Авылыбызның маягы иде
«Наил белән бергә уйнап үстек. Авылыбызда күмәк башкара торган эш-мәшәкатьләрне ерып чыгуда да, рухи яктан да калканыбыз иде ул. Үзен күрсәтергә яратмады. Ничек булгандыр, зиратны чистартканда миңа кул изәп, елмаеп фотога төште. Күз алдымда шул көләч йөзе. Без туганнар сыман булдык. Авыл җирлеге башлыгы буларак та, гаилә дусты буларак та, Иштирәк халкы өчен, туган җире өчен җан атып яшәгән кешене югалту бик авыр булды. Яшь көе фаҗигале төстә гомере өзелгән Наилне авыл халкы теленнән төшерми. Аны соңгы юлга озатырга бөтен авыл халкы, Түбән Камадан һәм Яр Чаллыдан мөселманнар бик күп килде. Авылыбызның маягы сүнмәде – варислары да нәкъ әтиләре төсле», – ди Иштирәк авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Гарифуллина фаҗигале рәвештә якты дөньядан киткән Наил Хәмидуллин турында.
Наил дүрт улына һәм нәни кызы Зәйнәпкә яхшы тәрбия биреп калырга өлгерә.
– Соңгы арада аеруча ашкынып, дәртләнеп эшләде. Өлгерим, өлгерим дигән сыман гел ашыкты. Зиратны картайган, корыган юан агачлардан чистарту эшен дә авырга санамады. Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дип, дүрт малае белән беррәттән сеңелесе Венераның улын төрле эшләргә өйрәтте. Оныклар кечкенәдән кул арасына кереп, эшләп үстеләр. Шуңа да алар мал-туар карауны, хуҗалык эшләрен җиренә җиткереп башкаралар. Мөгезле эре терлек, кәҗә-сарык асрыйбыз, кош-кортны да күп тотабыз. «Безнең халык ир-ат дип, ир белән атны янәшә куеп сөйләшә. Бабаларыбыз малай чакларыннан аргамакларда тоякларыннан ут чыгарып чапкан. Ат иярләү – ирләр эше. Төннәрен учак ягып, көлдә бәрәңге пешереп ат саклаулар ни тора! Улларым шуның ямен-тәмен тоя белсеннәр», – дип, Наил улым ат асрый башлады. Безгә кергән һәм шәһәрдән кунакка кайткан балаларны атка атландырып йөртеп кайта иде. Шундый акыллы мал бит ул ат. Таянычларым белән улым калдырган мирасны сакларбыз, – дип, трактор белән җир кишәрлеген эшкәртүче оныкларына күрсәтә Наилнең әнисе Нина апа.
Наил һәрчак балалары белән бергә эшләгән. Мал азыгын да мул итеп әзерләгәннәр, төргәк-төргәк печән, эскерте белән салам, келәт тулы ашлык, эре-эре кабаклар... Яңа мунча янәшәсендәге утынлыкта шырпы кабыдай тигез, матур итеп ярылган утыннар әрдәнәләп өеп куелган. Сокланып карап торуымны сизде булса кирәк, Нина апа: «Эшне җиренә җиткереп, матур итеп башкарырга яратты. Балаларын да шуңа өйрәтте. Әнә, кисеп ярылган утыннарга сокланмаган кеше юк, аларын балта белән кулдан ярганнар иде. Менә, бу – утын яргыч. Тракторга тоташтырып утын яра торган механизм ясап куйдылар. Оныкларыма Аллаһ Тәгалә зиһен биргән, – ди Нина апа оныклары белән горурланып. Ихатада – карт. Аны да малайлар ясаган. Картингны яраталар икән. Атта да чабалар, картта да җилдерәләр замана егетләре, афәрин!
Нина апа – керәшен кызы. Моннан ярты гасыр элек – унтугыз яшендә юллама белән Иштирәккә эшкә килә ул. Кибеттә сатучы булып эшли. Авыл кешеләре аны үз кызларыдай кабул итәләр, яраталар. «Базага товарга киткәч исән-имин кайтуымны теләп әбиләр дога кылалар иде. Шушы авылның Нияз исемле егете белән яратышып кавыштык – никах укыттык. Шунда ук күңелем белән Ислам динен якын иттем. Совет чорында ук бөтен эшне дә Бисмилләһ белән башладым. Килен булып төшкәндә йортта сигез кеше иде. Иремнең әнисе – биемем һәм аның каенанасы белән каенатасы (минем олы бианам белән биатам була инде), өч каенсеңелем, фатирда торучы кыз, ирем белән мин. Кечкенә өйдә дүрт-биш буын үзара сыешып яшәдек. Аннан йорт җиткердек. Улыбыз һәм ике кызыбыз туды. Сатучы булып та, клуб мөдире булып та эшләдем. Авыл халкын бик яраттым, чөнки алар мине үз итте. Бүген дә шул рухта яшибез», – ди Нина ханым.
Без сөйләшеп торган арада йортка күршеләре Тәскирә Гарифҗанова килеп керде. «Нинаның холкы күркәм. Наил дә нәкъ шундый иде. Иде дип әйткәч йөрәк сыкрый. Балакайның истән чыгып торганы да юк. Бөтен авылыбыз өчен зур югалту булды. Наил кешелекле, ярдәмчел булды», – ди.
Иштирәк мәктәбендә математика фәнен укытучы Илһамия Идрисова да Наилнең бик яхшы укыганын, зиһенле булганын искә төшерә. Авыл имамы Рәис хәзрәт Миңнуллин исә: «Наилнең үлеме авыл халкы өчен дә зур югалту. Ул – галимнәрдән гыйлем алган укымышлы мөселман иде. Авылыбызда беренче булып хаҗ кылырга барды. Остазлары – Түбән Камадагы Ниязетдин мулла белән Яр Чаллыдагы «Ак мәчет» мәдрәсәсе мөгаллиме Рәфыйкъ хәзрәт. Наил Ак мәчеттә гыйлем алган. Мин белмәгәнемне һәрвакыт Наилдән сорый идем. Шәригать мәсьәләсендә, көндәлек тормышта нинди генә сораулар тумый?! Наил һәрвакыт ярдәм итте. Авыл халкының иманга килүе өчен бик тырышты. Иштирәкне зур бер гаилә итеп күрде ул. Сәдака-җәрия булып барырдай изгелекләр эшләп калдырды, Аллаһ кабул итсен», – ди. «Наилнең эш сәгате иртәнге намаздан соң башлана иде. Таң белән Иштирәккә килеп җитәр, кич, ахшамнан соң гаиләсе янына – Түбән Камага кайтып китәр иде. Мин улымны таң тууга, ә киленем кич белән көтә. Без шул халәттә яшибез әле. Ахирәткә күчүен акылыбыз белән кабул итсәк тә, күңел һаман аны көтә. Ана өчен бала – бәгырь җимеше. «Ир бирмәк – җан бирмәк», – дигән борынгылар. Венерага – киленемә бик авыр. Ул Түбән Камада мәгариф идарәсендә балалар бакчалары буенча бухгалтер булып эшли. Бер-беребезне юатып, бәләкәчләребез – Наилемнең кызы Зәйнәп һәм нарасый оныгы Самат белән юанып яшибез. Кайгыга сабышырга, күңел төшенкелегенә бирелергә ярамый. Биш вакыт намаз укыган саен, улымның рухы шат булсын дип, һәммәбез дә дога кылабыз. Яшьли Ахирәткә күчсә дә, улымны бәхетле дип саныйм. Үзеннән соң иманлы, тәүфыйкълы догачылары калды. Хатыны, дүрт улы да намаз-ниязлы, нәни кызы Зәйнәп тә әнисе белән намазга баса. Аллаһ Тәгалә кайгыларга сабыр итәргә кушкан. Сабырлыкның савабы иксез-чиксез. Без шуны аңлап үзебезне кулда тотабыз», – ди Нина апа.
Кешелеклелек – инсаннарны ярату, аларга карата миһербанлы булу ул. Хәмидуллиннардан гомер буе кеше өзелеп тормый. Элек, Нина ханым яшь килен булган чагында, аларда көндезләрен әбиләр чөкердәшеп чәй эчкән, хәл-әхвәл белешкән. Авылда беренчеләрдән булып телевизор сатып алгач, күрше-тирә өчен аларның өе клуб хезмәтен дә үтәгән – кичен яшьләр телевизор карарга җыелган. Әнә шул рәвешле, Наилдә киң күңеллелек, кеше ярату кебек матур сыйфатлар тәрбияләнгән.
/ Фото Ильмир Хәмидуллиннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев