Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Киң күңелле ана

Бәтке авылында хөрмәткә лаеклы хезмәт ветераннары күп. Аларның һәркайсы турында газета битләренә язарлык. Авыл җирлегеннән Анна Бакалдинаны атадылар. Чистай районы, Красновидово авылында башлангыч мәктәпне тәмамлагач, 12 яшьлек Аня әнисе белән, сугышка киткән ирләрне алыштырып, көне-төне колхоз эшендә катнаша.

Язгы кар суларын ера-ера, Чистай элеваторыннан биштәр капчыгы белән орлык ташуларын әрнеп сөйли. Ачлыктан күз аллары караңгыланса да, түзә кыз, үзеннән кече эне-сеңелләрен аякка бастыру өчен тырыша. Әтисе Василий Ананьевичның сугышта һәлак булуы да зур кайгы булып ята гаилә өстенә. Сугыштан соң да җиңел булмый, гаиләне күп төрле салымнар, заемнар белән тинтерәтәләр. 50нче еллар уртасында Анна авылның уңган, булдыклы егете Иванга кияүгә чыга, алты балага гомер биреп, бәхетле генә тормыш сөрәләр. 1971 елны бөтен илне шаулаткан КамАЗ төзелешенә, Чаллыга килергә тәвәккәллиләр. Авыл кешеләренең күңелен, билгеле инде, шәһәр тирәсендәге "Ворошиловский" совхозы тарта. Анна Васильевна фермага бозау караучы булып урнаша. Ире Иван дәдәй хуҗалыкның төрле эшләрендә яхшы гына хезмәт итә. Күп балалы гаиләгә совхоз дирекциясе, профсоюз оешмасы яңа төзелгән күпкатлы йорттан өч бүлмәле фатир бирә. 40 еллап хезмәт юлында Анна Васильевна төрле эшләр башкарып, "Бөек Ватан сугышы елларында намуслы хезмәте өчен" медале һәм Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Балалары эш сөючән, тәртипле, инсафлы булып үсәләр. Хәзер һәркайсы матур тормыш корып, үз гаиләләрен булдырганнар. Әтиләре вафатына 30 еллап вакыт узган. Анна Васильевнаның бөтен шатлык-куанычы - балаларында. "Ял һәм бәйрәм көннәрендә балаларым һәм 12 оныгым кайтып җитә. Картаймыш көнемдә балаларым бөтен авыру-сызлануларымны оныттыра, аларның тыныч, тату яшәүләренә шатланып яшим", - ди киң күңелле ана һәм әби Анна Бакалдина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветераннар