25 февраль 2014 яңалыклары
-
Яшелчә орлыклары кайтартканнар
"Чаллы яшелчәсе" хуҗалыгында әлеге көннәрдә теплицаларны төзекләндерү эшләре алып барыла. Февраль башыннан әлеге эшләрне барлыгы 5 кеше башкара. Эшчеләр теплицаларның түбәләрен алыштыралар, тимер конструкцияләрдә төзексезлекләрне табып, аларны эретеп ябыштыралар, ремонтлыйлар. Яңа чәчү сезонына "Чаллы яшелчәсе" кишер, аш чөгендере, кәбестә орлыкларын да кайтартып, әзерләп куйган. "Голландиядән 1 млн 100 мең сумлык...
-
Тәрбиячеләр ноутбуклы булды
Балалар бакчаларын ноутбуклар һәм проекцион техника белән тәэмин итү буенча республика программасы кысаларында узган атнада район бакчалары тәрбиячеләренә эштә куллану өчен 49 ноутбук кайтарылды. Мәктәпкәчә белем һәм тәрбия учреждениеләрен электрон чаралар белән тәэмин итү киләчәктә дә дәвам итәчәк, дип белдерделәр район мәгариф бүлегендә.
-
Педагоглар республика күләмендәге сынауга әзерләнә
Бу көннәрдә районда «Ел укытучысы», «Елның сыйныф җитәкчесе», «Ел тәбиячесе» һәм «Елның укытучы-китапханәчесе» республика конкурсларының муниципаль этабы бара. Һәр конкурс буенча 3әр җиңүче 14 -16 апрельдә республика турында катнашачак.