә. Нәүрүз яисә «иранча Яңа ел», Кавказда, Үзәк һәм Көнбатыш Азиядә һәм Идел буенда язын, көн белән төн тигезләшкәндә, билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан...
-
Тукай районы яшь гражданнарына паспорт тапшыру тантанасы булды
-
Сәламәт яшәү рәвеше үзебез өчен кирәк
Олыгая барган саен кешенең организмы какшый, әле бер, әле икенче чир баш калкытырга гына тора. Табибка барсаң, хәзер әллә нинди әйбәт дарулар язып бирәләр, әллә нинди кыйммәтле анализлар ясатырга була анысы. Тик менә аптека киштәсе янына килеп баскач кына шаклар катасың: даруларның бәясе айлап түгел, көнләп күтәрелә. Пенсия акчасын кыйммәтле...
-
Галиәхмәт агага Тукай районы Татарстан поселогы халкы бик рәхмәтле
Мәңгелек йортны карап, тәртипләп торуга алынган кеше авылда иң саваплы эш башкаручыларның берседер, мөгаен. «Татарстан» совхозы поселогының мөселман зиратында бу изге гамәлне Галиәхмәт ага Закиров үз өстенә алган. Инде сигезенче дистәсен ваклап барса да, бүген поселокта мәет җирләү йоласын аңа ышанып тапшыралар. Менә 20 ел инде Галиәхмәт Нури улы ләхет...
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Ирек» җитештерү кооперативы җитәкчесе Рөстәм Рәхим улы Хаҗиев Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде. Авыл хуҗалыгын үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Чаллы-Бройлер» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең җитештерү бригадасы участогы башлыгы Ләйсинә Мирзанур кызы Равиловага «Татарстан...
-
Тукай районында 8 мартта югалган 16 яшьлек кыз Сарапул шәһәрендә табылган
Юлия моңа кадәр инде сигез тапкыр өеннән киткән булган. Ике атна дәвамында Тукай районында, якындагы авыл-шәһәрләрдә Иске Дөреш авылы кызы - 16 яшьлек Юлия Немыхны эзләү чаралары барды. Юлия өеннән 8 март көнне көндезге өчтә чыгып киткән була. Ниһаять, 22 мартта кыз баланы кичке уннар тирәсендә Сарапул шәһәренең бер кибетендә...
-
Язгы ташу вакытында Тукай районында кайсы буалар китәргә мөмкин
Һава температурасының төнлә ноль градустан түбән торуы язгы ташу кинәт кузгалмасын өчен бик яхшы, дип белдерелде ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында. Белгечләрнең әйтүенчә, быел кар соңгы берничә ел белән чагыштырганда, 20-70 процентка югары булган. Узган еллардагы кебек, ташу китү быел да апрель башында көтелә.
-
Җәвит Шакиров Салаваттан нигә көнләшә?
Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар белән Ләйсән һәм Салават Фәтхетдиновлар гаиләсе Дубайда ял итә. Инстаграмда Җәвит Шакиров көн саен сәфәрләрен күңелле үткәрүләре белән таныштырып бара. Шулай ук Абу-Даби шәһәрендә Ак мәчет янында Салават Фәтхетдиновның 4 хатын-кыз белән төшкән фотосын куйган. "Бер үзенә 4 хатын. Менә ул кайда бәхет", - дип тә...