Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Яшелчә орлыклары кайтартканнар

"Чаллы яшелчәсе" хуҗалыгында әлеге көннәрдә теплицаларны төзекләндерү эшләре алып барыла. Февраль башыннан әлеге эшләрне барлыгы 5 кеше башкара. Эшчеләр теплицаларның түбәләрен алыштыралар, тимер конструкцияләрдә төзексезлекләрне табып, аларны эретеп ябыштыралар, ремонтлыйлар. Яңа чәчү сезонына "Чаллы яшелчәсе" кишер, аш чөгендере, кәбестә орлыкларын да кайтартып, әзерләп куйган. "Голландиядән 1 млн 100 мең сумлык...

"Чаллы яшелчәсе" хуҗалыгында әлеге көннәрдә теплицаларны төзекләндерү эшләре алып барыла. Февраль башыннан әлеге эшләрне барлыгы 5 кеше башкара. Эшчеләр теплицаларның түбәләрен алыштыралар, тимер конструкцияләрдә төзексезлекләрне табып, аларны эретеп ябыштыралар, ремонтлыйлар. Яңа чәчү сезонына "Чаллы яшелчәсе" кишер, аш чөгендере, кәбестә орлыкларын да кайтартып, әзерләп куйган. "Голландиядән 1 млн 100 мең сумлык 50 гектар җиргә чәчеләчәк кәбестә орлыгы, Краснодардан 40 гектар җирдә игеләчәк 400әр мең сумлык чөгендер, кишер орлыкларын кайтардык", - дип хәбәр итте хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев