Якты юл
  • Рус Тат
  • «Яшәүнең кадерен белдем»

    «Эш турында уйлап яшәгәнгә, һәрчак хәрәкәттә булганга, Аллаһы Тәгалә, шөкер, озын гомер бирде», – дип озак яшәү сере белән уртаклашты үзенең 90 яшен билгеләп үтүче, Яңа поселогында яшәүче Мингаян Гатый кызы Мингатина. Юбилярны бәйрәме белән район башлыгы Фаил Камаев котлады. Ул аңа чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк һәм Россия Президенты исеменнән котлау хаты тапшырды. Юбилярны тәбрикләргә шулай ук район ветераннар советы рәисе Галимҗан Зарипов, авыл җирлегеннән вәкилләр, социаль хезмәткәрләр дә килгән иде. 

    Мингаян әби, шушы яшенә дә карамастан, үзенең җор теллелеге, хәтере яхшы булу белән соклану уятты. Район башлыгы белән аралашканда үзенең тормыш юлы, язмышы, нинди урау юллар үткәне хакында сөйләде. 
    Ул Чирмешән районы Яңа Кади (хәзер Утыз Имән) авылында туып-үскән. Гаиләдә 6 бала булып, ул аларның иң олысы. Авыр тормыш, ачлык, сугыш еллары туры килә алар үскән вакытка. Гаиләдә иң олысы булганга, бөтен авыр эшләр дә аның җилкәсенә төшә. «Кышкы суыкта карлы буранда урман кисүе, март ае керүгә Норлаттан чәчү өчен чана белән орлык ташуы иң үзәккә үткәне булды. Ә сугыш ачысы турында әйтеп тә бетерерлек түгел. Сугыш беткәндә өйдә бер кашык тоз да юк иде. Ярый шул вакытта әтинең Германиядән салган посылкасы коткарды. Әни ач килеш 25 чакрым юл үтеп, шул посылканы күрше авылдан алып кайтты да хәле бетеп егылды. Әрекмән яфраклары белән тәнен чорнап, кайнар чәй эчертеп, күрше биргән бер кисәк кара икмәк ашатып, әнине терелттек. Курыкканым шул чакта. Мәңге дә онытырлык түгел. Без тартмада берәр ашый торган ризык булмасмы дип көтәбез, ә анда иске гармун һәм кием-салым. Посылкадагы әйберләрне юып, кисеп, икенче әйберләр тегеп, аларны хәллерәк кешеләрдән орлыкка алыштырып, язын бәрәңге утырттык, шуннан хәлләнеп киттек», – дип күз яшьләре белән үткәннәрне искә алды ул. 
    49 яшендә әнисе үлеп китә. Сугыштан соң туган яшь ярымлык энесе ятим кала. Ачлы-туклы, җитмәсә, әнисез тормыш шулай авырлык белән дәвам итә. 
    1950 елда Мингаян Гатый кызын Иркутск шәһәренә вербовкага җибәрәләр. Ул шунда үзенең булачак ире белән таныша. 1952 елда алар никах укытып яши башлыйлар. «Тормыш иткәндә барысы да булды. Бик тату яшәгән чаклар да, сүзгә килгән вакытлар да булмады түгел. Тик беркайчан да мин иремә каршы сүз әйтмәдем, аны кеше алдында хурламадым», – дип юбиляр үзенең тату гаилә булып яшәү серен ачты. Гомер буе алар ире белән икәү генә яшиләр. Тормыш иптәше яшь чагында ачлыктан үлмәс өчен колхоз кырында яланаяк черек бәрәңге җыйганда салкын тидергәнлектән, аларның балалары булмый. Хәзер инде якты дөньядан киткәненә дә 8 ел үткән. Мингаян әбинең Яңа поселогына күчеп килеп яши башлавына да инде 5-6 ел булган. Шунысы кызык, әле никахлашып яши башлаган чорда да алар ире белән бирегә килеп төпләнмәкче булалар, ләкин барып кына чыкмый. Язмыш аны урау юллар белән булса да барыбер үзләре яшәргә теләгән җирлеккә китергән. 
    «Хәзер тормыш Аллага шөкер, безнең төшкә дә кермәгән муллыкта, җылы өйләрдә яшибез. Яши белергә генә кирәк. Яшьләр акыллы, иманлы, бер-берсенә мәрхәмәтле булсыннар иде», – дип бик акыллы сүзләр белән киләчәк буынга да теләкләрен җиткерде ул. 
    Менә шундый ак, пакъ, озын гомерле әби-бабаларыбыз – авылларыбыз горурлыгы. Бигрәк тә яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык үрнәге алар. Чөнки гомерләрендә күпне күргән, ачлыкның нәрсә икәнен белгән буын ул. Шуңа да аларның юлы сикәлтәләрсез, җиңел генә үтмәгән. Сугыш ачысы, иң кадерле якын кешеләрен югалту хәсрәте, көн-төн дими басу-кырда эшләү – болар барысы да әби-бабаларыбыз үткән зур сынау. Шуңа да алар тормышның кадерен, тәмен белә. Әле 100 яшькәчә безне үзләренең барлыгы белән сөендереп яшәсеннәр иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: