Ярты гасыр трактор руле артында
Туган авылым Оргыдыга кайткан саен авылымның өлкәннәре белән очрашып, истәлекләрен яңартырга яратам. Без үскәндә, яшь чакларыбызда алар җир җимертеп дөнья көтүче ир-атлар һәм хатын-кызлар иде. Колхозда терлекчелектә эшләделәр, басуда җир сөрделәр, сукаладылар, ашлык җыйдылар.
Минем әти мәрхүм дә шундыйларның берсе иде. Аның белән бергә хезмәт куйган Кашапов Зәки, Садыйков Галимҗан, Фәрдиев Дәүләтбай, Каюмов Габбас, Саттаров Хуҗиәхмәт, Вәлиев Әхмәтнур, Фәттахов Хәмит абыйларны яхшы хәтерлим. Кызганычка, инде аларның барысы да бакыйлыкка күчте. Соңгы берничә елда авыл нык картайды. Кайчандыр авылны тоткан абзыйларның исәннәре дә хәзер 70-80-90 яшьне куып киләләр.
Бүгенге язмамны шундый авылдашларымның берсенә – Нурмөхәммәт Шәмсиевка багышлыйм. Ул шулай ук гомер буе авыл хуҗалыгында хезмәт куйган, механизатор булып эшләгән мөхтәрәм зат. Ул да 85 яшен тутырды.
Хәтерлим, Нурмөхәммәт абый армия сафларыннан кайтканда төз гәүдәле, таза беләкле егет иде. Ул авылны ташлап, озын берлек артыннан чит-ят җирләргә чыгып китмәде. Үз авылында, үзе үскән төп йортта төпләнеп калды.
Хезмәт юлын ул сабанчы булып башлый. Ул чорларда колхозда тракторлар бик аз булганлыктан, төнге сменада да сөрүгә чыгалар. Аннары егет үзе трактор йөртергә өйрәнә. Яр Чаллыда механизаторлар хәзерләү курсларында укып, трактор йөртү таныклыгы алып кайта. Иртә яздан кара көзгә кадәр басулардан кайтып керми. Игеннәр өлгергәч, комбайнга утырып ашлыгын да суктыра. Тәҗрибәле механизаторлар белән эшләп, шулай ук әтисеннән дә күп нәрсәгә өйрәнеп, осталыгын чарлый ул.
Әйтергә генә ансат, гомеренең 51 елын трактор руле артында уздыра Нурмөхәммәт ага. Ул эшли башлаган тракторлардан соң, идарә итәргә уңайлырак, җылы, гидравлик җиһазлы, стартер белән кабына торган тракторлар кайта. Эшләү дәверендә ике тапкыр яңа «Беларусь» тракторына утыра. Нурмөхәммәт абый аларны завод капкасыннан чыккан кебек чиста, пөхтә итеп тота.
Хезмәте мактау грамоталары, дипломнар белән бәяләнгән алдынгы механизаторның. Районнан, колхоз җитәкчелегеннән бирелгән мактау грамоталарының чиге юк.
Бүген дә Нурмөхәммәт абый туган авылында гомер итә. Тормыш иптәше Мөхтәрәмә апа гына күптәннән гүр иясе. Алар өч бала – ике кыз һәм бер малай тәрбияләп үстерделәр. Бүген балаларның һәрберсе тормышлы.
Нурмөхәммәт абзый 85 яшен тутыруга карамастан, тик утыра торганнардан түгел. Ишегалдында тавыклары «җырлап» йөри, казлары каңгылдаша, бакчасында җиләк-җимеше, бәрәңгесе, чәчәкләре үсә. Балалары һәрвакыт кайтып йөри, әтиләренә бик нык булышалар.
Оргыды авылында һәр елны үткәрелә торган кече авыл бәйрәмен оештыруда да Нурмөхәммәт абыйның өлеше зур. Ул бәйрәм уздырыла торган мәйданчыкның үләннәрен чабарга дип, чалгы– сәнәкләрен тотып чыга.
Нурмөхәммәт ага «Якты юл» газетасының да тугры дусты. Ул инде 30 елдан артык шушы газетаны берөзлексез укып бара, ихатада эшләрен тәмамлаганнан соң кич белән район яңалыклары белән таныша.
Мәүлетҗан ХИСАМИЕВ.
Оргыды авылы.
Фото автордан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев