15 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Бәхеткә юллар урау
Авылдашыбыз Миннероза Шәйхеләхмәт кызы Нәҗметдинова үзенең 80 яшьлек юбилеен каршы алды. Шәп нараттан уллары төзеп биргән иркен, якты, җылы өенә барлык балалары, оныклары, туган-тумачалар, күршеләр, авылдашлар, дус-ишләр җыелды. Ә түрдә балкып, әле дә чибәрлеген җуймаган якты йөзле, тәмле телле Миннероза апа кунакларны изге теләкләре, тирән рәхмәт сүзләре белән каршы алды. Ялгызы дүрт бала тәрбияләп үстергән, барысын да туйлар ясап башлы-күзле иткән ананың әйтер сүзләре бик күп.
-
Чираттагы «Тоннель»
18 ноябрьдә, дүшәмбе көнне, район ЮХИДИ инспекторлары Яр Чаллы – Водозабор юлының 10нчы километрына «Тоннель» рейдына чыгалар.
-
«Әнием белән фото»
24 ноябрьдә елның иң көтеп алган бәйрәмнәренең берсе – Әниләр көне билгеләп үтелә. Әни ул һәркем өчен дә олы, изге зат. Дөньяда аңа тиңнәр юк. Әниләр көне уңаеннан «Якты юл» газетасы бәйге игълан итә.
-
Без язылдык!
«Якты юл» («Светлый путь») газетасына 2020 елның беренче яртысына язылу дәвам итә. Ул Тукай районындагы бердәнбер рәсми матбугат чарасы. Язылу кампаниясе ел азагына кадәр барачак. Димәк, вакыт бар әле. Исегезгә төшерәбез, газетаның чәршәмбе һәм җомга саннарына ярты елга язылу бәясе 711 сум, җомга санына аерым гына язылганда – 636 сум. Редакциядән килеп алу шарты белән альтернатив рәвештә язылырга була. Ул арзанрак – 450 сум. Газета укучыларыбыз өчен сөенечле хәбәр дә бар. 2сеннән 12 декабрьгә кадәр матбугатка язылу декадасы уза. Аның кысаларында газетага 15 процент ташлама белән язылырга була.
-
Исәп-хисап үзәге яңа адрес буенча кабул итәчәк
Торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү буенча сораулары булган райондашларга бердәм исәп-хисап үзәгенә 5 декабрьдән яңа адрес буенча мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк.
-
Дүрт гаиләгә – сертификат
13 ноябрь көнне Яр Чаллы шәhәренең Тантаналар сараенда Тукай районының дүрт гаиләсенә ана капиталы сертификатлары тапшырылды.
-
«Яшь гражданнар форумы»
Новотроицкое мәдәният йортында «Яшь гражданнар форумы» узды.
-
Вакантлы урын бар
Тукай муниципаль районы конкурс комиссиясе 2019 елның 15 ноябреннән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары һәм мәдәният бүлеге башлыгы муниципаль вазифаларына конкурс игълан итә.
-
Җыеннар дәвам итә
Очрашуларда халыкның үзара салым программасында катнашуы турында сөйләшәләр.
-
Бабайлар әйткән : “Эш сөйгәнне ил сөйгән”,- дигәннәр
Һава торышы.