Якты юл
  • Рус Тат
  • Бәхеткә юллар урау

    Авылдашыбыз Миннероза Шәйхеләхмәт кызы Нәҗметдинова үзенең 80 яшьлек юбилеен каршы алды. Шәп нараттан уллары төзеп биргән иркен, якты, җылы өенә барлык балалары, оныклары, туган-тумачалар, күршеләр, авылдашлар, дус-ишләр җыелды. Ә түрдә балкып, әле дә чибәрлеген җуймаган якты йөзле, тәмле телле Миннероза апа кунакларны изге теләкләре, тирән рәхмәт сүзләре белән каршы алды. Ялгызы дүрт бала тәрбияләп үстергән, барысын да туйлар ясап башлы-күзле иткән ананың әйтер сүзләре бик күп.

    ...Егерме биш ел патшага хезмәт иткән Габделвәли оныгы, Боерган авылының иң чибәр кызларыннан берсе Миннерозага Таулар авылы егете Фәйзенур бер күрүдә гашыйк була. Яшьләр бер ел очрашып, күрешеп йөргәч 1958 елда гаилә коралар. Шәп атларны җигеп, үрәчәле чаналарга утырып, Таулар авылына килен булып төшә яшь кыз.
    Килгән көннән алып, мәрхәмәтле, изге күңелле, олы йөрәкле бием-биатай белән бергәләп матур гына яшәп китәләр. Миннероза фермада сыерлар сава, гаиләдә бер-бер артлы балалар дөньяга килә. Игезәк кызлары Гөлүсә белән Гүзәлия энеләре Азат белән Айратка терәк булып, кул арасына керәләр. Әмма шулкадәр матур итеп башланган тормышка кешелек дөньясының афәте булган эчкечелек дигән зәхмәт үтеп керә – гаилә таркала. Миннероза, иреннән аерылып, дүрт бала белән Боерганга кайтып төпләнә. Очып барган җиреннән атып төшерелгән яралы кош кебек, озак вакытлар җаны сыкрап, әрнеп йөри. Аннары үзен кулга ала, яшәргә, балаларын ким-хур итмичә үстерергә кирәк бит. Игезәк кызлары белән өчәүләшеп фермада сыерлар сава башлыйлар, таналар төркеме җыеп өйрәтәләр. Соңрак аны машина белән сыер саву операторы һөнәрен үзләштерү өчен укырга җибәрәләр. Озак еллар оператор, фуражир булып, иң җаваплы урыннарда хезмәт куя ул. «Укуны яратмасам да, гомер буе исәп-хисап алып бара торган төгәл эшләрдә эшләргә туры килде», – дип сагынып искә ала Миннероза апа ул көннәрне.
    Кыенлыкларны да шактый ашарга туры килгән Миннероза апага ул елларда. 15 яшьлек кенә савымчы кызлары Гөлүсә белән Гүзәлиянең кечкенә куллары белән сыер савуларын күреп, кызганудан күпме күз яше түккәнен үзе генә белә ул. Әмма тырыш, уңган кызлар, авырлыкларга бирешмичә, кичке мәктәптә белем алалар. Тиздән булдыклы эшсөярләрне партия сафларына да кабул итәләр. Колхоз рәисе аларны Бөгелмәгә хисапчылар мәктәбенә укырга җибәрә. Уллары Азат белән Айрат та тормышта югалып калмый. Бүген икесе дә инженерлар, югары урыннарда хезмәт куялар, авылдашларга һәрчак булышып яшиләр, зират, мәчеткә акчалата ярдәм итеп торалар. 
    Күпне күргән, күпне кичергән Миннероза апа һәр туган яңа көнне шатланып каршылый: тормышы нык, балалары исән-сау, тәүфыйклы, туган нигезләрен онытмыйлар, инде оныклары, оныкчыклары үсеп килә. Өстәле ризыклы, кулында Коръән китабы. «Бәхет өчен тагын ни кирәк?!» – ди ул.
    Менә шундый кеше ул безнең Миннероза апа. Тормыш аны уттан алып, суга салып сынаган. Ә ул тирән тамырлы карама агачыдай бирешмәгән, сыгылса да сынмаган.

    Флүзә СӘЛИМОВА, 
    Боерган ветераннар оешмасы рәисе.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: