94 яшьлек Маһирә әби кочакка да сыймаслык кабак үстергән
Редакциябез почтасына бик үзенчәлекле фото килде. Аны күреп шаккаттык! Алагаем зур кабак кочакка гына сыешлы түгел. Тукай районы Мерәс авылында яшәүче 94 яшьлек Маhирә әби Мәрданова бакчасында үскән кабак уңышының сере бик гади булып чыкты - тырышлык һәм юмартлык. Гомере буе укытучы булып эшләгән Маһирә әби бүгенге көндә улы Рөстәм,...
Редакциябез почтасына бик үзенчәлекле фото килде. Аны күреп шаккаттык! Алагаем зур кабак кочакка гына сыешлы түгел. Тукай районы Мерәс авылында яшәүче 94 яшьлек Маhирә әби Мәрданова бакчасында үскән кабак уңышының сере бик гади булып чыкты - тырышлык һәм юмартлык.
Гомере буе укытучы булып эшләгән Маһирә әби бүгенге көндә улы Рөстәм, килене Нурҗиһан тәрбиясендә яши. 6 бала - 5 малай, 1 кыз тәрбияләп үстергән. Хәзер онык-оныкчыкларының кадерле әбисе булып, һәр яңа көн, һәр нигъмәт өчен шөкер итеп яши.
- Бакчабыз шау чәчәктә безнең, бик күп агачлар үстерәбез - алмагачы да, грушасы да, чиясе дә, винограды да бар. Әни инде, әлбәттә, тик утырырга яратмый, гел булышып, һәр эштә үзе катнашып йөри, - ди Маһирә әбинең улы Рөстәм Мәрданов.
Кабаклары быел, чыннан да, нык уңган, аны күрше-күләннәргә дә, шәһәргә туган-тумачаларга да өләшкәннәр. Ә фотодагы зур кабак исә, барлык туганнарның бергә җыелганын көтеп, әлегә өстәл астында ята - бик зур кабак бәлеше булачак ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев