Якты юл
  • Рус Тат
  • Җитмеш ел бергә бәхетле яшәүнең сере нидә?

    Халыкара Гаилә көне 1993 елдан билгеләп үтелә. Гаилә – җәмгыятьнең төп элементы, кешелек кыйммәтләрен саклаучы. Әлеге дата уңаеннан безнең районда да һәр елны иң лаеклы гаиләләр зурлана. Бу юлы ЗАГС хезмәткәрләре Биклән авылында яшәүче сугыш ветераны Миңнәхмәт Гайсин һәм аның тормыш иптәше Галиябикә апаларга чыктылар. Бу соклангыч пар инде 70 ел бергә гомер кичерә. Уйлап карасаң, үзе бер кеше гомере! Кичерәләр дип әйтү генә аз, аларның тормыш юлы салмак кына аккан елгаларга тиң түгел шул... Бүгенге бәхетле картлыкларына кадәр аларга утка керергә дә, кайгы дәрьяларын кичәргә дә, тормышның ачысын-төчесен татырга да туры килгән.

    Шушы тормыш нужаларын үтеп тә, күңелдәге илаһи матурлыкны, яшәү ямен җуймаган бу ике фәрештә бүген дә пар аккошлар кебек соклангыч. Алар хәзер дә бер-беренә бүген гашыйк булгандай яратып күз сирпиләр, керфек хәрәкәтләре белән аңлашалар. Балалары, оныклары да бит үзләре кебек ачык, нурлы йөзле, киң күңелле, кунакчыл. Бүгенге көндә авылдашым, сугыш ветераны Миңнәхмәт Гайсинга 94, ә Галиябикә апага 93 яшь. Өч бала үстергәннәр, бүген 5 оныклары, 9 оныкчыклары бар. Аларның нурлы йортларыннан кунак өзелми: әле Җиңү көне уңаеннан, әле район җитәкчелеге хәл белергә килә, әле күрше-күлән күчтәнәчен тотып зирәк аксакал һәм ак әбекәйгә киңәш-табышка керәләр. 
    Менә без районның ЗАГС бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина һәм әлеге бүлек белгече Энҗе Усманова белән шушы кунакчыл йортка килдек. Бу йортның тупсасын беренче генә атлавым түгел. Беләм, бүген өлкәннәрне тәрбияләүче олы кызлары Нәсимә апа кояштай якты йөзле, киң күңелле. Ул үзләренә кергән бер генә кешегә дә караңгы йөз күрсәтми, өстәл янына чакырып, чәй эчермичә чыгармый. Моннан дүрт ел элек «Бикләнем» җырына клип төшерү теләге белән дә мин аларга мөрәҗәгать иттем. Нәсимә апа ризалыгын биреп, ул көнгә зур, мул сыйлы табын әзерләгән, бөтен балаларын, оныкларын, туганнарын җыеп, бик матур клип ясаган идек. Аның өчен мин бу гаиләгә гомерем буена рәхмәтле калдым. Җырымны сандугачларга тиң итеп башкарган Сәрия Нәбиуллина да бу гаиләгә сокланып, рәхмәтләр укып киткән иде ул чакта. Бүген дә мине күңелем алдамады: безне ишек төбеннән үк елмаеп Нәсимә апа каршы алды. Чиста, пөхтә, һәр нәрсәгә кадер-хөрмәт белән яшәгән бу йортның һавасы да урман-тугай һаваларына тиң. Керү белән иркен итеп тын аласың, ниндидер бер серле дөньяга эләккәндәй тоясың үзеңне.
    Шөкер, Миңнәхмәт абый белән Галиябикә апа бүген дә елмаеп каршы алдылар. Олы кешегә дулкынлану да ярамый, шуңа күрә аларны артык сораулар биреп йөдәтүне кирәк тапмадым. Күп сорауларыма җавапны кызы Нәсимә апа аркылы белергә тырыштым. Аларның бит күңеле пыяла кебек: килгән бер кеше сугыш турында, авыр тормыш, ачлык-ялангачлык турында искә төшереп торса, күңел яралары тагы да артыр гына дидем мин. 
    Гаилә ул бер ил кебек. Аның һәрдаим чикләрен, күкләрен сакларга кирәк. Ә гаилә башлыгы – ил патшасы: аның һәр сүзе закон булса гына, ул гаиләдә тәртип, бәрәкәт булыр. Миңнәхмәт абый да беркайчан кул белән уйный, тавыш күтәрә торган гаилә башлыгы булмады. Ул эшне җайлап кына, майлап кына, үз агымына алып бара торган, тормыш корабы штурвалын бүгенгә кадәр беркемгә дә тапшырмыйча идарә иткән капитан!
    Миңнәхмәт абыйның сугыш кырындагы батырлыгы турында инде матбугат битләрендә күп язылды, видеолар ясалды. Биклән авылы тарихы китабында да сугыш ветераннарының фотосурәтләре бар. Әмма аларның батырлыгы аның белән генә чикләнми. Алар бу тыныч, матур көннәрне бит гаиләләре, сөйгәннәре, туганнары, балалары өчен яулаган. Сугыш тәмамлангач та Миңнәхмәт абый җиң сызганып колхозда шофер булып эшләде. Ул үткән чакрымнарны бергә кушсаң җирне әйләнеп чыгарлык булыр иде. Ир-ат хатын-кызсыз бер генә түгел, ике канатсыз. Миңнәхмәт абыйга очар канатлар биргән, аның кайгы-шатлыкларын бүлешкән, аңа берсеннән-берсе матур кызлар һәм үзе кебек батыр, киң җилкәле ул бүләк иткән Галиябикә апаның уңганлыгына, сабырлыгына дан җырларлык. Күз алдымнан үз гаилә тормышымны үткәреп, тормыш иптәшем белән үзебез яшәгән 35 ел гомерне икегә тапкырлап күз алдыма китереп карадым... Безнең буын, шөкер, әзергә яшәүче, әмма шулай да ата-балаларыбызга лаеклы алмаш булырга ай-һай көч җитәрме икән?..
    Соклануымның, гаҗәпләнүемнең иге-чиге юк. Күз тимәсен дип, өлкәннәребезгә тагы да матур гомеркәйләр теләп, иманлы йортның ишеген яптык. Артыбызда ниндидер бик кыйммәтле нәрсә калгандай, күңелгә нидер җитмәгәндәй тоелды. Болай озак яшәүнең серен беләсе килде. Юк, әйтмәсәләр дә сизелде! Сабырлыкта, тормышны яратуда бу бәхетнең нигезе. Әллә алар тормышында сикәлтәләр, упкыннар булмаган дисезме... Әлбәттә, берәүгә дә бәрхеттән тормыш юлы салып куймаганнар, бәхет ул матурлыкны күрә, тоя белүдә. Миңнәхмәт абый белән Галиябикә апа тормышның һәр мизгеленнән гомер буе матурлык тоеп яшәгән кешеләр.

    Рәзинә СӘЕТГӘРӘЕВА.
    Биклән авылы.

    Фото ЗАГС бүлегеннән алынды. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: