Якты юл
  • Рус Тат
  • Киләчәкне уйлап яшим

    21 ел буе «Гигант» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен җитәкләүче Риф Хәниф улы Имамовның тормыш девизы шундый. Бу предприятиене торгызу өчен гаять зур хезмәт куярга туры килде аңа. Бүген исә «Гигант» районда гына түгел, республикада да алдынгы хуҗалыкларның берсе.  Үрнәк предприятиедә президент та, премьер-министр да күп мәртәбә булдылар. Авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеше өчен Риф Имамов РФнең һәм ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исемнәренә лаек булды.  70 яшьлек юбилее уңаеннан без аның гомер юлына күз салдык, киләчәккә планнарын белештек.

    – Риф Хәнифович, гомерегезне ни өчен нәкъ менә авыл хуҗалыгы белән бәйләргә булдыгыз?
    – Тумышым белән мин Актаныш районы Пучы авылыннан. Дүрт балалы авыл интеллигентлары гаиләсендә үстем. Мәктәптә математика фәнен ярата идем. Хәтта укыганда ук Казан университеты каршындагы яшь математиклар мәктәбен тәмамладым һәм анда укырга чакыру алдым. Ләкин Казан авыл хуҗалыгы институтында белем алучы абыем үзе янына чакырды. Шулай итеп, агрономия факультетын уңышлы гына тәмамладым. Башта Әгерҗе районында эшләдем, армиядән соң туган районыма кайттым. Колхозга баш белгеч булып урнаштым. 1971 елда гаиләм белән Яр Чаллыга күченеп килдек һәм 10 елга якын «Весенний» совхозында цех башлыгы булып хезмәт куйдым. 2000 елның августында ул чагында Тукай районы башлыгы Роберт Кави улы Шәкүровның үтенече буенча «Гигант» хуҗалыгын җитәкли башладым. 

    – Сез бирегә килгәндә хуҗалык бик авыр хәлдә иде, дидегез. Аны аякка бастыру өчен эшне нидән башладыгыз? 
    – Дөресен әйткәндә, бу хуҗалыкны торгызу өчен көчем дә, сәламәтлегем дә җитмәс дип уйлаган идем. Әгәр булдыра алмасам китәрмен дип йөрдем. Предприятиенең хезмәт хакы буенча зур бурычлары җыелган иде. Хәтерлим, кешеләргә эш хакын түләү өчен үземнең шәхси «Волга»мны да сатып җибәрдем. Тернәкләнү өчен биш еллап вакыт кирәк булды. Чагыштыру өчен: ул вакытта «Гигант» ҖЧҖнең еллык акча әйләнеше 10-15 млн сумны тәшкил итсә, хәзер без елына 250 млн сумлык продукция җитештерәбез. Заманча техника һәм технологияләр кертү эшчеләр санын өч тапкырга киметергә, 350дән 120гә калдырырга, җитештерү күләмен ун мәртәбә арттырырга ярдәм итте. 

    – Күп агропредприятиеләр бүген үсемлекчелек белән шөгыльләнүне өстенрәк саный, чөнки терлекчелек мәшәкатьле, аз табышлы тармак. Сез кайсысын өстен күрәсез?
    – Авыл хуҗалыгы алдындагы иң мөһим бурыч – халыкның азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү. Икмәк янына һәрвакыт ите дә, сөте дә кирәк. Әлбәттә, үсемлекчелек белән шөгыльләнү җиңелрәк. Әмма безнең хуҗалык эшчәнлегендә 60 процентны терлекчелек алып тора. Табышның күпчелек өлеше ит һәм сөт сатудан. Терлекчелеккә чыгымнар да күбрәк китә. Яңа фермалар төзибез. Быел 500 баш сыерга исәпләнгән заманча савым залын куллануга тапшырдык. Заманча азык үзәге төзедек – Тукай районында ул әлегә бердәнбер. Үзәк терлекләрне балансланган сыйфатлы азык белән тәэмин итәргә, шуңа бәйле рәвештә сөт күләмен арттырырга мөмкинлек бирә. Ә сөт – үсеш локомотивы. Хуҗалыкта бүген 2 мең баш мөгезле эре терлек, аның 660ы – савым сыерлар. Хәзерге вакытта нәселле таналар сатып алу өчен Венгрия, Чехия, Дания белән сөйләшүләр алып барабыз. Бу кыйммәтле проект. Ләкин аның белән һичшиксез шөгыльләнергә кирәк. Өстәвенә, без азык белән үзебезне тулысынча тәэмин итә алабыз. Әле ике еллык запасыбыз бар. Ә запассыз яшәргә ярамый.

    – Бүген авыл хуҗалыгы җирләрегез күпме? Нинди культуралар игәсез?
    – 3615 гектар чәчүлек мәйданыбыз бар, шуның 90 проценты пай җирләре. Без орлыкчылык хуҗалыгы. Районда андый хуҗалыклар дүртәү, республикада 40ка якын. Бодай, арпа, борчак, солының элиталы сортларын үстерәбез. Татарстанның гына түгел, Россия регионнары селекционерлары белән хезмәттәшлек итәбез. Быел беренче мәртәбә бөртеккә кукуруз үстердек. Уңыш начар чыкмады. Моңа кадәр без аны кыйммәт бәядән көньяктан алып кайта идек. 
    Быел гектарыннан уртача 60 центнер бөртек җыйдык. Югары уңыш алырга уңай һава шартлары гына түгел, әйткәнемчә, заманча технологияләр куллану, яхшы техник базабыз булу да ярдәм итте. Әлбәттә инде, сәләтле белгечләр һәм тәҗрибәле механизаторларның тынгысыз хезмәте мактауга лаек. Монда бар нәрсә дә мөһим. 
    Шуны билгеләп үтәсем килә, терлекчелекне үстерү өчен яңа мәйданнар кирәк. Участокларын эшкәртмичә ташлап киткән инвесторлар бар. Без төрле милек хуҗаларының җирләрен бер, биш, ун елга арендага алып, игенчелек өчен файдаланабыз. Аннары, пай җирләрен сатып алабыз. Узган ел бу максатка 23 млн сум акча тоттык. Быел 25 млн сумга җирләр сатып алырга планлаштырабыз. Шул рәвешле мәйданнарыбызны 150 гектарга арттырдык. Әйтергә кирәк, бүген җир бик кыйммәт. Соңгы ике елда бер пай җиренең бәясе 400 мең сумга якын тәшкил итте. Быел 350 мең сумнан. Бер гектар 110 мең сумга төшә дигән сүз. Башкача үсешкә ирешеп булмый. 

    – Арттырырга кирәк-ме? Нигә булганы белән генә яшәмәскә?
    – Безнең территориядә җирләр уңдырышлы түгел – быел уңыш яхшы булырга, киләсе елга бөтенләй булмаска мөмкин. Шуңа күрә ашламалар кертәбез, агротехник чараларны төгәл үтәргә тырышабыз. Көймә комга терәлмәсен өчен монда да ныклы запас булдырырга кирәк. Бүгенге көн белән генә яшәргә ярамый. Бу куркыныч. 

    – Шәһәр яны агропредприятиеләрендә кадрлар мәсьәләсе аеруча кискен тора. Белгечләрне, эшче кадрларны үзегезгә җәлеп итү, читкә җибәрмәү өчен ниләр эшлисез?
    – Аллага шөкер, әлегә без бу мәсьәләне уңай хәл итеп киләбез. Яхшы хезмәт хакы түләп, эшчеләргә һәм белгечләргә йортлар төзеп биреп һәм ныклы коллективыбыз белән. Соңгы елларда хезмәткәрләребез өчен 20гә якын шәхси йорт төзеп файдалануга тапшырдык. Озакламый тагын дүртәү әзер була. Һәр йорт якынча 3 млн сумга төшә. Алар ире дә, хатыны да хуҗалыкта эшләүче гаиләләргә бирелә. Ун ел эшләгәннән соң йорт аларның шәхси милке булып күчә. 
    Ә уртача хезмәт хакы бездә аена 27-28 мең сум тәшкил итә. Кешеләрне кызыктырган тагын бер нәрсә – безнең бердәм коллективыбыз. Бер-беребезгә игътибар, кайгырту бар. 

    – Без беләбез, «Гигант»ның социаль йөкләмәләре дә бик зур.
    – Безнең хуҗалыкка Яңа поселогы, Әҗмәкәй, Иске Гәрдәле, Яңа Сарайлы авыллары керә. Төп хезмәт көче Яңа поселогында тупланган. Шуңа күрә хезмәткәрләрнең социаль проблемаларын хәл итү безнең өскә төшә. Кем әйтмешли, аларны санап бетерерлек тә түгел. Быел, мәсәлән, мәктәпнең берничә кабинетын тулысынча ремонтладык, җиһазлар алдык. Бу эшкә 500 мең сум акча тоттык. Авыл җирлегендә уза торган бөтен бәйрәмнәрне үткәрүдә ярдәм итәбез. Ветераннар, инвалидлар аерым игътибарда. Аларга булышу – безнең намус эшебез. 

    – Сезнең эш көнегез ничек башлана? 
    – Алдагы көнгә планнарны мин кичтән, йоклар алдыннан барлыйм. Иртән сәгать дүрттә торам. Миңа биш сәгать йокы бик җитә. Иртәнге планеркага кадәр барлык терлекчелек комплексларын йөреп чыгам. Аннары өйгә иртәнге ашка кайтам. Аннан соң инде икенче смена башлана. 
    Без һәр көнне иртән үзебезгә бурычлар билгелибез. Планлаштырылган эшләр барып чыкса, үземдә канәгатьлек тоям. Шөкер, нәтиҗәләр куандыра. Яхшы уңыш җыйдык, тулаем продукт күләмен арттырабыз, хуҗалык аягында нык тора, үсеш өчен яңа перспективалар бар. Мин үз хезмәткәрләремә гел әйтәм: безнең хуҗалык – Тукай районының йөзе ул. Бу безгә тагын да яхшырак эшләү өчен мотивация. 

    – Риф Хәнифович, Сез бик тынгысыз җитәкче. Җаныгыз-тәнегез белән эшкә бирелгән. Кайлардан шундый көч-энергия аласыз? 
    – Миңа эшем көч бирә. Аннары, минем бәхетем – тату гаиләм. Хатыным табиб, Чаллының 3нче поликлиникасында эшләде. Ике кызым бар. Берсе гаиләсе белән Чаллыда яши. Ул фәннәр докторы, институтта укыта. Чит телләрне өйрәнү буенча шәхси мәктәбе бар. Ире бер предприятиедә цех башлыгы. Өч бала үстерәләр – ике кыз һәм бер малай. Икенче кызыбыз гаиләсе белән Америкада яши. Аларның ике малайлары һәм бер кызлары бар. Алар белән көн саен диярлек скайп аша сөйләшәбез. 
    Ә буш вакытымны үткәрүгә килгәндә, сәяхәт итәргә яратам. Күп тапкырлар Нью-Йоркта кызымда булдым. Барган саен алар белән башка илләргә чыгып кайтабыз. 

    – Риф Хәнифович, нәрсә турында хыялланасыз?
    – Балаларым-оныкларым эш яратсын, нәтиҗәле хезмәт итә белсен дип хыялланам. Үзләрен һәм ата-аналарын хөрмәт итсеннәр, йөзгә кызыллык китермәсеннәр. Алар бездән яхшырак яшәсеннәр иде. Үзем үстергән хуҗалыкны ныклы һәм ышанычлы кулларга тапшырасым килә. «Гигант»ның киләчәге бүгенгедән дә яхшырак булсын. 

    Илисә Ганиева.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: