Безнең әнкәй – мировой!
Әтисе сугышка киткәндә Яриягә нибары биш яшь була. Ачлык-ялангачлык, ятимлек, авыр тормыш кызчыкны вакытыннан алда олыларча фикерләргә, уфтанмыйча тормыш арбасын тартырга өйрәтә.
Күпереп пешкән мич ипекәе! Их, шул ипекәйнең хуш исен иснәсәң икән ул?! Бу уйлар ашказанын тагын да ныграк котырта, кызның эчендә «бүреләр улый». Ярия көздән балчык астында күмелеп калган бәрәңге юнәтергә дип көрәк, чиләк тотып үткән ел бәрәңге үстерелгән кырга бара. Басуга кереп берничә адым атлауга боламыкка әйләнгән саз аны үзенә суыра башлый. Тезенә кадәр баткан кыз көч-хәл белән аягын тартып ала. Күтәртмәле чабатасын саз суырып кала. Язгы кар суларын, күлләвекләрне сикереп үтә-үтә бозлы, туң җирдән өйләренә кайтып җиткәндә аяклары берни тоймас хәлгә килә. «Шуннан соң озак еллар ангина белән интектем», – дип искә ала бүген Ярия апа ул чакларны.
Куады авылында туып-үскән Ярия Кыям кызы Шакирова 46 ел терлек-челектә хезмәт куя. Эшне җиренә җиткереп башкаруы, үҗәтлеге яхшы нәтиҗәләргә китерә – ул дүртмеңчеләр сафында атлый. Бу уңышларга ике кызы һәм улының тырышлыгы да кергән дип саный ул үзе. «Балаларым фермага килеп миңа ярдәмләштеләр. Сыерларым туйганчы ашасын дип, фермага балаларым белән башкалардан алдарак килеп, малларыма азык тарата идек, – дип дүртмеңче булуының «серләрен» ача. – Ярты гасырга якын сыер саудым, шуның утыз елы тоташ кул хезмәте белән башкарылды. Унсигезәр сыерны көненә өч тапкыр сава идек», – дип искә ала дистә еллар буе коммунистик хезмәт ударнигы исемен йөрткән, «Хезмәттәге уңышлары өчен», «Намуслы хезмәте өчен» медальләре һәм «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены белән бүләкләнгән ветеран Ярия Шакирова.
1967-86 елларда «Коммунизм» колхозын җитәк-ләгән Мөнәвир Юнысовны авылда яшәүче өлкән буын сагынып искә ала: «Гадел булды, тырыш хезмәткәрләрнең кадерен белде. Яриянең сыерларын ак кулъяулык белән сөртсәң дә кер ягылмый дип, сыер савучыларга үрнәк итеп куя иде», – диләр шул чорда колхозның бөтен эшен сыдырып эшләгән апалар.
Эштә алдынгылыкны бирмәгән Ярия Шакирова VIII чакырылыш ТАССР Верховный Советы депутаты итеп сайлана. Халык мәнфәгатен кайгыртып, төпле фикерен дәлилләп трибунадан аңлата белгән чая коммунистны халык район советына биш чакырылыш депутат итеп сайлый. Лаеклы ялга чыкканчы авыл советы депутаты була. Олы кызы Гөлшат: «Әнкәй тормышта очрый торган авырлыклар алдында югалып калмый. Безне дә шул рухта тәрбияләде. Шулай да һич онытылмый торган вакыйгалар бар. Әнкәй депутат булган елларда, Казанга сессиягә киткәч, аның урынына сыер саварга бара идем. Күк күкрәп, яшенләп яуган яңгыр астында ачык утарда курка-курка сыер савуым әле булса онытылмый. Янымнан гына яшен камчысы үтеп киткәндәй була, андый чакта сыер да тик тормый. Әнкәй Казаннан китап төяп кайта иде. Татар әдәбиятын су урынына эчте, рус классикларын яратып укыды. Лев Толстойның «Война и мир» китабын елый-елый укыганын хәтерлим. Әткәй колхозның алдынгы тракторчысы иде. Гомере кыска булды. Яп-яшь килеш тол калган әнкәебез өч бала тәрбияләп үстерде. Хәзер дә йорт-җирне чиста, пөхтә тота, гөлләре күкрәп чәчәк ата. Гаиләбез белән гомер иткән Тубыл шәһәреннән туган җиргә – әни янәшәсенә күченеп кайттык. Айдар энемның куллары алтын – без кайтуга өй җиткереп куйган, әни җир кишәрлеген гөлбакча иткән», – ди.
Ярия апа төскә-биткә күркәм – матур итеп олыгаючы ханым. Үләннәр белән дәвалау серләрен өйрәнә. Бакчасында мәтрүшкә, мелисса, бөтнек, әнис, чабрец үстерә; җиләк-җимеш, яшелчәдән мул уңыш ала.
37 яшьлек оныгы Айнур: «Без әнинең әни-сенә әнкәй дип дәшәбез. Безнең әнкәй – мировой. Аның белән сәгатьләр буе сөйләшеп утырсаң да вакытның үткәнен сизмисең. Бик күп өлкәләрдән хәбәрдар ул. Әнкәйдән күп нәрсәгә өйрәндек. Тормыш-яшәешкә, дингә кагылышлы сорауларга төпле итеп җавап бирә. Айдар абый нәселебездәге ир балаларны эшкә өйрәтте. Күпме эш коралын ваттык без аның, беркайчан да канәгатьсезлек белдермәде. Айдар абый 2 ел да 6 ай Әфганда – ут эчендә булып кайткан солдат. Кеше гомеренең ни дәрәҗәдә кадерле икәнлеген бик яхшы белә, дөнья малына исе китми», – ди. Оныгының сүзенә Ярия апа кушыла: «Нәселебез белән гаделлекне яратабыз. Айдарым яшүсмер малайлар белән берәүгә өй җиткерде. Эш хакын тигез бүлгән. Малайларның ата-аналары: «Айдарга акча күбрәк тиеш бит. Балаларны эшкә өйрәтте, шуңа өстәп, хезмәт хакын да үзе белән бертигез итеп биргән», – дип рәхмәт укыдылар», – ди улы белән горурланып.
Ярия ханым кичергән авырлыкларны сөйләргә сәгатьләр түгел, тәүлекләр җитмәс. Улы Әфганда чагында ут эчендә яши ул. Әфганда сәмум җилләренә көйгән солдат Ана догасы белән ут эченнән исән-сау чыккандыр.
Ярия апа бүген барыннан да канәгать, шөкер итеп яши. «Туган җир кочагында гөрләшеп яшибез. Эшне күмәк башкарабыз, табын артына түгәрәкләнеп утырабыз. Картлыгым бәхет-сәгадәт эчендә үткәнгә шөкерана кылып яшим», – ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Ярия апага 85 не бирмәссең дә! Күз тимәсен, Субхәналлаһ.
0
0