Якты юл
  • Рус Тат
  • Сезне яратып, Сергей Тимашев...

    15 ел элек Чечен Республикасында барган хәрби хәрәкәтләр вакытында Комсомолец поселогы егете Сергей Тимашев һәлак була. Һәр елны 26 июньдә, 20 яшьлек егетнең гомере өзелгән көндә, аның әти-әнисе Василий Иванович һәм Илиза Инсафовна яшәгән йортта аның хезмәттәшләре, дуслары, авылдашлары җыела. Сергей Тимашев нинди булган? Нинди хыяллар белән яшәгән? Туганнарына карата нинди мөнәсәбәттә булган? Болар хакында сез Сергейның үз куллары белән язган хатлары буенча әзерләнгән мәкаләдән укып белерсез. 

    – Улым, армиягә китәргә ашыкма. Чакыру килсен әле, хезмәт итәргә өлгерерсең.
    – Әни, мин инде барысын да хәл иттем, кире күндерергә тырышма. Чакыру алдым инде мин. 
    – Эх, Сережа, Сережа, нишләтмәк кирәк инде сине? Бар, әтиеңә хәбәр ит.
    Армиядә хезмәт итә башлар алдыннан, әни белән минем арада менә шундый сөйләшү булган иде. Таныш булыйк – мин Сергей Васильевич Тимашев. 1984 елның 12 гыйнварында Чаллыда тудым, урта мәктәпне һәм һөнәр училищесын тәмамладым. Армиягә 2002 елның 19 ноябрендә Тукай районы Комсомолец поселогыннан чакырылдым.
    Әйе, ул чакта мин әнинең ни өчен шулкадәр тирән борчылуын да, ни өчен безнең саубуллашу көнен кичектерергә теләвен дә аңламаганмын. Мин аңлы рәвештә солдат булырга әзерләнгәнмен. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки әти дә хезмәт иткән, бабамнар да Бөек Ватан сугышында катнашкан. Безнең поселоктагы барлык егетләр дә диярлек хәрби хезмәттә булган. Алар сөйләгән армиядәге маҗаралы хәлләр турында без кызыксынып тыңлый идек. Шунысы игътибарга лаек: алар беркайчан да солдат тормышыннан зарланмадылар, хәрби хезмәткә бармый калу турында сүз дә кузгатмадылар.
    Татарстаннан чакырылган 50 егетнең 30ын поездда барганда ук махсус гаскәр сафына алдылар. Без Бурятиягә килеп җиттек. Берничә ай дәвамында хәрби сәнгать серләрен үзләштердек. Практик дәресләрне карлы урманда уздык: шуышырга, йөгерергә, качу урыннары ясарга, качарга, эзләрне яшерергә өйрәндек. Аннары шартлату эшләре, утлы корал куллану буенча дәресләр булды. Сугыш кырында хәрәкәт итү, ориентлашу һәм тукталыш ясау күнекмәләре ясадык. Моннан тыш, мин параллель рәвештә кул сугышы белән дә шөгыльләндем. Көненә тренировкаларга кадәр һәм алардан соң 35 чакрым йөгергәнемне исәпләп чыгардым. Мин бит махсус гаскәрләрдә хезмәт итәм һәм иң яхшылар рәтендә саналам. Димәк, мин барысын да булдырам!
    Күптән түгел телефоннан туганнарым белән сөйләштем. Аларның ягымлы тавышын ишетү бик рәхәт булды. Мин ул әңгәмәләрне кат-кат күңелдән кабатлыйм. Әнинең борчулы тавышы: «Улым, тамагың ач түгелме? Өшемисеңме? Җылы оекбашлар, башлык ки!». Әтинең басынкы, калын тавышы: «Нәрсә белән шөгыльләнәсез? Дусларың ышанычлымы?» Энем Руслан, сеңлем Ирина: «Без сине бик сагындык! Тизрәк кайт!» Ә мин шулкадәр дулкынланганмын ки, хәтта әтине туган көне белән котларга онытканмын. Ярар, хатымда тәбрикләрмен әле. Өйдә инде бик озак вакытлар булганым юк кебек. Ул моннан шундый еракта һәм шундый газиз. Әйе, биредә гаилә, өй, күршеләрнең кадерен тирәнрәк тоя башлыйсың. Сөйләшкән сүзләребезне, бәхәсләребезне, өйдәге исне, гадәти шөгыльләребезне бик нык сагынам. Ничек итеп өйгә кайтасымны, барысын да кочаклавымны, ә аннары җәһәт кенә аш бүлмәсенә үтеп, әни пешергән ашны ашавымны күз алдына китерәм. Ә аның хуш исе! Гаҗәеп тәме! Әни пешергән тәмле камыр ризыкларын берни белән дә чагыштырып булмый, хәтта гадәти чәйне дә ул бит үзенчә тәмле итеп әзерли. Әни, әни... Уйларымда синең ябык иңсәләреңне кочам, чәчләреңнән сыйпыйм. Ул кискен хәрәкәтле, җитез, бар эшкә дә өлгерүчән. Әти янында яшүсмердәй күренә. Ә әтиебез тыныч холыклы. Әти, мин футболга ашыкканда берәр эш кушсаң, минем шуңа ничек ярсыганымны хәтерлисеңме? Мин моны син махсус шулай эшлисең дип уйлый идем. Соңрак төшендем: гаилә зур, һәркемнең үз эше, шөгыле булырга тиеш. Синең белән шул турыда сөйләштек һәм мин синнән эшләрне алдан ук билгеләп куюыңны үтендем. Син мине аңладың, бар да үз җаен алды. Мин эшләрне башкарырга да, футболга йөрергә дә өлгердем. Энем Руслан тыйнак һәм яхшы күңелле. Минем белән чагыштырганда, аның янында әти-әниемә дә тынычрак. Сеңлем Ирина бик үҗәт. Ул спорт белән шөгыльләнә, зур уңышларга ирешергә хыяллана. Якыннарым белән сөйләшкәч, өйгә кайтып килгәндәй булдым. Әйе, тагын бер сөенче бар! Гаиләбез бер кешегә артты, энекәшем Тимур туды. Кызык, ул ниндиерәк икән, кемгә ошады микән? Сәламәт бул, энем, көчле һәм акыллы булып үс. Төннәрен йокла, әнине елап интектермә. 
    Беләсезме, кинәт кенә үземне армиягә озату кичәсен искә төшердем. Ул көнне электр уты сүнде. Без беркемне дә чакырмаска булдык. Минем белән бергә армиягә чакырылган дустым Федор белән икәүләп дусларыбыз белән, кызлар белән саубуллашып чыктык. Аннары мин авыл китапханәсенә кагылдым. Китапханәчебез Тамара Анатольевна ачык күңелле кеше. Барысы хакында да сораштырды, китап күп укыганга күрә, мине бик мактады, исән-имин әйләнеп кайтуымны теләде, ешрак хатлар язып торуымны сорады.
    Өйдә гаиләм белән бергә шәм яктысында утырдык. Мин кулыма гитара алдым һәм таң атканчы уйнадым... 
    Вакыт берни аямыйча алга таба бара. Без Чечняга китәргә җыенабыз. Мин инде хәзер снайпер-разведчик, разведка ротасында хезмәт итәм. Безнең ротада Татарстан хәрбиләре күп, ләкин безнең төркемдә мин үзем генә. Дусларым ышанычлы. Менә Кече Шилнәдән Руслан, бер-беребезгә «туган» («брат») дип мөрәҗәгать итәбез. Без аның белән хәрби өйрәнүләр вакытында да, буш вакытта да гел бергә. Дәресләр вакытында безгә Чечня боевикларының вәхшилекләре хакында видеосюжетлар күрсәтәләр. Без хәзер үк кулыбызга корал алырга һәм ул кабахәтләрне юк итәргә әзербез. Чечняга да без үз теләгебез белән барабыз. Без бит хәрбиләр, шунлыктан, алган белемнәребезне сынап карыйсы килә. 
    Хезмәтебез тәмамланырга ярты ел калды. Тагын бераз түзсәк, «Исәнме, әни!» дип дәшү бәхете насыйп булачак. Өйдән килгән хатларда төпчек энемнең ничек үсүе, бәрәңге утыртырга ничек әзерләнүләре турында язганнар. Киләсе язны бергә каршылаячакбыз. Кызлар да искә төшә, сыйныфташлар да. Кайтуга, аларның барысын бергә җыячакмын. 
    Менә без Чечняда. Калган ярты елымны биредә хезмәт итәчәкмен. Тирә-якта таулар, инешләр һәм бик күп урманнар. Разведрота дүрт төркемнән тора, безнең бурыч: тарлавыкларда, урманнарда яшеренгән боевиклар отрядлары урнашкан урыннарны эзләп табу, шул хакта штабка хәбәр итү һәм сиздермичә генә куркынычсыз урынга күчү. Әгәр дошман төркеме зур түгел, ә без алардан күбрәк икән, командир аларны юк итәргә боерык бирә. Әмма күпчелек вакытта алар сан ягыннан безнең белән тигез яки артыграк була. Шуңа күрә без сак кына читкә китәбез. Командирыбыз – тәҗрибәле офицер, ул хәрбиләрне сакларга тырыша. Ихтыяҗ булмаган килеш дошманга каршы һөҗүм башламыйбыз. Безнең куркынычсызлыкны тылдагы төркем тәэмин итә: махсус коридор аша уздыра, дошман эзәрлекләп килгән очракта, каршысына төшә. Ике төркем алмаш-тилмәш эшлибез.
    Июнь дә җитте. Өйгә хатлар язмыйбыз, сирәк кенә телефоннан сөйләшәбез. Кырдагы шартлар бик уңайлылардан түгел. Кайбер көннәрдә нибары бер мәртәбә коры паек белән тукланабыз. Ел ярымда ниләр өйрәнгәнбез – барысы да кирәк булып чыкты: тавышсыз хәрәкәт итү, җирдән яки ташлар буйлап шуышу, озаклап дошман маневрларын күзәтү һ.б. Командирның шартлы билгеләрен дә аңлыйбыз. Бервакыт явып торган яңгыр астында хәрби бурыч үтәлергә тиешле биеклеккә бардык. Озак бардык, киемнәребез чыланып бетте. Иңнәребездә кораллар һәм 30 килограммлы рюкзак. Бурычны үтәдек. Иртәгә иртүк чираттагы хәрби бурычны үтәргә кузгалабыз. Анысын да уңышлы башкарырбыз дип ышанам. Минем кадерле туганнарым, дусларым, иптәш кызларым, күршеләрем, сыйныфташларым, барча танышларым! Берничә айдан минем туган йортымда очрашырбыз. Күрешкәнгә кадәр, хушыгыз! 

    Сезне яратып, Сергей Тимашев.

    Хәрби һава көчләре рядовое, разведчик-снайпер Сергей Васильевич Тимашев 2004 елның 26 июнендә Чечен Республикасында үзенең хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. Вафатыннан соң «Батырлык өчен» медаленә лаек дип табыла. Сергейның җәсәден озата кайткан спецназ офицеры аның соңгы көне турында сөйли. Разведка төркеме, боевиклар отрядын күреп, аларның координаталарын штабка хәбәр иткән һәм артиллерия уты астында калмас өчен махсус коридор буйлап хәрәкәт иткән. Кинәт мина шартлаган. Хәрбиләр җиргә ятып торганнар, башка шартлау булмаган. Әмма солдатларның берсе – Сергей яраланган. Төркем башлыгы, яралыны карап: «Тиз генә носилка китерегез, исән калачак», – дигән. Сергейны носилкага урнаштырып, разведчиклар алга ыргылган. Шулчак яңа шартлау булган. Тагын бер хәрби яраланган. Ниһаять, төркем куркынычсыз урынга чыгып җиткән. Дуслары Сергейның хәлен белергә ашыккан. Әмма Сергей мәңгелеккә күзләрен йомган була инде. Икенче минаның ярчыклары аның тәнен тишкәләп бетергән була.
    Ике атнадан солдат җәсәде яткан кургаш табут егетнең кече Ватанына кайтарыла. Поселок халкы илебез тынычлыгын саклап шәһит киткән каһарман егетне соңгы юлга озата. Июнь ае була ул. Сергейга хәрби хезмәтен тәмамларга өч ай калган була.

    Мөслимә Нәфыйкова, 
    Комсомолец поселогы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: