Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

95 яшьлек олуг юбилее белән тәбрик иттеләр

Бәтке авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Петр Иванович Главнов шушы көннәрдә 95 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте. Главновлар гаиләсе 2004 елдан бирле «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан тәрбиядә тора. Шуннан чыгып, юбилярны социаль хезмәткәрләр өенә үк барып котладылар. Район социаль яклау бүлеге башлыгы Гөлнара Шәфыйкова,...

Бәтке авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Петр Иванович Главнов шушы көннәрдә 95 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте. Главновлар гаиләсе 2004 елдан бирле «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан тәрбиядә тора. Шуннан чыгып, юбилярны социаль хезмәткәрләр өенә үк барып котладылар. Район социаль яклау бүлеге башлыгы Гөлнара Шәфыйкова, «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры вазифаларын вакытлыча башкаручы Ләйсән Шакирова, өйдә генә торучыларны карау бүлеге мөдире Гөлнур Исмәгыйлова, район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов, шулай ук социаль хезмәткәр Кадрия Закирова Петр Ивановичка ихлас йөрәктән чыккан тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр, исәнлек-иминлек теләделәр, бүләкләр тапшырдылар. Бу көнне Петр Главновны котларга аның якыннары да килгән иде. Ил тынычлыгы, иминлеге өчен хәләл көчләрен куйган Главновлар кунакларга ихлас күңелдән рәхмәт сүзләре җиткерде.

Реклама

Фото район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X