3 март 2017 яңалыклары
-
Күрше районда песиләр мәрхүм хуҗаны ашаган
Әҗәлең килеп җиткәч, авызыңа бер тамчы су салыр кешең булсын диләр әбиләр. Соңгы сулышыңны алганда, яныңда бер иптәш булса, бу - хәерле үлем була. Ә ялгызлыкта үлүчеләр әлеге бәхеттән мәхрүм. Минзәлә районы Татар Мөшегесе авылында яшәүче 62 яшьлек Тәлгать абый Мусаев көтмәгәндә дөнья куя. Бер тапкыр да өйләнмәгән ир күңеленең...
-
РФ Үзәк банкы бүгеннән Татфондбанк һәм Интехбанкның лицензияләре алынуын белдерде
РФ Үзәк банкы матбугат хезмәте бүген Татфондбанк һәм Интехбанкның лицензияләре алыну турында хәбәр итте. Хәбәрдән күренгәнчә, әлеге кредит оешмаларында банк операцияләрен башкару 2017 елның 3 мартыннан тыелды. Искә төшерәбез, Татфонбанкта узган елның 15 декабреннән өч айга мораторий кертелеп, вакытлыча идарҗ итү өчен "Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы" билгеләнгән иде. Интехбанкта исә мораторий...
-
«ТФБ-Финанс» җинаять эше: барлык гаепләнүчеләр дә апрельгә кадәр сак астында булачак
«Татфондбанк» һәм «ТФБ Финанс» оешма хезмәткәрләренең адвокатлары бу карарга карата шикаять бирде. Татарстан Республикасы Югары Суды «ИК "ТФБ Финанс" кертемчеләренең 90 миллион сум акчасын урлауда гаепләнүченең гаризасын тикшерде. "Татфондбанк" оешмасының базарда кыйммәтле кәгазьләр белән актив операцияләр башкару идарәсе җитәкчесе Рөстәм Тимербаев кулга алмауны сорап, шикаять язган. Суд әлеге шикаятьне кире...
-
Гаражда янып беткән +ФОТО
Бүген иртәнге биштә Тукай районы Татарстан совхозы поселогында гараж эчендә машина тулысынча янып бетә. Йорт хуҗасы янгын сүндерүчеләргә хәбәр иткәнчә, гаилә алдагы көндә кичке сәгать биштә, шәһәрдән кайтып, машинаны гаражга кертеп, зур йозак белән бикләп куя. Машина хуҗасы, кино карап, төнге бердә генә йоклап китә. Кара таңнан машинасының пульты тавыш...
-
Бордыбаштан Абдуллиннар: буыннар татулыгы нәселдән килә
Бордыбашта яшәүче Абдуллиннарны авыл җыенында җирлек башлыгы Роза Әбделмәнова үрнәк гаиләләрнең берсе буларак билгеләп үткән иде. Аерата килен-каенана мөнәсәбәтләренең бик матур булуына соклануын белдергән иде. Бүген берничә буын тату булып яшәүче гаиләләр, чыннан да, бармак белән генә санарлык. Арсен Сәүбән улы һәм Галия Гали кызы инде 52 елдан артык бер...
-
Газетаның чыгу тәртибендә үзгәрешләр бар
8 Март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме буларак бәйрәм ителә, бу көнне тукайлыларны ял көтә. Бу көннәрдә газетаның чыгу тәртибендә дә үзгәрешләр бар. Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Киләсе атнада «Якты юл» («Светлый путь») газетасы бер тапкыр, 10 март көнне «Атна вакыйгалары» белән бергә дөнья күрәчәк. Безнең белән калыгыз!
-
Район хатын-кызлары Наилә Гессерны легендар табиб диләр
8 март көнне районның берничә хатын-кызы Казанга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы бәйрәмгә барачак. Алар арасында район үзәк больницасы баш табибының дәвалау буенча урынбасары, гинекология бүлеге мөдире, югары категорияле табиб Наилә Гессер да бар.