19 февраль 2017 яңалыклары
-
Тукай районында Библиокыш китап бәйрәме узды
Китап, әдәбият һәм китап укуга мәхәббәт бәйрәме өч көн дәвамында барды. Тукай районында уникаль һәм бик үзенчәлекле проект старт алды - ел фасыллары китап фестивале. Библиокөз узды, ә бүген исә Библиокышны да тәмам иттек. Ул Круглое Поле поселогының күпфункцияле үзәгендә үткәрелде. Бәйрәм тәмамланды, ә китапханәләргә юл һәрвакыт ачык килеш кала...
-
Апам – яшәү өлгем
Мин кечкенәдән үк Мәрзия апама охшарга тырышып, аңа ияреп үстем. Гаиләдә олысы иде ул. Сугыш башланганда алма кебек өлгереп килә торган чагы, әмма иркәләнеп, көязләнеп йөрергә туры килмәгән аңа... Сугыш, аннан соңгы авыр еллар яшь кызны бик тиз тормыш тәртәсенә керткән. Укырга, югары белем алырга нияте булган да бит. «Тик...
-
Макарон
Макаронны «йомшак» һәм «каты» сортларга аерып йөртәләр. «Каты» сортларны ялтырап торган өслеге, кара төрткеләре, алтынсу төсе буенча аерырга була. «Каты» сортлы макаронның кырыйлары «пыяла сыман», ул ватылмаган, онланмаган. Мондый макарон тутырылган савытка «А группасы», «1нче класс», «durum», «каты бодай» дип язылган була. «Йомшак» сортлы макаронның өслеге кытыршы, төсе ачык сары,...
-
Ата шөгыле – улга, баба шөгыле оныкка күчә
Кемдер күңел матурлыгын көйләргә сала, кемдер сүз сәнгатенә бирелеп китә, кемнәрдер картиналар яза, ә Аулаш авылыннан Робим Дорофеев, бизәкләп-бизәкләп, челтәрләп-челтәрләп, агач эшләнмәләре ясый. Авылның һәр өенә аның кулы кергән - тәрәзә япмалары, ишекләр, өстәлләр, икона кую почмаклары, фоторәсем кысалары, шкатулкалар, тагын бик күп эшләнмәләр.
-
Тукайлылар Парламент дәресендә катнашты
Тукай районының тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашып, «Парламент дәресе - 2017»дә катнашты.
-
Беренче укытучым
Туган авылымның башлангыч мәктәбе бусагасын хыялый өметләр белән атлап керүемә быелның көзендә 55 ел тула. Безне, урамнан кергән малай-кызларны ачык йөз белән аркабыздан сөеп каршылаган, һәрберебезгә мул итеп йөрәк җылысын өлешкән мөлаем укытучыбыз Тәслимә апа Хурамшинаны гомерем буе тормышым маягы итеп күңелем түрендә йөртәм. Һәр эш-гамәлемне аның белән киңәшкәндәй итәм.
-
«Объектив» фототүгәрәгендә шөгыльләнүчеләрнең чираттагы олы җиңүләре
Газетабызның алдагы саннарында Новотроицкоеда эшләп килүче «Объектив» фототүгәрәге турында язган идек инде. Түгәрәккә йөрүче яшьләр 5 айдан артык фотография белән кызыксынып, фото төшерү серләрен өйрәнәләр.
-
Конкурста катнашырга ашыгыгыз
«Татарстан Республикасында 2017-2020 елларга терроризм һәм экстремизмга каршы профилактик чаралар» дип аталган программа кысаларында «Без - ул бөтен дөнья» («Мы - это мир») дип исемләнгән медиаконкурс игълан ителде. Әлеге бәйге яшьләрдә милләтара һәм мәдәни мөнәсәбәтләрне яхшыртуга юнәлдерелгән. Конкурска терроризм һәм экстремизмга каршы булган кыска гына видеороликлар, социаль челтәрләр өчен махсус...