2 июль 2019 яңалыклары
-
Прокуратура Тукай районында укытучылардан акча җыю турында мәгълүматны тикшерә
Интернет мониторингы барышында прокурорлар мәктәп персоналына Роспотребнадзор штрафын түләргә тәкъдим иткән хәбәрне күреп ала.
-
Путин Казанда старт алган антропологлар конгрессына уңышлы фикер алышулар теләде
Дәүләт башлыгының сәламләү хаты Казанда Россия Антропологлар һәм этнологларының XIII Конгрессы ачылышында укылды.
-
Миңнеханов газ-мотор ягулыгында эшли торган комбайннарны сынап карарга кушты
ТР Президенты «Татарстанда Кыр көне-2019» агросәнәгать күргәзмәсе эшендә катнаша.
-
Татар телендә дә белем алырга була
"Сер түгел, татар һәм рус телләрендә укытучы кадрларга кытлык бар", - ди Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең деканы Рамил Мирзаһитов.
-
Бала тәрбияләүдә дүрт кагыйдә
Бала үскәч, аның холкын үзгәртергә тырышып азапланганчы, ул кечкенә чакта ук дүрт кагыйдәне истә тотыгыз.
-
Сезне яратып, Сергей Тимашев...
15 ел элек Чечен Республикасында барган хәрби хәрәкәтләр вакытында Комсомолец поселогы егете Сергей Тимашев һәлак була. Һәр елны 26 июньдә, 20 яшьлек егетнең гомере өзелгән көндә, аның әти-әнисе Василий Иванович һәм Илиза Инсафовна яшәгән йортта аның хезмәттәшләре, дуслары, авылдашлары җыела. Сергей Тимашев нинди булган? Нинди хыяллар белән яшәгән? Туганнарына карата нинди мөнәсәбәттә булган? Болар хакында сез Сергейның үз куллары белән язган хатлары буенча әзерләнгән мәкаләдән укып белерсез.
-
Агитбригада «Чаткылар» – җәйләүдә
Калмия мәдәният йортында эшләп килүче «Чаткылар» агитбригадасы «Вилданов» крестьян-фермер хужалыгының савым сыерлар тотыла торган җәйләвенә барып ял концерты куеп кайтты.
-
Мәктәпкә кабул итүдән баш тарткан өчен административ җаваплылык каралган
Муниципаль белем бирү оешмасына буш урыннар булмау сәбәпле генә кабул итмәскә мөмкиннәр.
-
Татарстан умартачылары умарталыкларда кортларның күпләп һәлак булуына зарлана
Марат Әхмәтов аграрийларны пестицидлар һәм агрохимикатлар белән куркынычсыз эш итү турындагы закон таләпләрен үтәргә чакырды.
-
Бабайлар әйткән : “Башыңда белемең аз булса, аягыңа авырлык күп килә"
Һава торышы.