Апам – яшәү өлгем
Мин кечкенәдән үк Мәрзия апама охшарга тырышып, аңа ияреп үстем. Гаиләдә олысы иде ул. Сугыш башланганда алма кебек өлгереп килә торган чагы, әмма иркәләнеп, көязләнеп йөрергә туры килмәгән аңа... Сугыш, аннан соңгы авыр еллар яшь кызны бик тиз тормыш тәртәсенә керткән. Укырга, югары белем алырга нияте булган да бит. «Тик...
Әтиебезне сугыш башланганчы ук югалткан идек инде. Мин үзем аны гомеремдә бер тапкыр да күрә, «әти» дип әйтә алмадым. Тирә-якка исемнәре һөнәрмәндләр буларак таралган итек басучылар нәселеннән булган ул. Гаиләсен генә җылы итекле итеп калмыйча, авылдашларының, хәтта күрше яклардан килүчеләрнең дә гозерләрен кире какмаган. Шуңа күрә ишле гаилә күтәрә алмаслык салым төшергәннәр. Алтын куллы, игелекле күңелле затка рәхмәт кенә әйтеп яшисе иде дә бит... Салымын вакытында түләмәгән өчен аны төрмәгә утыртканнар һәм ул Казан төрмәсендә ачка интегеп үлгән. Билгеле инде, атасыз калган ишле гаилә балаларына тормышка яраклашырга, үз көчләре белән яшәргә өйрәнергә туры килә.
Зирәк акыллы, тырыш апам 15 яшеннән колхозда хисапчы һөнәрен үзләштерә. Төгәллеген, белем тирәнлеген күреп, аны баш бухгалтер итеп куялар. Биредә ул 15 ел хезмәт куя. Аннары 25 ел почта бүлеге башлыгы булып эшли. 40 ел стажы, күп санлы Мактау кәгазьләре бар аның.
Апам Мәрзия, сугыштан җиңү яулап кайткан авылыбыз егете Гәрәй Мөнәвиров белән бик матур гаилә корып, 4 бала тәрбияләделәр. Алар да, әти-
әниләре үрнәгендә, тырыш, намуслы, игелекле булып үстеләр. Тормыш гел бер агымда гына бармый шул - кайгылары да, авыр сынаулары да була. Гәрәй җизнәбезнең вафатына да күп еллар үтте, апам газиз улын да җирләде. Кайгыларын сабырлык белән кичерә белүе, башкаларны хәсрәткә салмаска тырышуы белән дә үрнәк ул безгә.
Еллар үзенекен итә. Әле күптән түгел генә Сәмәкәй авылында гомер итүче кадерле апабыз Мәрзия Нуриәхмәт кызы Нуриәхмәтова 90 яшен тутырды. Аны гомер бәйрәме белән котларга, ил башлыгы Владимир Путинның котлау хатын тапшырырга район хакимиятеннән вәкилләр килүе аңа яшәү көче биргәндәй булды. Бүгенге көндә кече кызы Гөлшат гаиләсендә яши ул. Үзе әйтмешли, кыш чыгарга килде. Язлар җиткәч, Аллаһы боерса, туган авылыбыз Сәмәкәйгә, нигез йортына, кайтыр. Кышын тынып торган йорт балалары, онык-оныкчыкларының шатлыклы тавышларына күмелер, дип язып җибәргән редакциябезгә Мәрзия әби Нуриәхмәтованың сеңлесе Наҗия Зиннәтуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев