Якты юл
  • Рус Тат
  • Җирдә эшләвем белән бәхетле 

    Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Россиянең атказанган фермеры, «Миңнеханов М. И.» КФХ җитәкчесе, Тукай районы фермер хуҗалыклары ассоциациясе башлыгы Минталип Миңнеханов өчен быелгы ел юбилей даталарына бик бай килә. Бу көннәрдә аңа 70 яшь тулды. 55 ел инде ул җир эше белән шөгыльләнә, соңгы 20 елын фермерлыкта. Нинди генә вазифада булмасын, нинди эшчәнлек белән генә шөгыльләнмәсен – хезмәтен бар күңелен биреп, яратып башкара. Уңышка ирешүенең сере дә шундадыр, мөгаен. Тырышлыгы «Намуслы хезмәте өчен» медале, «Яр Чаллы шәһәре каршындагы казанышлары өчен» билгесе белән бәяләнгән. Ул һәр көн эштә. 70 яшь дип тормый, бүген дә хезмәт белән, киләчәккә яңа планнар корып яши. 

    – Минталип Исмәгыйлевич, Сез бөтен гомерегезне җир эшенә багышлаган кеше. Бу ничек шулай килеп чыкты?
    – Мин сугыштан соң туган бала. 1950 елда Норлат районы Кривое Озеро авылында дөньяга килгәнмен. Сугыш тәмамланса да, еллар бик авыр булган. Колхозлар кул көче белән барган. Татарстан ил халкын бәрәңге, ит, сөт белән тәэмин итүче төп территория булган. Әти-әниемнең очын-очка ялгап яшәгәннәрен хәтерлим әле. Таякка эшләп, әллә ни алга китә алмыйсың. Дини кешеләр иде, урлау, хәйләләү кебек гадәтләрне бөтенләй белмәделәр. Алар 1917 ел революциясен, 1921 ел ачлыгын, сугыш елларын кичергән кешеләр. Без дә үскәндә авыз тутырып икмәк ашый алмадык. Шуңа да мин үземне иген үстерүгә багышларга булдым, өстәлләрдә һәрчак икмәк булсын дип теләдем. Фермер буларак, 2000 елда беренче уңышны җыеп алгач, күземә яшьләр килде. Әти-әнием күрсә иде хәзер улларының ничек икмәк үстергәнен дип уйладым. Менә сөенерләр иде! Икенчедән, мин авыл тормышын кечкенәдән үк күреп-белеп, хуҗалыкта булышып үстем. Балачактан ук бер генә дә буш вакытым булмады. Әти авылдан дүрт километр читтә умарталыкта эшләде. Әле башлангычта укыганда ук аңа ашарга илтеп йөри идем. Булдыра алганча эшендә дә булыштым. Әти мине кортлар карарга гына түгел, догалар укырга да өйрәтте. Аның дәресләрен мин бик яхшы үзләштердем. Күптәннән инде һәр иртәне намаздан башлыйм.
    Һәрвакыт югары белем алырга теләдем. Һава торышы нинди булуга карамастан, рус телен өйрәнер өчен күрше авылга укырга йөрдем, чөнки ансыз институт турында хыялланып та булмый иде. Нәтиҗәдә Чистай авыл хуҗалыгы механикалаштыру техникумын бишлегә генә тәмамладым. Студент чагымда каникуллар вакытында колхозда эшләдем. Иске комбайнда норманы арттырып үтәдем. Минем турыда район газетасында да яздылар хәтта. Аннары Самара авыл хуҗалыгы техникумын тәмамладым, инженер-механик һөнәре алдым. Тормыш шуны раслады: яңа технологияләр, яхшы техника куллануга карамастан, җирдә эшләү элеккечә үк авыр. Яхшы уңыш алу өчен бар тәҗрибәңне, белемеңне, физик көчеңне эшкә җигәргә кирәк. 

    – Сез АКШта укып кайтканнан соң фермер булырга уйлагансыз. Бу дөресме?
    – 90нчы елларда мин Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган бәрәңге үстерүчеләр ассоциациясе белән җитәкчелек иттем. Эш яхшы гына барды. Без Мәскәүне икенче икмәк белән тәэмин иттек, турыдан-туры башкала мэры Лужков белән аралаштык. Әмма соңрак республикада азык-төлек, барыннан да бигрәк, Татарстанның үзенә кирәк дигән карарга килделәр. Нәкъ 2000 елда мине АКШка стажировкага чакырдылар. Без бөтен Россиядән 11 кеше җыелдык. Бер айлык укуларны Россиянең икътисадый үсешкә булышлык итү үзәге оештырды. Климсан университеты профессорлары Америкада фермерлык системасының ничек эшләве хакында сөйләделәр. Лекцияләр язылган дәфтәрләрне хәзер дә саклыйм. Бу укулар минем алдагы юлымны дәвам итәргә ярдәм итте. Ул вакытларда базар икътисадына керәчәгебез инде билгеле иде. Һәм аңа җайлашырга кирәк иде. Шәхси хезмәтең белән яшәү уе мине рухландырды. Шулай итеп, 2000 елда «Миңнеханов М.И.» крестьян-фермер хуҗалыгы барлыкка килде. 

    – Фермерлык белән инде 20 ел шөгыльләнәсез һәм мактанырлык уңышларыгыз бар. Татарстанның азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә керткән саллы өлешегез «Намуслы хезмәте өчен» медале белән бәяләнгән, «Агрорусь» күргәзмәсендә сезнең хуҗалык алтын медальгә лаек булган. Бүген нинди мәшәкатьләр белән яшисез?
    – Эшне башлаганда минем 50 гектар җирем бар иде. Хәзер 355 гектарга җитте. 200 гектарында бөртеклеләр үстерәбез, 80ендә бәрәңге игәбез, 8 гектарны аш чөгендеренә һәм кишергә бирдек. Соңгы елларда Татарстан игенчеләре туфракта дым җитмәүдән интегәләр. 2009 елда без басуларны сугара башладык. Бүген Бельгиядән кайтарылган ике җайланма 120 гектар мәйданда су сибә. Бәрәңге җиреннән кала, сибелә торган мәйданнарга бөртеклеләрнең дә бер өлеше керә. Мин кайвакыт урып-җыю чорында комбайн руле артына үзем утырам. Сугарылган җирдән бөртекләр алтын кебек агыла. Аны карап тору үзе бер хозурлык! Әлеге күренештән алган алган тәэсирләрне сүз белән генә аңлата торган түгел. 2017 елда без су керткән басулардан рекордлы уңыш – гектарыннан уртача 44 центнер икмәк алдык. Һәр ел саен якынча 1 мең тонна бөртек җыябыз. Нигездә, 3 һәм 4 класслы бөртек. Мәйданнарга караганда, бу – яхшы уңыш. Безнең ашлыктан «Чаллы икмәге» ЯАҖ һәм Икмәк продуктлары комбинаты ипи пешерә. Без бөртекне орлыкка да сатабыз. Бодайның төрле сортларын үстерәбез. Бүген «Экадо-70», «Экадо-109» сортларына өстенлек бирәбез. Әйтергә кирәк, бөртеклеләргә кояш һәм җылылык җитмәгән Татарстанда ипи пешерергә җитәрлек клейковиналы бодай алу җиңел түгел, күп көч куярга кирәк. 

    – Сезне җир эшкәртү остасы, бәрәңге короле, диләр. Чөнки нинди эшкә алынсагыз да, нәтиҗәсе югары була. Моңа ничек ирешәсез?
    – Югары уңыш алу өчен мин Голландия тәҗрибәсен дә, Американыкын да өйрәндем. Ләкин чит ил алымнарын турыдан-туры кабатлау дөрес түгел. Чөнки туфрак та, климат та төрле. Еллар дәвамында үземнең «Минталип» технологиясен булдырдым. Практикадан күренгәнчә, ул иң нәтиҗәлесе булды. Чәчкәнче һәм утыртканчы мин туфракның торышын, аның дымлылыгын күзәтәм. Чәчү вакытында, җәй көне һава температурасының нинди булачагын карыйм. Шул ук бәрәңгене без бала караган кебек карыйбыз. Хәзер кулланучылар безгә йөзләгән таләп куя. Әгәр без яңа сортлар алабыз икән, әйтик, Германиядән, башта тәҗрибә үткәрәбез. Тәмен, уңдырышлылыгын, чирләргә бирешүчәнлеген тикшерәбез. Бу үзе бер фән. Ел саен без 2-2,5 мең тонна бәрәңге үстерәбез. Аның 1 мең тоннасын Яр Чаллы балалар бакчаларына, мәктәпләргә, больницаларга сатабыз. Калган өлешен күпләп сатучылар ала, ярминкәләрдә сатабыз. Икенче икмәкне мәскәүлеләр дә бик теләп алып китәләр.

    – Сез баштан ук фермерлык хуҗалыгыгызны гаилә шөгыле итәргә теләгәнсез. Ни өчен?
    – Әгәр эшеңне дәвам итүче барын белмәсәң, һәр көнне 100 генә түгел, 200 процентка эшләү бик авыр дип уйлыйм мин. Шуңа күрә гаилә хуҗалыгы булып эшләүне дөрес дип санадым. Мин моңа бик җитди карыйм. Туендыручы җиребезне балаларга һәм оныкларга калдыру өчен алны-ялны белми эшлим. Бу рухи көч бирүче стимул, тормыш мәгънәсе дә. Шөкер, җиргә балаларым да тартыла. Кызым Лилия мәктәпне һәм Казан финанс-икътисад институтын гел бишле билгеләренә тәмамлады. Ул бухгалтер да, юрист та, хуҗалыкның бөтен документ эшләрен алып бара. Лилиянең улы Айдар Казанның Авыл хуҗалыгы академиясендә агроинженерия факультетында укый. Минем кебек инженер-механик булачак. Кызы Адилә шулай ук студент. Диплом алгач, әнисенең беренче ярдәмчесе булыр дип уйлыйм. Улым Рамис КамПИның икътисад факультетын, аннары ТР Президенты каршындагы җитәкче кадрлар әзерләү үзәген кызыл диплом белән тәмамлады. Рамисның олы улы Ижевск шәһәрендә медицина академиясендә белем ала, кечесе мәктәпне тәмамлый. Мин тормыш юлдашым Рәмзиядән бик уңдым. Ул миңа һәр эштә булыша. Чәчү, урып-җыю чорларында эшчеләрне кайнар аш белән тәэмин итү, яшәгән урыннарын тәртиптә тоту аның өстендә. Бергә яшәвебезгә инде 48 ел. 
    Фермерлык эшен мин туендыручы эше дип саныйм һәм бу фикерне балаларыма, оныкларыма да сеңдерәм. Максатыбыз акча эшләү генә түгел. Иң мөһиме, мул уңыш алу һәм аның белән табыннарыбызны баету. Узган юбилейда миннән дусларым: «Әгәр тормышны яңадан башлау мөмкинлеге булса, ничек яшәр идең?» – дип сораганнар иде. «Шулай ук яшәр идем, җир эше белән шөгыльләнер идем», – дип җавап бирдем мин. Кыенлыклары күп булса да, мин җирдә эшләвем белән бәхетле. 

    Илиса ГАНИЕВА. 
    / Фото редакция архивыннан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: