Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Бордыбаштан Абдуллиннар: буыннар татулыгы нәселдән килә

Бордыбашта яшәүче Абдуллиннарны авыл җыенында җирлек башлыгы Роза Әбделмәнова үрнәк гаиләләрнең берсе буларак билгеләп үткән иде. Аерата килен-каенана мөнәсәбәтләренең бик матур булуына соклануын белдергән иде. Бүген берничә буын тату булып яшәүче гаиләләр, чыннан да, бармак белән генә санарлык. Арсен Сәүбән улы һәм Галия Гали кызы инде 52 елдан артык бер...

Галия апа үзе дә каената һәм каенана белән 20 ел гомер иткән. Әле ул вакытта яннарында Арсенның әбисе белән бабасы да яшәгән. Яшьләр өйләнешкәндә Галиягә - 16, Арсенга 19 яшь була. Олы кызлары Кифая туып бер атна үтүгә, Арсенны армиягә алалар. Хабаровск өлкәсендә хезмәт итә ул. Галиягә ул чакларда каената белән каенанасы нык булыша. 70нче елда гаиләдә тагын бер кыз бала - Фирдания аваз сала, аннары инде төпчекләре Марсель дөньяга килә. «Ул вакытта иске генә йорт иде. Шунда өч буын вәкилләре тату гына яшәдек», - дип ул елларны хәтерләрендә яңарталар Абдуллиннар. «Кызлары урынына күрделәр Арсенның әти-әниләре. Рәхмәт аларга. Сигезенче сыйныфны тәмамлаган көнне фермага сыер саварга төшкән идем, кырык ел шул хезмәтне башкардым. Өемдә шундый терәкләрем булмаса, эшли алыр идемме - белмим. Балаларымны карарга бик нык ярдәм иттеләр», - дип өсти Галия апа.

Арсен абый гомер буе хуҗалыкта шофер булып эшләгән. Совхоз фермасыннан Яр Чаллыга сөт ташыган. Намуслы эше III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бәяләнгән. Галия һәм Арсен Абдуллиннар бүген икесе дә хезмәт ветераны исемен йөртәләр.

Лаеклы ялга чыккач та, Арсен Сәүбәнович бер күнеккән эшен дәвам итә - үз машинасында шәхси хуҗалыклардан сөт җыярга керешә. Җиде авылдан җыелган сөтне Яр Чаллыга комбинатка илтеп тапшыра. Үзе бик таләпчән дә була - ул елларда сөт югары сорт, ким дигәндә беренче сорт белән китә. Пенсиядә ун ел буе шушы эшне башкара Арсен Абдуллин. Әлбәттә, җиңел эш түгел, күп көч, төгәллек сорый торган хезмәт. Кешеләр белән эшләгәндә түзем, итагатьле, шул ук вакытта гадел дә булу кирәк.

Арсен абыйга бүген - 71, Галия апага 67 яшь. Шулай булса да, кул кушырып өйдә утыра торганнардан түгел алар. Шәхси хуҗалыкларында бүген 19 баш эре терлек кенә тоталар: ат, үгез, 10 савым сыер, таналар, бозаулар... «Әлбәттә, үзебез генә карамыйбыз, улыбыз Марсель, киленебез Гөлнур һәм оныкларыбыз белән бергәләп эшлибез», - диләр алар. Ун сыерның сөтен һәр көнне иртән һәм кич кул белән савалар. «Саву аппаратыбыз да бар, ләкин кул белән сауган сөт тәмлерәк була», - диләр алар. Сөтне һәр көнне Яр Чаллыга илтеп саталар. Инде ГЭС базарында үзләренең клиентлары барлыкка килгән, иртән үк чыгып Абдуллиннарның килгәнен көтеп торалар. Җәй көннәрендә көненә 100-150 литр сөт саталар. Шәхси ярдәмчел хуҗалыкларны үстерү буенча республика программасы кысаларында дәүләт ярдәме алып, бүген терлекләр өчен яңа сарай төзиләр. Җир участогың булмаса, малларны асрап булмый. Үзләренең пай җирен, кызы Фирдания гаиләсенең пай участокларын терлек азыгы үстерү өчен файдаланалар, гектардан артык мәйданга бәрәңге утырталар. Ике тракторларын, бер йөк машинасын көн саен кабызмый калмыйлар. Мал үстереп көн күрәбез, диләр Абдуллиннар.

Гаиләдә татулык булмаса, икең ике якка тартса, әлбәттә, эше дә уңай бармас иде. Үзара юл куешып, бер-берсенең фикеренә колак салып яшәү электән үк килә Абдуллиннарда. Уллары Марсельнең дә әнә, әти-әни белән бер түбә астында яшәп булмас, дигән уй башына да кермәгән. Әлбәттә инде, ата-ананың да бердәнбер улларын төп йорттан чыгарып җибәрәселәре килмәгән. Мәктәпне тәмамлагач та тракторга утырган Марсель. Гөлнур да авыл эшеннән курыкмый торган булып чыккан. 21 яшендә Зәй районы Шыкмай авылыннан килен булып төшкән ул Бордыбашка. «Әти-әнигә рәхмәттән башка сүз юк. Аларның ярдәме белән яшибез, балалар үстергәндә дә олы терәк алар безгә», - ди Гөлнур. Дөрес, Марсель белән Гөлнурның игезәкләре инде үсеп беткән, олы тормыш юлына аяк басып яткан көннәре. Инзилә Яр Чаллыда автомеханика техникумын тәмамлап, югары уку йортына читтән торып укырга кергән. Илназ шушы техникумда белем ала, уку белән бергә эшкә дә урнашкан. Язга армиягә китәргә исәбе. «Оныклар да кече яшьтән үк кул арасына кереп үстеләр. Яңа сарайны төзегәндә дә нык ярдәм итәләр. Шушы авылда яшәүче кызыбыз Фирдания һәм киявебез Хамисның балалары - Данис белән Рәмзил дә олы ярдәмчеләребез. Төзелештә дә аларның өлеше чиксез зур булды», - дип билгеләп үтә әби белән бабай. Олы кызлары Кифаяның да гаиләсе, шәһәрдә яшәсә дә, биредә үз йортын төзегән, участокларында сезонына икешәр тапкыр бәрәңге алалар. Балалары турында да бик җылы итеп сөйлиләр Арсен ага белән Галия апа, оныкларын да бик яратканнары күренеп тора. Гомумән, бусагадан атлап керүгә үк ниндидер бер җылылык чолгап ала бу йортта, гаиләдәгеләрнең һәрберсендә тормыштан канәгатьлек, шөкер итеп яши белү сизелә.

Зал бүлмәсенең түрендә гармуннар һәм баяннар тезелеп тора. Барысы җидәү алар. «Көн саен шуларны кулыма алмыйча калмыйм. Беренче мәртәбә гармунны миңа 7 яшь вакытта сатып алганнар иде. Аның өчен әти-әнигә берничә сарыкны суярга туры килде. Гармунны Бигештән алып кайттык», - дип сөйли Арсен абый. Шулай итеп, мәктәп елларыннан ук сәнгатькә тартылган Арсен бүген дә тормышын гармун моңыннан башка күз алдына китерә алмый. Галия апа җырлый. Бер картлыкта, бер яшьлектә дип, бәйрәм саен авыл клубы сәхнәсен бизиләр әле алар. Клуб мөдире булып эшләүче кызлары Фирдания дә әтисе белән әнисен тынычлыкта калдырмый. Җырга-моңга сәләт шулай ук оныкларга да күчкән.

Әнә шулай яшәүнең һәр мизгеленнән ямь табып, бер генә сәгатьләрен дә бушка уздырмыйча, бер-берсен хөрмәт итеп тормыш итә беләләр Бордыбаштан Абдуллиннар. Эшен дә эшлиләр, ялын да лаеклы итеп үткәрәләр. Бүгенге тормышлары барысы да хәләл хезмәт белән төзелгән. Шулай ук гаиләдәге һәркем тыйнак та булып кала белә: балалар әти-әни канатына сыенып яшибез дисә, Арсен абый белән Галия апа исә балаларыбыз тормышта төп көчебез һәм терәгебез дип ассызыклыйлар. Буыннар татулыгы әнә шундый буладыр инде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев