Аны килен дип әйтәсе дә килми
Яраткан энебезнең әле гомер башы гына иде. Тырыша-тырмаша югары белем алды. Алабуга педагогия институтында укыганда ул Хуҗәмәт авылы кызы Рәмилә белән таныша.Чәчрәп торган кыю егет дип булмый иде аны. Тыйнак, күркәм буй-сынлы, ягымлы карашлы... Кеше күзенә керергә яратмый, әмма фикерен бик матур итеп җиткерә белә иде. Шуңа күрә тәвәккәл, төпле акыллы, эшкә кулы ятып торган авыл кызын үзенә карата алгандыр ул. Биш ел бергә укыдылар. Йөзләр арасында бер-береңне табу үзе үк Аллаһ язмышыдыр. Яшьләр укып бетергәч өйләнештеләр. Рәмиләне без барыбыз да яратып кабул иттек. Тыйнак, якты йөзле, тәмле телле, бөтерчек кебек җитез, эшчән, олыны олы итә белә, беренче көннәрдән үк ике якның да туганнарын тигез күрде. Энебез Салават та, киленебез дә Иске Дөреш мәктәбендә укыттылар. Аларның татулыгына, киңәшләшеп, бер-берсенә терәк булып дөнья көтә башлауларына сөенеп туймадык. Ике уллары, көтеп алынган тансык кызлары үсеп килә. Барысы да шөкер итеп туймаслык иде.
Салаватыбыз яшьтән үк дини гыйлем белән кызыксынды, ислам дөньясы турында китаплар табып укыды. Тора-бара үзе дә, Чаллыга йөреп, «Йолдыз» мәдрәсәсендә дини белем алды. Зур ышаныч күрсәтеп, аны район мөхтәсибе итеп куйдылар. Гомумән, дөньяга киң карашлы, максатчан бала иде энебез. Кешеләргә әхлак тәрбиясен борынгыдан килгән ислам традицияләре аша бирүне хуп күрде, район газетасы «Якты юл»да «Дин вә мәгыйшәт» дигән сәхифә дә ачып җибәрде.
Күзләр тиде микән әллә – яшь гаиләгә кара кайгы давылдай килеп керде: Салаватыбызда яман шеш авыруы булуы ачыкланды. Каты авыру аларның керсез саф мәхәббәтен дә, бер-берсен ярты сүздән, ым кагудан ук аңлап яшәүләрен дә, нәни Сөмбелнең яратылып, әтисе тезеннән төшәсе килмәгәнен дә, улларының ата киңәшләренә, ярдәменә мохтаҗ булуын да исәпкә алмады. Ул көннәрдә Рәмилә: «Үлми ул, Аллаһы ярдәме белән мин аны барыбер терелтәм», – дип өзгәләнде. Дәваханәгә салгач, бер минутка да газизенең яныннан китмәде, айлар буе янәшәсендә булды. Әмма язмышлардан узмыш юк шул – 38 яшендә Салаватыбыз сөекле хатыны, берсеннән-берсе кечкенә өч сабые белән мәңгегә хушлашты.
Кайгылар күлдәй тирән булса да, еллар уза тора. Сынарга, бирешергә ярамый, ананың әле өч баласын аякка бастырасы, кеше итәсе бар. Яшь хатын, кайгыларын эчкә йотып, бар көчен кечкенә йодрыкларына йомарлап тормыш итә, балалары китек күңелле булмасын өчен борчуларын аларга күрсәтмәскә тырышып, җан-фәрман тормыш тәртәсенә җигелә. Ул көннәрдән бирле 14 ел вакыт үтте. Күңел яралары төзәлмәсә дә, Рәмиләбез җебеп төшмәде, беркемгә дә кызгандырып яшәми ул. Кыенлыкларга баш бирмичә, иреннән газиз бүләк булып калган балаларын үстереп җиткерде. Олы улы Айрат бик матур гаилә корды, Аллаһы Тәгалә яшь гаиләгә бер ул һәм кыз бүләк итте. Килене Раилә әни дип өзелеп тора. Уртанчы улы Айдар төп йортта, авылда эшли. Сөмбел, әнисенә авырлык китермәс өчен, эшләп, читтән торып университетта укый. Ял көннәрендә өй тутырып балалар, оныклар, туганнар җыела. Бу бөтенлек күп еллар дәвам итсен иде, я Раббым!
Мин үзем Салаватның Чаллыда яшәүче апасы – әтисенең сеңлесе. Аның гаиләсе белән рәхәтләнеп, аралашып яшибез. Бу мәкаләне язуымның сәбәбе – киленебез Рәмиләгә күп еллар буе күңелемдә йөрткән рәхмәтемне җиткерү. Кайберәүләр үз әти-әниләрен карарга авырыксынган заманда Рәмилә кайнанасы Тәзкия апабызны әни дип өзелеп тәрбияләде. Бер уйласаң, ул аның улы белән нибары унҗиде ел яшәп калды. Әле бит 80 яшьлек әткәбез дә ялгыз иде. Бер дә зарланмыйча, ихлас күңелен биреп аны да тәрбияләде. Үземнең ике аягым да пешеп, больницада ятканда әткәйнең сеңлесе Мөнәвәрә апаны карау да Рәмилә җилкәсенә төште. Кайнанасының апасына инсульт булгач, Рәмиләнең сүзе бер булды: «Без дә карамагач, аны кем карасын», – дип, Зәйнәп апаны өенә алып кайтып, сабый баладай карады. Ничек инде бу изге җанга рәхмәт укымыйсың?! Бүгенге көндә дә ул Ясәви абыебызның ярдәмчесе дә, киңәшчесе дә, авырып киткәндә уколын да ясый, тәмле ризыклары белән сыйлый. Ә уртанчы улы Айдар бабасының уң кулы, бар эшендә дә олы ярдәмчесе. «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр» дип юкка гына әйтмәгәннәрдер шул.
Менә шундый кеше ул безнең Рәмилә. Аны килен дип әйтәсе дә килми, кызыбыз кебек ул. Безнең нәселебезгә генә түгел, укыткан укучыларына, аларның ата-аналарына да якын, кирәкле кеше ул. Укытучы нәкъ аның кебек миһербанлы, ярдәмчел, кеше күңелен аңлый торган булырга тиеш. Укытучы һөнәрен сайламаган, укытучы булып туган ул. Аңа җаваплы, катлаулы эшендә уңышлар, зирәк зиһен, сәламәтлек, иҗади табышлар телибез.
Роза Дәүләтшина.
Фото Рәмилә Миңнәхмәтова тарафыннан бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев