12 октябрь 2017 яңалыклары
-
ТАБИГАТЬКӘ ЧЫККАЧ ӘЗЕРЛӘҮ ӨЧЕН 10 ТӘМЛЕ РИЗЫК РЕЦЕПТЫ
Табигатькә чыгып ял итү - пикниклар сезоны башланды. Гадәткә кергән шашлык, уха, бәрәңгедән тыш тагын ниләр әзерләргә була? Табигатьтә тәмле һәм җайлы әзерләнүче ризыкларны барлыйбыз. №1. Шубалы сосискилар. 2 йомырканы туглап, 1 аш кашыгы томат пастасы һәм каймак өстибез. 2 аш кашыгы он, тоз һәм тәмләткечләр салып яхшылап болгатабыз. Озын...
-
Районда пенсионерлар саны ел саен 230 кешегә арта бара
Социаль хезмәт тупланмасын алучылар саны арта Районда бүгенге көндә федераль ташламаларга ия булган 3339 тукайлы яши. Алар социаль хезмәтләр тупланмасына, ягъни дәүләт тарафыннан бирелә торган социаль ярдәм алуга хокуклы. Ләкин әлеге тупланмадан баш тартучылар да бар, дип белдерде Раил Расыйхович. Пенсия фонды бүлеге хезмәткәрләренә әлеге социаль ярдәм турында сорап мөрәҗәгать...
-
94 яшьлек Маһирә әби кочакка да сыймаслык кабак үстергән
Редакциябез почтасына бик үзенчәлекле фото килде. Аны күреп шаккаттык! Алагаем зур кабак кочакка гына сыешлы түгел. Тукай районы Мерәс авылында яшәүче 94 яшьлек Маhирә әби Мәрданова бакчасында үскән кабак уңышының сере бик гади булып чыкты - тырышлык һәм юмартлык. Гомере буе укытучы булып эшләгән Маһирә әби бүгенге көндә улы Рөстәм,...
-
Александр Груничев кабул итә
19 октябрь көнне райондашларны, шәхси эшмәкәрлек һәм җирле үзидарә органнары вәкилләрен ТРның Федераль антимонополия хезмәте идарәсе җитәкчесе Александр Груничев кабул итә. Сораулар белән 10.00-12.00 сәгатьләрдә хакимиятнең 204нче кабинетына килергә кирәк. Алдан язылу өчен телефон: 70-37-82.
-
ЭЛВИН ГРЕЙ "ТАТАР-ИНФОРМ" ТҮБӘСЕНДӘ КЛИП ТӨШЕРДЕ (ВИДЕО)
Элвин Грей - Радик Юльякшин "Роза" җырына клип төшерүгә "Татар-информ" агентлыгының да өлеше керде. Җырчы бу клипның бер өлешен мәгълүмат агентлыгы урнашкан бинасы - Декабристлар урамы, 2нче йортның түбәсендә төшерде. Клипны төшерү мизгелләре һәм ни өчен аның нәкъ менә "Татар-информ" түбәсендә төшерелүе турында Радик укучыларга да сөйләде. - Радик бу...
-
12 октябрьгә Тукай районында һава торышы
Бүген, 12 октябрь көнне, Тукай районында көн дәвамында күк йөзе болытлар белән капланган булыр. Явым-төшемез. Һава температурасы көндез 11 градус җылы, төнлә +2 градус. Җил секундына 2 метрга кадәр. sinoptik.com сайты фаразлаганча, иртәгә һәм бөрсекөнгә алмашынучан болытлы һава, яңгыр явуы көтелми, ә якшәмбе исә яңгыр яву ихтималы бар.