Йөзенче бала
Гөл, чәчкә тирә-юньне ямьли, күзләрне иркәли, хуш исе җанга рәхәтлек бирә. Нарасый, сабый, балалар да нәкъ шулай ук. Юкка гына: «Балалар – тормыш чәчәкләре» димәгәннәр. Үзвакытында тиешле тәрбия күреп үскән балалар гаилә, җәмгыять тоткасы, милләтнең киләчәге. Җәмгыятебезнең тотрыклы, киләчәгебезнең өметле булуы ата-аналардан тора. Яшерен-батырын түгел, илебездә демографик хәл кискен тора – туучылар саны азая, үлүчеләр арта. Шундый вәзгыять хөкем сөргән вакытта матур хыяллар, якты өметләр белән яшәүче күп балалы тату гаиләләрнең булуы киләчәккә ышаныч уята. Яңа Троицкое авыл җирлегенә кергән Суровка авылында яшәүче Алевтина Борисовна белән Евгений Васильевич Титинечколарның биш ай элек алтынчы балалары дөньяга килде.
Титинечколар үзләре-нең йорт-җирләре каршында кеше биеклеге булып алабута, чүп үләне үсеп утырган урынны сыйлы җир иткәннәр. Анда йодрык кадәрле бәрәңге, тәгәрмәч хәтле булып кабаклар өлгергән. «Күп балалы гаиләләргә җир бирәләр. Без менә шушы урынны «кеше итәргә» булдык. Мал-туарны күп итеп асрагач уч төбе хәтле җирне дә буш калдырмаска тырышабыз. Җир туендыра да, киендерә дә. Кадерен белергә кирәк аның. Мин алты балалы гаиләдә үстем. Әти-әнием 1971 елны Кубаньнан КАМАЗ төзелешенә киләләр һәм Яр Чаллыны төзүдә зур өлеш кертәләр. Алар гомер буе тырышып эшләделәр һәм безне эш белән тәрбияләделәр. Балалар авыл җирендә эшләп үссеннәр дип, Яр Чаллыдан фатир алмыйча, Суровкада төпләнеп калалар, – дип сөйли Евгений. – Минем әтием КАМАЗ төзелгән елларда Нурлат районыннан Новотроицкига тракторчы булып эшкә килә һәм гаиләбезне шушында күчереп төпләнеп кала. Әти-әнием гомер буе терлек-туар асрап, бакча тотып яшәделәр. Һәм безне эшле кеше – ашлы кеше дип өйрәттеләр. Хәзер без балаларыбызны шул рухта тәрбиялибез, – дип өсти Татьяна.
Безнең районда быел йөзенче бала булып дөньяга килгән Аняны әти-әнисе, өч абыйсы һәм ике апасы көтеп алалар. Иң сөенечлесе, ул, бертуганнарына охшап, сәламәт-таза булып дөньяга килгән. Бәхетле нарасый мәһабәт гәүдәле әтисе кочагында – ата назында коена. Шундый күркәм, матур күренеш! Титинечколарның зур агач йортларының эче сары гәрәбәдәй – тузан бөртеге дә кунмаган сыман. Иркен аш-су бүлмәсендә тәртип. Залда «сәяхәт итүче» теремек ташбаканың да тәрбияле кулларда асралуы сизелеп тора. Декрет ялына чыкканчы Алевтина Борисовна камыр ризыклары пешерүче булып ике көн эшли, ике көн ял итә торган була. Ире Евгений ягулык салу станциясендә бер тәүлек эшләп өч тәүлек ял итү режимында хезмәт куя. «Балалар янында һәрвакыт беребез булсын өчен шундый график белән эшлибез. Олы кызыбыз Татьяна медицина колледжының IV курсында укый. Ул инде кайда, кем булып эшләячәген тәгаенләп куйды – диплом алгач «Ашыгыч ярдәм» күрсәтү фельдшеры булачак. Кешеләргә игелек кылырга ярата ул. Биш баланы үстерүдә зур ярдәмчебез, таянычыбыз. Анжелабыз, БДИны яхшы тапшырып, Яр Чаллы педагогия университетына укырга керде. Илья Яр Чаллы автомеханика колледжында II курста укый. Игнатыбыз кечкенәдән спортны үз итте, хәрби кеше булачак – Казанда Кузнецов исемендәге кадет мәктәбендә белем һәм тәрбия ала, даими рәвештә спорт ярышларында катнашып, мәктәп данын яклый. Шук һәм теремек улыбыз Ваня балалар бакчасына йөри. Анечкабызга биш ай. Балалар белән бергәләп эшлибез, матур итеп гаилә бәйрәмнәре оештырабыз. Тәрбияле, игелекле балалар үстерү – яшәвебезнең мәгънәсе. Кеше яшь, көчле-егәрле чагында картлыгын кайгыртырга тиеш», – диләр ирле-хатынлы Титинечколар. «Балага өстәмә белем бирү, секция һәм түгәрәкләргә йөртү кыйммәткә төшә дип күпчелек гаиләләрдә бер-ике бала белән чикләнәләр», – дим. «Без баланы акча өчен тудырмадык һәм аларга киткән чыгымнарны исәпләмибез. Балаларны яшәү яме булганнары өчен, яратып-сөеп үстерәбез. Хөкүмәтебез демографик хәлне яхшырту өчен төрле программалар кабул итеп гамәлгә куя. Республикабызда яшь гаиләләрнең тормыш-яшәешен уңайлы итү өчен күп эшләр башкарыла. Авыл җирендә яшәүче балалы хатын-кызларга кайбер өстенлекләр бирелде. Күп балалы гаиләләр өчен дәүләт программалары тормышка ашырыла. Мисал өчен, күп балалы гаиләләргә стандарт бала акчасы түләүләреннән тыш, федераль һәм региональ ташламалар да каралган. Мәктәптә балаларга бушлай туклану оештырыла, 6 яшькә кадәрге балалар иң кирәкле дарулар белән тәэмин ителә, җир кишәрлеге бүлеп бирелә, социаль ярдәм күрсәтелә. Үз хуҗалыгыбызда ит, йомырка җитештереп, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстереп тә гаилә бюджетына өстәмә керем ясыйбыз, – дип, Титинечколар тормыштан канәгать булуларын белдерәләр. – Хәзер «акыллы» көнкүреш техникасы да нык ярдәмгә килә. Сәламәт кешегә бала тудырып, аны дөрес итеп тәрбияләү бәхет китерә», – дип өстиләр.
***
Балага белем һәм тәрбия бирү, аны аякка бастыру өчен киткән чыгымнар – озак вакытка исәпләнгән инвестиция ул. Һәрбер ата-ана ул инвестицияләрнең җылы мөгамәлә, ихтирам һәм хөрмәт булып әйләнеп кайтуын тели. Озак срокка исәпләнгән инвестицияләрнең кайчан, ни рәвешле «җимеш» бирәчәген беркем дә төгәл әйтә алмый. Шулай да, «Ни чәчсәң шуны урырсың» дигән мәкальне истә тотарга тиешбез. Титинечколарның җиләк-җимеш, яшелчә бакчасында һәм җир кишәрлегендә өлгергән табигать хәзинәләре мул һәм яхшы сыйфатлы. Гомер бакчасындагы мәхәббәт җимешләре – алмадай ул-кызлары да игелекле балалар булырлар дияргә тулы ышанычыбыз бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев