Якты юл
  • Рус Тат
  • Барыбызга да үз кеше

    Әшнә – ул якын дус, иптәш, үз кеше. Куады халкы фельдшер Миләүшә Фәрдиеваны эшкә килгән беренче көнендә үк әшнәләр төркеменә кабул иткән. Егерме ел дәвамында Тукай районы халкына медицина хезмәте күрсәтү чорында Миләүшәгә әчесен дә, төчесен дә байтак татырга туры килсә дә, ул бары тик яхшысын гына искә алырга ярата. 

    Миләүшә ханым алтын юбилеена ялкынлы эш дәрте һәм алкын күңеле белән керә. Кешеләргә аның күңеле төшкән, кәефсез чагын күрсәткәне юк. Югыйсә, ул да адәм баласы – һәр инсанга хас булганча арырга, кайвакыт өздереп: «Юк!» дип әйтергә дә хакы бар. Хәер, ул чагында Миләүшә булмый да инде ул. 
    Быелгы катлаулы чорда Миләүшә Хәйдәровна Тукай үзәк больницасында атналар буе «Кызыл зона»да берничә тапкыр хезмәт куйды. Ә бит аның да гаиләсе: газиз улы – Наиле, сөекле ире Салават һәм кызлары өчен ут йотып торучы әти-әнисе Хәйдәр абый белән Гөлҗиһан апа, бертуган абыйсы белән апасы бар. Тырышлыгы, сабырлыгы – әнисеннән, үткенлеге әтисеннән күчкән сыйфат булса кирәк. Гөлҗиһан апа – сабыр, уңган ханым. Әтисе – Сарман районы Саклаубаш авылы имамы Хәйдәр Шәрәфиев елгыр, үткен кеше. 
    – Мәктәпне тәмамлагач Миләүшәләр классы бер ел терлекчелектә эшләде. Аннары Миләүшә Минзәләдә фельдшерлыкка укып кайтты. Ярдәмчеллеге белән авыл халкы арасында ихтирам казанды, – диләр Саклаубашның хөрмәтле гаиләсе Разыя һәм Фазлыйәхмәт Хаҗиевләр. 
    – Өй борынча йөреп, сәламәтлегебезне беле-шүдән башлады ул эшен. Авыл халкы Миләүшәнең җиң сызганып эшләячәген сизеп, дәррәү «капиталь ремонт»ка китте. Ничек өлгергәндер ул?! Җитди авыруларның даими рәвештә хәлен белеп тору, яшь балаларны һәм аналарны, өлкәннәрне күз уңында тоту... Санап бетермәслек эше булса да «юк» дип әйтә белми ул. Фельшерыбыз «Кызыл зона»да эшләгәндә аңа сәламәтлек теләп гел догада булдык. Куады элек-электән оешкан, бердәм авыл булды. Соңгы елларда шул түгәрәк бераз кителгән сыман иде. Миләүшә фельдшер булып килүгә ямап куйды шул китекне, – ди Фатыйма Таҗетдинова. Утыз ел колхозда терлекчелек тармагында хезмәт куйган Әнисә Фатыйхова ахирәтенең фикерен җөпли: 
    – Авыл халкы сынау шарты куймыйча кабул итте Миләүшәне. Кайвакыт Куады белән Чаллы арасын икешәр тапкыр урый. Кайчан ял итәдер ул, аны иртәнге җидедә дә, кичтән дә ФАПта очратырга була. Җәй көне каты гына авырдым. Миләүшә таянычым булды. Ирем гомер буе колхозда механизатор булып эшләде. Авыр хезмәт сәламәтлеккә йогынты ясый икән, тормыш иптәшем дә чирләде. Фазылны район үзәк дәваханәсенә Миләүшә үзе алып барып салды. Кеше күңеленә ачкыч табу сәләте һәркемгә дә бирелмәгән. Ә менә Миләүшәдә ул сыйфат бар – кешегә үз вакытында, тиешле урында үтемле сүзен әйтә белә. Бу катлаулы чорда өлкәннәрне саклау өчен бик тырыша. Олыны – олы, кечене кече итә: яшьләр белән дә уртак тел таба белә. Авылда, районда уздырылган һәр чарада актив катнаша. Моңлы итеп җырлый – тын да алмыйча тыңлыйбыз. Иплелеге белән үз кеше булып бетте, – ди. Аңа ахирәте Фатыйма ханым кушыла.
    – Куадының кушаматы – әшнә. Элек халык якын итеп бер-берсенә шулай эндәшкән. Миләүшә безгә килеп кушылды – әшнә булды, – ди. Роза Ахунова:
    – Кешенең хәленә керә белүе, ягымлылыгы белән дә дәвалый ул безне», – дип авыл врачының матур якларын саный. 
    – Куадыдагы беренче эш көнем матур булып күңелемдә уелып калды. Авыл урамына кердем шулай. Каршыма бизәлгән җигүле атка төялеп, гармунга кушылып җырлаучы милли киемдәге егет-кызлар очрамасынмы?! Артларыннан чаба бала-чага... Шул манзарага тәэсирләнеп бара идем, болар мине туктаттылар да: «Сабантуйга бүләк җыеп йөрибез. Бүгеннән башлап син безнең кеше бит инде», – диләр. Мин дә аларга кушылдым – бүләгемне бирдем. Менә шул сәгатьтән шатлыкларны бүлешеп, борчуларны уртаклашып яшибез. Халык яхшы булгангадыр, ярдәм итәсе килеп кенә тора. Монда үрнәк алырдай кешеләр күп. Бер Мөнәвир абый үзе ни тора! Ул параличланган карчыгын зарланмыйча озак еллар яратып тәрбияләде. Район социаль яклау бүлегенә шалтыратып, олы яшьтәге кешегә ярдәм итеп булмасмы икән дип киңәшләштем. Гаиләгә ярдәм итү өчен социаль хезмәткәр билгеләделәр. Кешегә файдам тия икән, шуннан җан рәхәтлеге табам, – ди Миләүшә ханым. 
    Авылның иң өлкән кешесе – 95 яшьлек Мөхтәрәмә Зәбирова лаеклы ялга чыкканчы укытучы булып эшләгән. Соңгы елларда үзе дә олыгаеп килүче улы тәрбиясендә яши. Фельдшерның тырышлыгы белән аңа да социаль хезмәткәр билгеләнгән.
    Авылның мөхтәрәм кешесе Илсөя Хәсәншина: 
    – Быел Казанда йөрәге-мә катлаулы операция ясаттым. Реанимациядән соң һушымны югалтып егылганмын да аягымны сындырганмын. Шуннан аякка да операция ясадылар. Мин дәваханәдәндан өйгә кайткан чорда Миләүшә отпуск та алмыйча көне-төне янымда булды. Ярый әле аның бәхетенә һәм безнең бәхеткә дә, Миләүшәне аңлый торган тормыш иптәше туры килгән. Бервакыт төнге 10да хәлемне сорап шалтырата, күңелем сизгәндәй: «Син кайда?» – дип сорадым. «Мин Куадыда. Бер пациентның хәле нык авырайды», – ди. – «Салават өйгә кертмәсә нишләрбез?» – дим. – «Кайтып карыйм әле», – ди, шаяртып. Күркәм холкы белән авыл халкы арасында ихтирам казанды ул. Гомер буе шушы авылда диярсең», – ди. 
    Миләүшә Фәрдиева район, республика балаларын ерак шәһәрләргә экскурсияләргә, лагерьларга озата бару кебек җаваплы вазыйфаларны башкаручы фельшер да. Бу атнада 23 баланы Президент чыршысына алып барачак.
    – Бер сәяхәт бик нык исемдә калды, – дип искә ала ул. – Берничә ел элек республика буенча җыелган йөзләгән баланы «Орленок» лагерена озата бардым. «Иртәнге биштә Казанда булырга кирәк», – диделәр. Алдан ук такси белешеп куйдым. Көтәм-көтәм – такси килмәде. Бер яхшы кеше очрап, М-7 трассасындагы постка чыгарып куйды, ЮХИДИ хезмәткәрләре Казанга баручы машинага утыртып җибәрде. Ниятең изге булса яхшы кешеләр очрап тора икән, – ди ул. 

    *** 
    Миләүшә тормыштан тәм табып яши. 
    – Мин бәхетле: иң олы хәзинәм – гаиләм, газиз әти-әнием, хөрмәтле каенанам белән каенатам, кадерле апам, абыем бар. Шуларга өстәп, күңелемә якын, яраткан эшем бар. Кешеләрне ярату да бәхет, – ди ул елмаеп.
    – Кылдай нечкә, ефәк-тәй йомшак күңелең булу да бәхеттер ул? – дим.
    – Аксакаллардан ишеткәнем бар, мәрхәмәт-лелек, йомшаклыкны Аллаһ яраткан кешесенә генә бирә икән. Шул байлыкны нигә кешеләргә өләшмәскә?! Уйлый-фикерли белгәннәр өчен мәгънәле сүзләр әйтә шәфкать туташы.
    – Шунысы сөенечле – быел авылда өч бала туды. Балалар бакчасы гөрләп эшләп тора. Эшләргә дә эшләргә әле, – ди Куады әшнәсе авылның киләчәге булуына сөенеп. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: